Яхшылык кыл

Шушы исем белән 2 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә муниципаль проект кысаларында бәйрәм концерты үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне уӊаеннан декабрь башында ункөнлек игълан ителде, чаралар 1992 елдан Берләшкән милләтләр оешмасы карары белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланып билгеләнеп үтелә.

Концертны Барда мәдәният hәм ял үзәге, Р.Р. Таhиров җитәкләгән Барда районы инвалидлар җәмгыяте оешмасы hәм Барда махсус коррекция мәктәп-интернатыныӊ проект эшчәнлеге буенча проблемалы төркем җитәкчесе Л.М. Нурлина оештырды. Бәйрәм чарасын Барда балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнгән укучылар hәм Барда мәдәният hәм ял үзәге коллективлары катнашындагы иҗади номерлар бизәде.

Котлау сүзләре белән Барда муниципаль округы Думасы рәисе урынбасары, округ хатын-кызларыныӊ “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйлова чыгыш ясады. Бәйрәм уӊаеннан изге теләкләрен юллады hәм бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык, сәламәтлек теләде.

Раушан Рафис улы Таhиров та тәбрик сүзләре белән мөрәҗәгать итте hәм чараларда актив катнашулары, ярдәмнәре өчен М.Н. Илкәевага, И.Ә. Илкәевага, З.Р. Искәндәровага, З.Г. Шәгалиевага, Л.М. Нурлинага, Барда мәдәният hәм ял үзәгенә рәхмәт хатлары тапшырды. Концертны тамашачылар белән җылы hәм җанлы аралашып Лариса Нурлина алып барды, балалар өчен уеннар оештырды, бүләкләр өләште. Фойеда Илнара Илкәеваныӊ, Зөлфия апа Шәгалиеваныӊ, Барда махсус коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнгән балаларныӊ кул эшләреннән күргәзмә оештырылуы отышлы булды.

Инвалидлар ункөнлеге уӊаеннан чаралар әле дәвам итә, иӊ мөhиме бу турыда ел дәвамында истән чыгармыйк. Бәлки янәшәбездә ярдәмебезгә мохтаҗ кешеләр бардыр, аларга ярдәм кулы сузарга онытмасак иде.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *