Көндәлек hәм җаваплы хезмәт

Агымдагы елныӊ 14 январенда Рәсәйдә Балигъ булмаганнар эшләре hәм аларныӊ хокукларын яклау буенча комиссия (алга таба — комиссия) төзелүгә 105 ел тула. Бу көнне “Балигъ булмаганнар өчен комиссияләр турында декрет“ кабул ителгән, ул яшь дәүләтнеӊ балаларга hәм яшүсмерләргә социаль тәрбия бирү юлын билгеләгән.

Рәсәйдә әлеге комиссия авыр юл узган: 30нчы елларда алар бетерелгән, ә аннары яӊадан тергезелгән. Ләкин дистә еллар элек булган кебек үк, заманча комиссияләрнеӊ эшчәнлеге төп бурычны үтәүгә – балаларныӊ караучысызлыгын hәм күзәтүчесезлеген бетерү, балигъ булмаганнарныӊ хокукларын яклау hәм тергезү эшенә буйсына.

1963 елныӊ 30 июнендә шәhәр хезмәт ияләре депутатлары Советы башкарма комитетыныӊ 109 санлы карары нигезендә балалар белән эшләү өчен бүлмә ачыла. Хәзерге вакытта да гамәлдә булган РСФСРнеӊ Югары Советы Президиумыныӊ 1967 елныӊ 3 июнендәге Указы белән расланган нигезләмә нигезендә, балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре җирле үзидарә органнары каршында оештырыла hәм балигъ булмаганнар арасында тәрбияви hәм профилактик эш белән махсус шөгыльләнүче дәүләт органнары hәм җәмәгатьчелек оешмалары системасында төп координацион буын булып тора.

Комиссия җаваплылыгы 1999 елдан соӊ аеруча арта. Бу чорда “Балигъ булмаганнарныӊ күзәтүчесезлеген hәм хокук бозуларын кисәтү системасы нигезләре турында“гы 120 санлы Федераль Закон кабул ителә hәм комиссия балигъ булмаганнарныӊ хокукларын яклауга, күзәтүчесезлеген hәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары hәм учреждениеләре эшчәнлеген координацияләүгә юнәлдерелгән законнарны гамәлгә ашыруга дәүләт контроле хокукын ала.

Барда муниципаль округы комиссиясе эше дә үзгәрешсез калмый. Бу елларда Балигъ булмаганнар эшләре hәм аларныӊ хокукларын яклау комиссиясендә җаваплы hәм битараф булмаган рәисләр Мәүликаев Мәлик Сәет улы, Әмиров Рәшит Салих улы, Назин Сәлим Нәҗип улы, Рангулов Вильнур Мәлик улы; секретарьлар hәм белгечләр Акбашева Фәния Нәҗмөхәмәт кызы, Маматова Миләүшә Мәүлиҗан кызы, Мәүликәева Әнисә Сәлим кызы, Шәйхетдинова Рамилә Муса кызы, Батырова Нурия Сафый кызы эшли. Ә бүгенге көндә эшләрне Уразова Алсу Хәнәфис кызы  hәм Яппарова Эльвира Хәким кызы алып бара.

Барда округы комиссиясенеӊ төп бурычлары: балигъ булмаганнарныӊ хокукларын hәм законлы мәнфәгатьләрен яклау hәм тергезү буенча чараларны гамәлгә ашыру; социаль куркыныч хәлдә (СОП) булган балалы гаиләләргә карата шәхси профилактик эшне оештыру; күзәтүчесез hәм караучысыз булган балигъ булмаганнарны ачыклау; профилактика системасы органнары hәм учреждениеләре эшчәнлеген координацияләү; гамәлдәге законнар нигезендә балигъ булмаганнарга hәм аларныӊ законлы вәкилләренә карата эшләрне карау; балигъ булмаганнарныӊ тормышын hәм сәламәтлеген, уку, тәрбия, хезмәт hәм карау шартларын тәэмин итү өлешендә хокукларын hәм законлы мәнфәгатьләренеӊ үтәлешен контрольдә тоту.

Комиссия эшчәнлегенеӊ төп юнәлешләре: гаиләнеӊ имин булмавын иртә ачыклау hәм социаль ятимлекне кисәтү; балигъ булмаганнарныӊ җинаятьләрен hәм хокук бозуларын булдырмау, балаларны алкоголь зыяныннан саклау; балаларга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү; җәйге мәшгульлекне оештыру, укудан буш вакытта балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру; балигъ булмаганнарга hәм аларныӊ законлы вәкилләренә хокукларын аӊлату.

Комиссия составында полиция, сәламәтлек саклау, мәгариф системасы ведомстволары hәм учреждениеләре, социаль яклау, опека hәм попечительлек, мәдәният бүлекләре, мәшгульлек үзәге, җинаять-башкарма инспекциясе, гадәттән тыш хәлләр идарәсе, иҗтимагый оешмаларныӊ югары квалификацияле белгечләре эшли. Бүгенге көндә хезмәткәрләр саны 19 кеше тәшкил итә. Комиссия утырышлары айга 2 тапкыр үткәрелә. Күп еллар дәвамында комиссиянеӊ актив әгъзалары булып Н.М. Бәширова, З.Г. Маматова, З.Р. Сакаева, О.А. Курочкина, Г.Г. Монасыйпова, Н.Д. Исмәгыйлова, Е.Н. Кәлимуллина, Н.М. Гатин, А.Г. Тимганова, И.Ә. Тляшев, Р.Я. Әбләшева, Л.В. Мельникова, С.Р. Исмәгыйлова, Л.Г. Сәетова торды.

Барда муниципаль округы комиссиясе берничә ел дәвамында Пермь краеныӊ Балигъ булмаганнар эшләре hәм аларныӊ хокукларын яклау буенча комиссияләре арасында күп күрсәткечләр буенча лидер санала. Ел саен, 2018 елдан башлап, Пермь краенда балигъ булмаганнар эшләре hәм аларныӊ хокукларын яклау буенча комиссияләр конкурсы уздырыла, эш нәтиҗәлелеге йомгаклары буенча Барда муниципаль округы администрациясенеӊ бу комиссиясе балалар саны 4000-10000 булган муниципаль комиссияләр арасында берничә тапкыр призлы урыннар яулады: 2018 елда — 1 урын, 2020 елда — 2 урын, 2021 елда — 1 урын.

Кисәтү системасы белгечләренеӊ эше беренче карашка күренми кебек, ләкин ул бик җаваплы hәм көндәлек хезмәт. Узган ел нәтиҗәләрен карасак, 2022 елда Барда муниципаль округы территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан 3 җинаять (АППГ-2) кылынган, аларныӊ берсен Пермь краеныӊ башка муниципаль округында яшәүче балигъ булмаган бала кылган. Җинаять җаваплылыгына тарту яшенә кадәр иҗтимагый-куркыныч гамәлләр кылган балигъ булмаганнар саны арту күзәтелә – 3 (АППГ-1). Барда округында административ хокук бозулар кылган балигъ булмаганнар саны 14кә тигез (АППГ — 17). Агымдагы елда 5 балигъ булмаган бала хокуксыз транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган (АППГ-10), шулай ук 16 яшькә җитмәгән балаларныӊ мотоцикл (скутер) белән идарә итү очракларыныӊ артуы күзәтелә — 10 очрак (АППГ — 1). Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозулар hәм җинаятьләр кылуныӊ төп сәбәбе — ата-аналарныӊ (законлы вәкилләрнеӊ) җавапсызлыгы hәм балаларны контрольдә тотмавы. Балаларны тәрбияләүдә hәм карауда ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәү буенча 193 очрак каралган (АППГ-188). Социаль куркыныч хәлдә 35 гаилә исәптә тора hәм аларда 64 бала тәрбияләнә (АППГ-29/49). Өлкәннәр ягыннан балаларга карата рәхимсез мөгамәлә саны
арткан – 11 очрак (АППГ-1). Барлык балигъ булмаганнарга 2нче дәрәҗәдәге кризис психологларын җәлеп итеп ярдәм күрсәтелде. Балигъ булмаганнарга алкоголь сатуныӊ 8 очрагы (АППГ-4) теркәлгән, барлык сатучылар да административ җаваплылыкка тартылган.

Балигъ булмаганнарныӊ күзәтүчесезлеген hәм хокук бозуларын кисәтү максатыннан профилактика системасы субъектлары җәмәгатьчелек белән берлектә “Мәшгульлек”, “Синеӊ сайлау”, “Саклау”, “Язгы каникуллар”, “Кышкы каникуллар” дигән рейд чараларын, “Кайда үлем белән сәүдә итүләре турында хәбәр ит”, “Куркынычсыз каникуллар”, “Балачак иминлеге”, “Укырга барырга ярдәм ит” акцияләрен үткәрде. Мәгариф оешмаларында күпсанлы класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, хокук саклау органнары вәкилләре белән профилактик очрашулар уздырыла, анда балигъ булмаганнарга җәмгыятьтә үз-үзеӊне тоту кагыйдәләре, безнеӊ илдә эшләүче законнар, җаваплылык турында сөйлиләр.

Ел саен 2015 елдан бирле төрле исәптә торучы 13-18 яшьлек яшүсмерләр Пермь крае территориясендә уза торган “Тылсымлы туп“ кышкы hәм җәйге Спартакиаданыӊ зона этапларында катнаша: 2022 елда кышкы этап Осада, җәйге этап Чайковскийда узды, биредә безнеӊ команда 6 hәм 5 урыннар алды.

2020 елдан башлап Барда округында Наставничество59 төбәк иҗтимагый хәрәкәте үсә, биредә округныӊ 6 актив кешесе остаз буларак закон, әйләнә-тирә hәм үзләре белән конфликтта булган балаларга ярдәм күрсәтә.

Балалар җинаятьчелеген киметү өчен Барда муниципаль округы администрациясе ел саен социаль объектларныӊ инфраструктурасын яхшыртырга hәм шулай итеп балаларныӊ hәм яшүсмерләрнеӊ мәшгульлеге өчен шартлар тудырырга тырыша. Без hәр балигъ булмаган баланы каникулда да, уку елы дәвамында да мәшгуль итәргә тырышабыз.

Балигъ булмаганнар эшләре hәм аларныӊ хокукларын яклау комиссияләренеӊ эше — ул кеше язмышлары hәм балалар проблемалары белән көн саен элемтәдә тору. Бу бик зур хезмәт кенә түгел, ә авыр тормыш хәлендә калган hәр баланыӊ язмышы өчен дә зур җаваплылык. Бүгенге яшүсмерләрнеӊ нинди гражданнар булып үсүе белән илебезнеӊ киләчәге бәйле.

Барда муниципаль округында профилактика системасын үстерүгә өлеш керткән барлык комиссия белгечләренә рәхмәт белдерәсе килә. Сезнеӊ авыр хезмәтегез hәм үсеп килүче буын турында кайгыртуыгыз хөрмәткә лаек. hәр комиссия әгъзасыныӊ югары профессиональлеге балаларыбызныӊ хәлен яхшыртуга уӊай йогынты ясый.

Барлык хезмәттәшләремә дә сәламәтлек, эшләрендә уӊышлар, шәхси иминлек hәм Барда муниципаль округыныӊ балигъ булмаганнар эшләре hәм  аларныӊ хокукларын яклау комиссиясе эшендә актив катнашуларын телим.

Татьяна Балтаева, комиссия рәисе, Барда муниципаль округы администрациясе башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *