Милли традицияләрне саклап
Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз мөhим роль уйный. Ул балаларны тәрбияләп, өй учагыныӊ җылысын саклап, гаилә мәшәкатьләре белән генә чикләнми, ә җитәкче вазыйфалардагы бурычларын да бик яхшы башкара. Гомумән, хәзерге вакытта гүзәл затлар булмаган hөнәрләр исемлеге кими бара. Хезмәтләре белән алар төрле өлкәләрдә: мәдәнияттән алып космосны үзләштерүгә кадәр үз өлешен кертә. Вакыт агымында хатын-кызларны берләштергән оешма барлыкка килүе гаҗәп түгел. 1992 елныӊ 20 июнендә Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе барлыкка килә, аныӊ рәисе итеп Р.Туфетуллова сайлана (ул






