Гасырга тиң тарих

18 декабрьдә Россия ЗАГС органнарына нигез салынуның 100 еллыгы билгеләнә. ЗАГС службасы эшчәнлеге, аның тарихы, планнары hәм бурычлары белән танышу өчен без район ЗАГС бүлеге начальнигы Г.Р.Иткиновага мөрәҗәгать иттек. — Гөлнур Рамазан кызы, гадәттә, юбилейда барысы да нәрсәдән башланганын искә төшерәләр. — Совет властенең тәүге декретларының берсе 1917 елның 18 декабрендә кабул ителгән “Гражданнар никахы, балалар hәм гражданнар торышы акт китабын алып бару турында“гы декрет була. Гражданнар торышы актларын теркәү буенча эшчәнлекне Эчке эшләр Халык комиссариаты җитәкләгән. Урыннарда бу эш