Клиентларыбыз өчен тырышабыз

Барданы« үз сатып алучыларын күптәннән тәэмин итүче кибетләрнеӊ берсе – ул «Икмәк» кибете. Яшүсмер чагымда мин бу кибеткә еш кына икмәк алырга килә идем, ә ул чакта анда сатылган каймакныӊ тәмлелеге әлегәчә хәтеремдә саклана. Шулай ук 90нчы елларда зур чиратларны искә алып була. Кешеләр вакытларын кызганмыйча, хуш исле икмәк, ярма, сөт ризыкларын h.б. продукция алу өчен чират торды. Бүген, берничә дистә елдан соӊ, кибет ишекләре әле дә ачык. Кибет эчендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде, хәзер аныӊ мәйданы зуррак, ассортименты да киӊрәк. Җитәкчелекнеӊ замана таләпләренә туры китерү теләге белән бу сәүдә ноктасы үз-үзеӊә хезмәт күрсәтү форматына күчте.

«Икмәк» кибетенеӊ үзәк урамнар киселешендә уӊайлы урнашуы, аныӊ эш режимы (иртәнге 7дән 23.00 сәгатькә кадәр, төшке ашсыз hәм ял көннәрсез) кешеләр өчен мөhим факторлар булып тора. Биредә hәрчак сатып алучылар булуы гаҗәпләндерми, алар арасында бардалылар гына түгел, авыл кунаклары да бар. Кибет мөдире Р.Г. Камалтдинова сүзләренчә, биредә hәрчак кеше күп. Сатып алучыларныӊ төп агымы иртәнге, кичке сәгатьләргә hәм төшке аш выкытына туры килә, ә иӊ зур чекныӊ 3 меӊ сум булуы теркәлгән.

— Кибет ассортименты зур. Үзебез җитештергән продуктлар да күп. Безнеӊ икмәк заводыннан ике сәгать саен икмәк-күмәч продукциясе китерелә, бу берничә төрдәге икмәк, төрле эчлекләр белән пироглар, гөлбәдия, тортлар, пирожныйлар, баранкалар, сохарилар. Моннан тыш, камыр ризыклары «Тулва» ярымфабрикатлары цехыннан китерелә, алар шулай ук ит ярымфабрикатлары: пилмән, голубцы, котлетлар белән тәэмин итәләр. Клиентларга бу продукцияләрнеӊ барысы да ошый, аларны күп сатып алалар, — ди Раилә Габтрәхим кызы.

Әӊгәмәдәшем сүзләренчә, киштәләрдә чәй, кофе, казылык ризыклары, он hәм он эшләнмәләре, сөт продуктларыныӊ берничә төре генә түгел, шулай ук җимешләр, балалар яраткан сохарилар, соклар, кәнфитләр дә бихисап. Диета бүлеге дә бар, биредә печенье, арпа, кукуруз, җитен оннары, кесәл, җитен мае, орлыклары тәкъдим ителгән. Кибеттә кытай ризыкларын яратучылар өчен дә кечкенә почмак булдырылган. Биредә фунчоза, соуслар, «SenSoy» hәм «Чим-Чим» фирмаларыныӊ нори суүсемен сайлап алырга мөмкин. Сәнәгать товарлары, көнкүреш химиясе, савыт-саба, уенчыклар, кием, төрле трикотаж шактый зур бүлекне били.

— Без ассортиментны үзгәртергә, тулыландырырга тырышабыз. Сорауга игътибар итәбез, кешеләрнеӊ нәрсә сатып алуларын, ә нәрсә алмавын тикшерәбез hәм анализ ясыйбыз. Еш кына бездән заказга төрле товарлар алып кайтуны сорыйлар, баш тартмыйбыз, эзлибез, табабыз. Клиентларыбыз өчен тырышабыз. Тулаем алганда, мин киштәләрне тутыру өчен җаваплы, ә заказны товар классына карап рәсмиләштерәм, әйтик, тиз бозыла торган продуктлар буенча – көн саен, калган категорияләр буенча — кирәк булганда, уртача атнага бер тапкыр гына заказ ясыйм. Бер көн эчендә кибеткә унга якын тәэмин итүче машина килә. Сөт продукциясе буенча Кунгур, Нытва белән эшлибез, Пермь, Чернушка шәhәрләреннән тәэмин итүчеләр дә бар, кайчагында үзебез дә Уфага трикотаж алырга барабыз,- ди «Икмәк» кибете мөдире.

Раилә Габтрәхим кызы җитәкчелегендә 6 сатучы эшли. Иӊ озак хезмәт тәҗрибәсенә Людмила Скрябина hәм Лена Сәмигулова ия, алар киштә артында 10 hәм 8 ел тора. Лилия Габдушева hәм Рәвия Моталлапова «Икмәк»тә 6 елга якын хезмәт итә, ә иӊ яшь белгечләр — Эльвира Мәхмүдова hәм Әлфия Әлмәтова. Сатучылардан тыш, оператор — Гөлнур Иткинина да бар, соӊгы 10 елда кибеттә чисталык hәм ямь өчен Нәҗибә Әтнәбаева җавап бирә. Тату, бердәм коллектив киләчәктә яӊа товарларны, «эко» линейкасыныӊ юу средстволарын тәкъдим итүне планлаштыра. Кибет тулы куәттә Яӊа елга да әзерләнә. Озакламый киштәләрдә бүләк комплектлары да булачак.

РайПО советы рәисе Әсхия Гаптелаҗан кызы Назарова сүзләренчә, «Икмәк» кибетенеӊ еллык табышы 40 млн. сумга якын. «Кибетнеӊ уртача айлык табышы өч миллион сумга якын булуын санап чыгару кыен hәм беркемгә дә сер түгел. Әлеге сумманыӊ өчтән бере үзебез җитештергән товарларга туры килә. Безнеӊ икмәк-күмәч, камыр ризыкларына hәм ит ярымфабрикатларына сатып алучылар арасында ихтыяҗ зур. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткәрләрнеӊ уртача хезмәт хакы аена 23-25 меӊ сумм тәшкил итә. Соӊгы 10 елда Пермь крае буенча кулланучылар кооперацияләре арасында Барда округы райпосы беренче унлыкка керде, бу бик куанычлы хәл. Яӊа ел алдыннан «Икмәк» кибете коллективына сәламәтлек, бәхет, озын гомер, иминлек, барлык эшләрендә уӊышлар телим», — дип нәтиҗә ясады Әсхия Гаптелаҗан кызы.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *