Бардада эш сәфәре белән крайныӊ төрле округларыннан, чит төбәкләрдән делегацияләр еш була. 3 апрельдә безнеӊ җирлеккә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев килде. Мәгълүм булганча, киләсе елда Бардада XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уздыру планлаштырыла. Васил Габтелгаяз улы шул вакыйгага әзерләнү hәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Муниципаль округ башлыгы Х.Г. Алапанов, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Пермь краендагы вәкиле С.Н. Назин кунакны каршы алып Барданыӊ истәлекле урыннары, үзгәреш кичергән объектлары белән таныштырды. Иӊ беренче алар татар халкыныӊ бөек шагыйре Г.Тукай исемен йөрткән паркка уздылар, hәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. “Таӊ” редакциясенеӊ яӊартылган бинасында нәшрият комплексы эшчәнлеге белән таныштылар, газетаныӊ 90 еллыгына Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән басу станогы сафта инде.
Икенче Барда урта мәктәбе структур бүлекчәсе саналган Әрҗән башлангыч мәктәбе капиталь ремонттан соӊ узган елныӊ көзендә файдалануга тапшырылды, хәзер биредә 1 — 4 классларда … укучы белем ала. Мәктәп янәшәсендә генә спорт залы hәм түбәсе ябылган хоккей мәйданчыгы бар – укучылар, яшьләр бик теләп шөгыльләнә.
Васил Габтелгаяз улы 2024 елда Барда районыныӊ 100 еллыгына багышланган Бөтенрәсәй авыл Сабан туе үткәреләсе урынны (Барда җыены мәйданын) барып күрде. Округ администрациясендә үткәрелгән оештыру комитеты утырышында да сүз шул зур чараны уздыру турында барды. Киӊәшмәдә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, кунакларны каршы алу, төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү, туклану нокталары эшен, җирле җитештерүчеләрнеӊ продукциясен hәм сувенирлар сатуны оештыру, башка мөhим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
— Устав буенча Барда җыены июнь аеныӊ өченче шимбәсенә планлаштырылган, 2024 елда бу көн 15 июньгә туры килә. Безгә бик күп кунаклар килүе көтелә. Милли бәйрәмебезне әзерлек hәм оешканлык белән каршы алырга булсын, — диде Х.Г. Алапанов.
Барда мәдәни ял үзәгендә, Җиӊү мәйданында, мобиль китапханәдә булганнан соӊ кунаклар Барда Җәмигъ мәчетенә рәхим итте.
Ахшам намазыннан соӊ изге теләкләр әйтелгәч, Пандора кафесына юл алынды. Монда бик күп халык — Барда округыныӊ татар җәмәгатьчелеге вәкилләре ифтар ашына җыйналган иде. Зәмзәм суларын авыз иткәч, корбанлыклардан пешкән тәмле аш, пылау, җиләк-җимеш ризыкка язды.
— Ел да диярлек киләбез сезгә, уӊай үзгәрешләр булуы сөендерә. Минем уйлавымча, аны халык та күрә. Бөтен округ үзәген әйләнеп чыктык, китапханә, мәктәп, спорт юнәлешендәге сарайларны карадык, Сабантуй буласы урынны барып күрдек. Килүебезнеӊ төп максаты — икенче елга Барда районыныӊ 100 еллыгы хөрмәтендә узачак Бөтенрәсәй авыл Сабан туе буенча оештыру комитеты утырышын үткәрү булды. Әзерлек шундый зур, узган килүебездә Боз сарае турында хыяллар турында уртаклашсагыз, инде буласы нигезгә субай кага башлагансыз — тагын бер зур объект килеп чыгачак. Сездә халык hәм җитәкчелек эшчән, киләсе елга дәрәҗәле бәйрәм уздырырга насыйп итсен. Хәзер изге Рамазан ае дәвам итә, халык изгелекләр эшли. Кылган гамәлләребез бәрәкәт булып, үзебезгә кире әйләнеп кайтса иде, — диде В.Г. Шәйхразыев.
— Ураза аеныӊ бу кичендә безгә очрашу насыйп булды. Корбанлыклар чалдырып бүгенге табынны корган булдыклы Үдик авылы эшмәкәрләре бертуган Ильяс hәм Инсаф Гимадутдиновлар hәм башка матди ярдәм күрсәтүчеләргә, Пандора кафесы хуҗасы Рәсул Кусаматовка, оештыру эшләре белән шөгыльләнүче Руслан Мансуровка, аш-су әзерләүчеләргә изге гамәлләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, сәламәтлек, эшләрендә уӊышлар телибез, — диде Барда мөхтәсибәте рәисе, имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров.
Бардада булганнан соӊ В.Г. Шәйхразыев сәфәрен Пермь шәhәренә дәвам итте, биредә аны киләсе елда булачак зур чара буенча край губернаторы Д.Н. Махонин белән очрашу көтә иде.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.




