“Барда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” учреждениесендә 6 декабрьдә Барда төбәгендә крайны өйрәнүчеләрнеӊ конференциясе уздырылуы хакында сезгә хәбәр иткән идек инде, хөрмәтле укучыларыбыз. Районныӊ 100 еллыгы кысаларында оештырылган бу чарада Татарстан Республикасыннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыллардан төбәкне өйрәнүчеләр катнашты, Барда округы авыллары тарихына кагылган эчтәлекле чыгышлар, докладлар тыӊланды. Чыгыш ясаучылар арасында икенче Барда урта мәктәбе укучылары да бар иде.
Конференция эшендә Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныӊ туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, “Татар туган якны өйрәнүчеләр” җәмгыяте рәисе, профессор, тарих фәннәре кандидаты Альберт Әхмәтҗан улы Борhанов hәм Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Хәбир Кәбир улы Ибраhимов та катнашты.
Чара Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ 8 класс укучысы Арсен Тляшев чыгышыннан башланды. Ул сәнгатьле итеп Иван Шарыгинныӊ “Туган як” шигырен сөйләде.
Барда муниципаль округы башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева катнашучыларны сәламләп, үткән тарихыбызны барлау юнәлешендә актив эш барылуын билгеләде. Округныӊ 100 еллык юбилее алдыннан бу эшчәнлек аеруча актуаль санала.
Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле А.Ә. Борhанов үткәнебезне барлау юнәлешендә кыскача ил күләмендә алып барылган хезмәткә тукталды.
— Пермь шәhәренеӊ 300 еллыгы уӊаеннан 7 декабрьгә зур конференция билгеләнгән. Ел әйләнәсендә төрле шәhәрләрдә очрашабыз. Агымдагы елда бай эчтәлекле күп чаралар уздырылды, Белоруссиядә, Кемеровода булдык, туган як тарихына багышланган 200ләп китап нәшер ителде. Үз үрнәгебездә яшьләрне дә тәрбиялик, туган ягыбызга кызыксыну уятыйк. Бардага беренче тапкыр килүем, сезнеӊ белән очрашуыма бик шатмын, — диде Альберт Әхмәтҗан улы hәм туган як тарихын өйрәнүчеләргә, җәмәгать эшлеклеләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән грамоталар таратты.
Татарстаннан килгән икенче кунагыбыз Хәбир Ибраhим дә сүз алды.
— Кадерле милләттәшләр, Барданы туксанынчы елларда килеп күргән идем. Авылларда булганда, балаларныӊ татар телен белүләренә шаккатып кайттык ул чакта. Быел Лысьва төбәге Әвәтедә “Ике Туфан йолдызлыгы” фестивалендә катнаштым. Авылларда тел саклана, балалар туган телләрендә сөйләшә белергә тиеш, — диде.
Конференциядә башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җирле шагыйрь Идият Әширов чыгыш ясады, үткәнебезгә багышланган басмаларны, авторларны атады ул: Фәтхи Раскуловныӊ “Хәбибрахман”, Әмир Фатыйховныӊ ике басмада “Гәйнә иле” hәм аныӊ рус теленә тәрҗемәсе, Равил Вәлиуллинныӊ ”Туган як тарихы турында
очерклар” hәм ”Барда районы географиясе” уку әсбаплары, галим
А.В. Черных редакциясендәге “Барда районы: үткәне hәм хәзергесе”, фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән “Милли-мәдәни мирасыбыз” h.б. китаплар. Моннан тыш, аерым авыллар турындагылары да шактый, хәтта юкка чыккан авылларга багышланган басмалар да бар.
Чыннан да, соӊгы елларда авыллар тарихын чагылдырган шактый китаплар дөнья күрде. Алар арасында Озын Ялан авылынына багышланганы да бар. Автор Рәшит Билялов сүзләренчә, басма 10 бүлектән тора. Шунысы да игътибарга лаек, бу көнне озынъяланлылар авылларыныӊ 375 еллыгына багышланган бәйрәм дә үткәргәннәр икән.
Барда тарихы турында зур материалны биредә туып-үскән Лилия Шакирҗанова туплады. Бу җаваплы хезмәтне башкаруда район “Таӊ” газетасыныӊ төрле еллардагы тегелмәләре ярдәмгә килүенә тукталды Лилия Хәмит кызы.
Төбәк тарихы белән кызыксынучы яшьләребез – икенче Барда урта мәктәбе укучылары Руслан Әнвәров, Илназ Имайкин hәм Константин Костарев чыгышы игътибарга лаек. Егетләр — президент грантында катнашучылар, тикшеренү эше алып барганнар. Бу юнәлешкә алар икенче күзлектән караган – яӊа алым кулланганнар.
— Безнеӊ максат – тарихны өйрәнүгә яшьләрне дә җәлеп итү, аларны кызыксындыру. Заманча итеп кызыклы видеолар төшереп карарга булдык. Әлегә 3 видео төшердек, тагын эшләргә исәп бар, — диделәр hәм конференциядә катнашучыларныӊ җылы алкышларын яуладылар.
Наил Искәндәров туган авылы Үдик турында китап әзерли, Әнисә Мәүликаева Гәйнә волостендә 20 елдан күбрәк старшина вазыйфасында булган Туктамыш Ижбулатов язмышын өйрәнгән.
“Барда районы татарлары hәм башкортлары иҗтимагый үзәге” рәисе С.Н. Назин төрле елларда халык санын алу нәтиҗәләре белән таныштырды.
Барда мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров чыгышы дини тәрбиягә, дин юлындагы тарихи шәхесләргә багышланды. “Дин булмаса, тел дә, милләт тә юкка чыга”, — диде ул.
Т.В. Балтаева төбәгебез авыллары турында “100 еллык юл: Барда районы авыллары тарихы” китабы өстендә алып барылган эш турында сөйләде. Бу басма буенча эш 2 ел дәвам итә икән, авыллар турында татар hәм рус телләрендә мәгълүмат урын алачак, фоторәсемнәр белән тулыланачак.
Ахырда сүзне кунагыбыз Альберт Әхмәтҗан улы алды:
— Биредә нигез бар, төбәкчеләр көчле. Тарихны өйрәнүне җәмәгатьчелек хуплый, яшьләргә ярдәм итик. Делегация исеменнән рәхмәт белдерәм, — диде.
Чараны Хәбир Ибраhим башкаруындагы җыр hәм шигырь бизәде, аӊа конференциядә катнашучылар да ихластан кушылды. Үдикле Наил Әмин улы туган як турындагы җыр бүләк итте. “Туган тел” җыры белән тәмамланган бу чара яӊа башлангычларга илhам өстәсә, этәргеч булып торса икән.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.