Тәҗрибә уртаклашу, яӊа танышулар максатыннан

Татар дөньясыныӊ башкаласы Казанда 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды, ул илебезнеӊ 53 төбәгеннән hәм 11 чит ил: Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия hәм Эстониядән 500дән артык делегатны җыйды. Бу зур чарада Пермь крае делегациясе дә катнашты, аныӊ составына округыбыздан өч вәкил: Барда округындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова, “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары директоры Җәүhәрия Сәетгали кызы Габделхакова hәм “Таӊ” газетасыныӊ баш мөхәррире Индира Калдыбай кызы Хаҗиева керде. Съездны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды.

Тарихка күз салсак, беренче Бөтенрәсәй мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елныӊ 24 апрелендә Казанда уздырыла. Съезд хатын-кызларныӊ ир-егетләр белән тигез хокуклы булуы hәм үз хокуклары өчен көрәштә дөньяныӊ барлык хатын-кызларын берләштерү лозунглары астында үтә. Съездда катнашу өчен делегатлар hәм кунаклар сыйфатында Рәсәй, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польша төбәкләреннән 90 хатын-кыз чакырыла. Ә бер гасырдан артык вакыт узгач, 2019 елда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды оештырыла. Миӊа исә быелгы өченче съездга бару бәхете елмайды. Өч көнлек чара программасы бик кызыклы, бай эчтәлекле булып чыкты.

Беренче көнне “Корстон” сәүдә-ял итү үзәгендә пленар утырыш узды, аныӊ алдыннан хатын-кызларга халык кәсепләре hәм кул эшләнмәләре әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Җыелганнарны биредә тәкъдим ителгән халык-кулланма иҗаты, тукыма эшләнмәләре, оста хатын-кызлар куллары белән башкарылган бизәнү әйберләре битараф калдырмады. Татар хатын-кызларыныӊ осталыгына hәм тырышлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. “Бу әйберләрдә халкыбызныӊ тарихы да, тормышы да, гореф-гадәтләре дә тулы күләмдә чагыла”, — дип уртаклаштылар бер-берсе белән милли матур киемнәр кигән ханымнар. hәрберсенеӊ мәҗбүри атрибуты — төрле стильдә бизәлгән hәм чигелгән калфагы бар иде.

Пленар утырышны ачып, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев съезд делегатларына hәм кунакларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миӊнехановныӊ сәламләү сүзен укыды. Васил Габтелгаяз улы үз чыгышында туган телне саклауныӊ мөhимлегенә тукталды. Залда җыелганнарны “Ак калфак” татар хатын-кызларыныӊ төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да сәламләде, балаларда телебезне hәм гореф-гадәтләребезне сакларга омтылуны тәрбияләүнеӊ мөhимлеген, мәктәптә туган телне генә түгел, башка фәннәрне дә татар телендә укыту зарурлыгын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә халык белән эшләүнеӊ иӊ яхшы чарасы – милли гореф-гадәтләр, кыйммәтләр, мирас аша кешеләрнеӊ йөрәкләренә үтеп керү,” — дип ассызыклады Кадрия Рәис кызы. Бу көнне делегатларныӊ бертавыштан кабул ителгән карары белән Кадрия Рәис кызы Идрисова Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенеӊ координацион советы рәисе итеп сайланды.

Аннан сүз съездда катнашучыларга бирелде, алар татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, дин үсеше буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. Оренбург делегаты, “Оренбургские пуховницы” компаниясенә нигез салучы hәм борынгы сәнгатьне дәвам итүче Альбина Габсәламова чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Бу бизнесны ул гаиләсе белән 1999 елдан бирле алып бара икән. “Безнеӊ предприятие кулдан эшләнгән мамык әйберләре җитештерә. Без мамык продуктларын җитештерүнеӊ тулы циклы белән шөгыльләнәбез – тәрәшләү вакытында мамыкны классификацияләүдән алып, әйберне бәйләүгә кадәр. Үз эшләребездә җирле кәҗә мамыгын кулланабыз, ул үз чиратында шифалы да. Предприятиебез ассортиментында 480 төргә якын эшләнмә бар, алар арасында: ак шәлләр, яулыклар, косынкалар, палантиннар, пончо h.б.”, — дип уртаклашты Оренбург ягы делегаты.

Милли мәгариф темасын үз чыгышында “Бала-Сити” коммерцияле булмаган автоном оешмасына нигез салучы hәм аныӊ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Альбина Насыйрова яктыртты. “Бала-Сити” — республикада беренче халыкара полилингваль балалар бакчалары hәм мәктәпләр челтәре, биредә татар теле мәҗбүри фән булып тора. Альбина Насыйрова белем бирү бизнесын ачарга нәрсә этәргәнен сөйләде: “Беренче балам тугач, аныӊ өчен яраклы балалар бакчасы ачарга булдым. Туган телне саклап калырга, милли рухны тәрбияләргә омтылдым hәм шул ук вакытта балаларныӊ башка телләрне дә яхшы белүләрен теләдем. Хәзерге вакытта Казанда биш балалар бакчасы hәм ике мәктәбебез бар, 250 укытучы эшли, алар арасында чит илдән чакырылган 25 педагог, ягъни туган телләре чит тел булган мөгалимнәр бар. Бездә төрле милләт балалары белем алса да, алар барысы да ике яшьтән татар телен өйрәнә”.

Икенче көнне безгә “Бала-сити” мәктәбенә барып, төрле дәресләрдә булу бәхете елмайды. Мәсәлән, татар теле hәм рәсем дәресләрендә балалар Габдулла Тукайныӊ туган көненә әзерләнә иде: алар шагыйрьнеӊ әсәрләрен укыды, аныӊ портретын, әкият геройларын сурәтләде. hәркемнеӊ иҗат белән мавыкканы ачык тоелды. Мәктәптә балалар өчен төрле проектлар hәм программалар: “Акыллы уеннар”, “Акыллы әкиятләр”, “Туган тел фест” h.б. гамәлгә ашырыла.

Шул ук көнне Казан федераль университетында съезд делегатлары Филология hәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыныӊ милли мәгарифнеӊ төп элементларыныӊ берсе буларак эш механизмы турында белде, бу өлкәдә заманча белгечләр әзерләү методологиясе белән танышты.

Шулай ук бу көнне “Корстон”да дискуссия мәйданчыклары эше оештырылды, алар өч юнәлештә үтте: татар гаиләсендә шәҗәрә өйрәнү, балаларны гореф-гадәтләргә, йолаларга, бәйрәмнәргә, халык уеннарына җәлеп итеп тәрбияләү hәм татар гаиләләрендә эшмәкәрлек темалары каралды.

Съездныӊ мәдәни программасы да бай булды. “Сөембикә” журналыныӊ 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә (1926 елдан 1991 елга кадәр журнал “Азат хатын” исеме астында басыла) якты тәэсирләр калдырды. hәрберебез бу журнал белән балачактан ук таныштыр, мөгаен, чөнки аны картәниләребез, әниләребез яздыра иде. Журналга нигез салынганнан бирле анда хатын-кызларныӊ хезмәт hәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басыла; театр, сынлы hәм музыка сәнгате үсеше мәсьәләләре яктыртыла, йорт хуҗалыгы hәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киӊәшләр бирелә. “Сөембикә” журналы хәзер дә хатын-кызлар арасында популяр. Журналныӊ 110 еллыгы хөрмәтенә эксклюзив номер чыгарылган, аны съездныӊ hәр катнашучысына бүләк иттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны “Дастаннар елы” дип игълан итте. Дастаннар темасына “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексында “Калфак туе” чарасы багышланды, биредә тарихи чынбарлыкны чагылдыручы, милли горурлык чыганагы булган татар дастаннары тарихы белән таныштык. Татар халкыныӊ иӊ танылган тарихи эпосы — “Идегәй”, татар фольклорында бердәнбер шигъри дастан ул. “Идегәй”дән өзекне “Бәрәкәт” ансамбле аккомпанементына К.Тинчурин исемендәге театр артисты Ирек Хафизов башкарды.

Икенче көнне кич белән делегатларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күӊелле ял көтте. “Нур” Уфа дәүләт татар театры куелышында З.Кадыйрова пьесасы буенча “Фатыйма” спектакле уйналды. Тамашачы ике сәгатьтән артык, сулыш та алмыйча, күз яшьләре белән гади кыз Фатыйманыӊ язмышын, аныӊ солдат Михман белән кыска мәхәббәтен hәм холкында кешегә иӊ авыр бирелгән сыйфат — сабырлыкны, чиксез көтүне күзәтте. Нәкъ менә шул сыйфатлары Фатыймага баласыз күршеләренә тәрбиягә бирергә мәҗбүр булган кызы белән аерылышуны кичерергә ярдәм итә, ул ятим малайларга әниләрен алмаштыра, үз инвалид улын үстерә. Фатыйма кызына аныӊ тууы турында серен ача, үсеп җиткән баласыныӊ тискәре карашын да зарланмыйча кичерә. Кызыныӊ гафу итүен көтә…

Сюжет, актерларныӊ искиткеч яхшы уйнаулары беркемне дә битараф калдырмады. hәр күренеш диярлек көчле алкышлар белән үрелеп барды.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Габдулла Тукайныӊ тууына 137 ел тулу hәм Туган тел көне уӊаеннан шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миӊнеханов hәм Татарстан Республикасы дәүләт киӊәшчесе Минтимер Шәймиев h.б. рәсми затлар катнашты.

Мондый масштаблы чаралар тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә яӊа танышулар, кызыклы аралашу да. Алда билгеләп үтелгәнчә, съезд эшендә Рәсәйнеӊ төрле төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә делегатлар катнашты. Бу өч көн эчендә без алар белән якыннанрак таныша алдык. Альбина Газизулла кызы Вәлиева съездга Болгариядән килгән иде. Ул Болгария Республикасыныӊ Фән hәм мәдәният буенча халыкара үзәге директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара гуманитар академиянеӊ академигы. 40 ел тарихи-лингвистик тикшеренүләр белән шөгыльләнә, 25 ел төрки халыкларыныӊ мәдәниятен, гореф–гадәтләрен hәм традицияләрен өйрәнә. Татар hәм рус телләре белән беррәттән болгар, төрек, португал, инглиз телләрен белә. “Икенче тапкыр Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашам. Бик зур чара. Мин үзем озак еллар Идел буе hәм Урал ягы телен hәм мәдәниятен укытам. Чит илләрдә төрки мәдәнияткә актив пропаганда алып барам. Халыкара конференцияләрдә hәм симпозиумнарда докладлар белән даими катнашам. Телне hәм мәдәниятне саклау буенча быелгы съездныӊ темасы минем тема белән чагылыш табуы сөендерә, бу миӊа якын. Бүген туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклап калу бик мөhим, шуныӊ белән без үз милләтебезне саклап калачакбыз”, — диде Альбина Газизулла кызы.

Без өйләребезгә зур тәҗрибә туплап, якты тәэсирләр, җылы хатирәләр белән генә түгел, ә яраткан Казаныбыздан истәлекле сувенирлар hәм күчтәнәчләр белән кайттык.

Индира ХАҖИЕВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *