Туган як тарихын белергә

“Барда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” учреждениесендә 6 декабрьдә Барда төбәгендә крайны өйрәнүчеләрнеӊ конференциясе уздырылуы хакында сезгә хәбәр иткән идек инде, хөрмәтле укучыларыбыз. Районныӊ 100 еллыгы кысаларында оештырылган бу чарада Татарстан Республикасыннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыллардан төбәкне өйрәнүчеләр катнашты, Барда округы авыллары тарихына кагылган эчтәлекле чыгышлар, докладлар тыӊланды. Чыгыш ясаучылар арасында икенче Барда урта мәктәбе укучылары да бар иде. Конференция эшендә Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныӊ туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, “Татар туган якны өйрәнүчеләр”

Подробнее

Туган як тарихын өйрәнеп

7 апрельдә Октябрь шәhәр округыныӊ Янапай авылында “Кама буенда сылва-ирень татарлары тарихы” дигән V муниципальара фәнни-гамәли конференция узды. Чара Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Янапай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. Конференция эшендә төбәк татарларыныӊ иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарих, туган тел hәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, Пермь крае авыл музейлары хезмәткәрләре, Казан, Пермь, Лысьва шәhәрләре, Барда муниципаль округы вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты. Октябрь округыныӊ татар-башкорт иҗтимагый үзәге проекты җирле туган якны өйрәнүчеләрнеӊ, укучы

Подробнее