Туган як тарихын өйрәнеп

7 апрельдә Октябрь шәhәр округыныӊ Янапай авылында “Кама буенда сылва-ирень татарлары тарихы” дигән V муниципальара фәнни-гамәли конференция узды. Чара Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Янапай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылды. Конференция эшендә төбәк татарларыныӊ иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарих, туган тел hәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, Пермь крае авыл музейлары хезмәткәрләре, Казан, Пермь, Лысьва шәhәрләре, Барда муниципаль округы вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.

Октябрь округыныӊ татар-башкорт иҗтимагый үзәге проекты җирле туган якны өйрәнүчеләрнеӊ, укучы яшьләрнеӊ тикшеренү хезмәтләренә булышлык күрсәтүгә, аларны актив фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүгә, сәләтле укучыларны ачыклауга hәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелде. Конференция программасы бик эчтәлекле hәм кызыклы булды. Чара Янапай авылы иҗат коллективлары башкаруында матур концерт номерлары белән башланды. Аннан җыелганнарны Октябрь шәhәр округы башлыгы Г.В. Поезжаев, җирле татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Ә.З. Гыймранова, “Пермь крае татарларыныӊ милли-мәдәни мөхтәрияте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле С.Н. Назин, тарих фәннәре докторы, профессор, Октябрь округы авыллары тарихы буенча китап авторы-төзүчесе Ф.Г. Ислаев h.б. сәламләде.

Конференциядә чыгышлар темалары Кама буендагы сылва-ирень татарларыныӊ килеп чыгышына hәм этник тарихына, татарларныӊ, аерым шәхесләрнеӊ Пермь крае сылва-ирень территорияләренеӊ барлыкка килүенә hәм үсешенә керткән зур өлешенә кагылды.

Тарих фәннәре докторы, профессор, Октябрь округында туган Ф.Г. Ислаев “Октябрь шәhәр округыныӊ татар авыллары тарихы hәм бүгенгесе” китабы белән таныштырды. Ул аныӊ фәнни редакторы, басманыӊ кереш сүзе hәм беренче өлеше авторы булып тора. Китапныӊ беренче өлешендә Пермь татарларыныӊ килеп чыгышы мәсьәләләре ачыла, ә икенче өлешендә округныӊ 24 авылыныӊ үткәне hәм бүгенгесе турында сөйләнелә. “Безнеӊ район авыллары турында китап минем тормышымда зур казанышларныӊ берсе. Туган ягыма кайткан саен яшьлегем искә төшә, мин Янапайда мәктәпне тәмамладым. Округ башлыгына китапны чыгаруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу тәҗрибәне төбәкнеӊ башка территорияләрендә дә кулланырга кирәк”, — диде Фәйзелхак Габделхак улы.

Янапай урта мәктәбе директоры С.Р. Маликов шулай ук Ф.Г. Ислаевныӊ кече ватаны тарихын өйрәнүгә керткән зур өлеше турында билгеләп үтте. Шуннан соӊ Салават Руфхәт улы үзенеӊ әтисе ягыннан 10 буынга кадәр төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды, барча катнашучыларны тарихны, үз тамырларын өйрәнергә, туган телне онытмаска чакырды.

Октябрь бистәсе hәм Янапай авылларыныӊ “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячеләре этномәдәни тәрбия программалары буенча сабыйлар белән эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар үз чыгышларында балаларныӊ татар халкы тарихы, аларныӊ яшәү рәвеше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турындагы күзаллауларын киӊәйтүче милли почмакларны тәкъдир итте. Материаллар ярдәмендә тәрбиячеләр балаларны халык бәйрәмнәренә, уеннарга, әкиятләргә, җырларга hәм биюләргә өйрәтә.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Барда районыныӊ почетлы гражданины, шагыйрь И.М. Әширов җыелганнарны Әмир Фатыйховныӊ “Гәйнә иле” китабы белән таныштырды. 1995 елда аныӊ беренче күләмле “Гәйнә төбәге” хезмәте дөнья күрә, биредә Пермь өлкәсе татарлары hәм башкортлары тарихы яктыртыла, ә 2002 елда китапныӊ икенче, тулыландырылган hәм үзгәртелгән басмасы чыгарыла. Идият Мокыйм улы Әмир Фатыйховныӊ Барда районы тарихын язуга керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Конференциядә Октябрь округы мәктәпләре укучылары актив катнашты. Балалар Әтнәхуҗа авылы тирәсенеӊ топонимик сүзлеген төзү, Чидәш авылы тарихы буенча зур тикшеренү эшләре башкарган. Укучылар үз эшләренә җитди карады, чөнки алар яшьтәшләре алдында түгел, ә зур тәҗрибәле галимнәр, белгечләр алдында чыгыш ясады. Алар үз материалларын презентацияләр белән озатып, туган татар телендә бик матур итеп, эчкерсезлек белән сөйләде. Ә Уен районы Чәйкә урта мәктәбе укучылары мәктәп hәм район тарихы музеенда туган якны өйрәнү буенча тематик экспозицияләр булдыру турында бай тарихи материал тәкъдим итте. Якташлары, Советлар Союзы Герое, Чәйкә авылында туган Сибагатуллин Лотфулла Сибай улы турында горурлык белән сөйләде.

Филология фәннәре кандидаты, Пермь милли тикшеренү политехник университетыныӊ Лысьва филиалында гомуми фәнни дисциплиналар кафедрасы доценты З.Ә. Мухаева “Пермь краенда татар телен өйрәнүне камилләштерү буенча эшчәнлек юнәлешләре” темасы белән чыгыш ясады. Зәмирә Әхнәб кызы билгеләп үткәнчә, бүген телне саклау темасы бик актуаль hәм экологияне саклау мәсьәләсе белән бер дәрәҗәдә тора. Туган телләрендә докладлар белән бик яхшы чыгыш ясаган балаларны әзерләгән педагогларга рәхмәт белдерде. Балаларны политехник университетыныӊ Лысьва филиалына укырга чакырды.

Конференция ахырында катнашучыларга дипломнар тапшырылды, шулай ук резолюциянеӊ төп пунктлары билгеләнде. Шунысы куанычлы, мондый чаралар төрле территорияләрдән килгән вәкилләрне берләштерә, ә укучылар туган як тарихын өйрәнү темасына җитдирәк туктала.

Индира ХаҖиева.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *