Үсеш ноктасы — беренче нәтиҗәләр
Быел Барда гимназиясендә “Мәгариф” милли проекты ярдәмендә ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы hәм гуманитар профильле мәгариф үзәге турында газетабыз битләрендә язган идек инде. Дүрт ай эчендә балалар 3D-модельләштерүгә өйрәнделәр, үзләрен робот техникасында сынап карадылар, виртуаль чынбарлыкныӊ нәрсә икәнлеген белделәр hәм махсус манекеннарда беренче ярдәм күрсәткәндә гамәлләр тәртибен үзләштерделәр. Әмма яӊа технологияләр үзәгенә гимназистлар гына түгел, районныӊ башка мәктәпләре укучылары да бик теләп йөреде. Безгә шундый дәресләрнеӊ берсендә булып, Каенавыл мәктәбе укучылары белән аралашу мөмкинлеге туды. — “Үсеш ноктасы”нда без икенче тапкыр,




