5 августта Оса шәhәрендә Володарский урамы 40А адресы буенча истәлек тактасы ачылды. Бу йортны ХХ гасыр башында (безнеӊ мәгълүматлар буенча 1901 елда) Мөхәммәтгата Әрмәнша улы Мансуров төзегән. Тантанага 3нче санлы балалар йортын тәмамлаучылар hәм аныӊ хезмәткәрләре (ул бу бинада 1941 елдан 2006 елга кадәр урнашкан), җирле халык, Оса шәhәр округы администрациясе вәкилләре килде. Чарада Барда муниципаль округыныӊ Султанай авылы вәкилләре дә катнашты.
Алып баручыныӊ кереш сүзеннән соӊ, шәhәр округы администрациясе исеменнән җыелганнарны шәhәр округы башлыгы урынбасары — Оса шәhәр округы администрациясе башлыгыныӊ эчке сәясәт буенча урынбасары, шәhәр администрациясе аппараты җитәкчесе
С.А. Генеральчук сәламләде. Аннан сүз истәлек тактасын кую инициаторы Иван Квашнинга бирелде. Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы вакытында барлыкка килгән балалар йортлары — шәhәр тарихыныӊ бер өлеше. 3нче санлы балалар йорты тормышы, аныӊ хезмәткәрләре hәм тәрбияләнүчеләре турында китап язылган. Осада мондый балалар йортлары ким дигәндә дүртәү булган. Якынча исәпләүләр буенча, шәhәр халкыныӊ 10 проценты турыдан-туры яки башка сәбәпләр аркасында бу йортлар белән бәйле булган.
Бина әлегә бәяләнмәгән тарихи әhәмияткә ия. 1911 елдан алып биредә 1нче катта шәhәр ломбарды урнаша, шул чорда иӊ мөhим учреждениеләрнеӊ берсе була ул. Шуӊа күрә, бинаны сатып алганда, шәhәр хәтта 10 елга кредит алган. 2нче катта башлангыч шәhәр училищесы урнаша, ул Земствоны җәлеп итмичә, шәhәр средстволарына гына карала торган бердәнбер училище була. Бу бинада Ватан сугышына кадәр нәрсә булганын архив документлары буенча ачыкларга кирәк. Аннан сүз миӊа бирелде. Минем өчен Мөхәммәтгата Мансуровныӊ нәсел варислары, султанайлылар исеменнән Оса халкына рәхмәт сүзләрен җиткерү hәм шул ук вакытта гомуми тырышлык белән бинаны саклап калу гына түгел, ә аны ничек тә булса тергезү hәм ремонтлау турында сөйләшү мөhим иде. Султанайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен Фәгыйлә Габдукаева белдерде hәм кунакларны Султанайдагы Мөхәммәтгата Мансуров исемендәге музейга чакырды. Мәрмәр тактаны ачу билгесе итеп аӊан япманы төшерү хокукы Оса округы башлыгы урынбасары Сергей Генеральчукка, балалар йортыныӊ элекке тәрбияләнүчесе Иван Квашнинга hәм тәрбиячесе Римма Нефедовага бирелде.
Истәлек тактасын ачу бинаныӊ киләчәк язмышы турында фикер алышу өчен сәбәп булды. Әлеге йорт авария хәлендә дип танылган. С.А. Генеральчук аӊлатканча, 2025-2030 елларда биредә фатирлары булган кешеләрне күчереп урнаштыру планлаштырыла. Шуннан соӊ йортны җимерәчәкләр, ләкин кайсы елда икәне әлегә билгеле түгел. Монда яшәүчеләр сөйләшү барышында йортныӊ бер өлеше генә авария хәлендә булуын әйтте. Чарада катнашкан Оса туган якны өйрәнү музееныӊ фәнни хезмәткәре Анна Владимировна Соколова, бинаны сүтү турында әйткән сүзләргә җавап итеп, 2022 елда шәhәрнеӊ тарихи өлешендәге йортларны сүтү тыела дигән документ чыгуын хәбәр итте.
Әгәр “Мансуров йорты” шәhәр йөзеннән юкка чыкса, гаделсезлек булачак. Бу хәлне яӊадан карап чыгу өчен әле вакыт бар. Бинаны дәүләт hәм шәhәр ихтыяҗлары өчен үзгәртеп корырга мөмкин, ул шулай 95 ел хезмәт иткән! Бина фасадына урнаштырылган мемориаль такта меценат, сәүдәгәр, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, 19 гасырда Султанай авылында мәктәпкә нигез салучы Мөхәммәтгата Мансуровныӊ истәлеген Оса шәhәре тарихында мәӊгеләштерә.
Фирдәния Ромашева.