Этләрегезне бәйдә тотыгыз

Округныӊ торак пунктларында яшәүчеләр арасында караучысыз калган хайваннар турындагы мәсьәлә күп бәхәсләр уята. Бер яктан, сукбай этләр агрессив булырга мөмкин, икенче яктан, кешеләр үзләре дә мондый хайваннар өчен җаваплы. Кешедән башка, кем аларга ярдәм итәр, ашатыр яки яшәр урын бирер? Бу мәсьәлә беркемне дә битараф калдырмый hәм чишелеш таләп итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эт өерләрендә бөтен хайваннар да йортсыз түгел, күпләрендә муенчак бар, димәк, аларныӊ хуҗалары да бар. Закон кысаларында округ администрациясе hәм “Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү” МКУсе белгечләре арасыннан хуҗаларга хайваннарын тиешенчә карау чараларын күрү турында хәбәр итү буенча эшлекле төркем оештырылды. Узган атнада эшче төркем полиция вәкиле белән берлектә рейд үткәрде. Алар Лесная, Школьная, Хәсән Туфан, Молодежная, Крупская урамнары буенча йөреп, эт хуҗаларына йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәү турында хәбәрләр тараттылар. Мондый чаралар якын арада барлык торак пунктларда оештырылачак.

Моннан тыш, “Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү” МКУсе (начальнигы Э.М. Нурсубин) hәм “Оскар” йортсыз хайваннар приюты (Кунгур шәhәре, директоры С.А. Култышева) арасында төзелгән контракт кысаларында озакламый рейдлар башланачак. Документ йортсыз хайваннарны тоту, стерилизацияләү hәм аларны яшәү урыннарына кире кайтару буенча хезмәт күрсәтүне күздә тота. Эльвир Мөхәммәтгали улы сүзләренчә, халыкныӊ күпчелеге этләрне ничек тотарга кирәклеген белә hәм бу кагыйдәләрне үтәргә тырыша. Әмма таләпләрне санга сукмаучылар, ягъни этләрне ирекле йөрүгә чыгаручылар да бар. Шуӊа бәйле рәвештә, “Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү” МКУсе начальнигы округ гражданнарын этләрне бәйдә тотарга чакыра. Югыйсә алар йортсызлар белән бергә приютка эләгергә мөмкин.

— Хөрмәтле округ халкы! Этләрнеӊ кешеләргә, бигрәк тә балаларга hөҗүм итү очраклары ешаюын истә тотып, йорт хайваннарыгызны бәйдә яки махсус вольерда тотуыгызны, ә урамда муенчаклы бауда гына йөртүегезне сорыйбыз (өч айга кадәр көчекләр hәм җилкә калкымында 25 сантиметрга кадәр озынлыктагы декоратив этләр искәрмә булып тора – автордан), — дип йомгак ясады “Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү” МКУсе начальнигы.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Фото интернеттан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *