Истәлек тактасы ачылды

5 августта Оса шәhәрендә Володарский урамы 40А адресы буенча истәлек тактасы ачылды. Бу йортны ХХ гасыр башында (безнеӊ мәгълүматлар буенча 1901 елда) Мөхәммәтгата Әрмәнша улы Мансуров төзегән. Тантанага 3нче санлы балалар йортын тәмамлаучылар hәм аныӊ хезмәткәрләре (ул бу бинада 1941 елдан 2006 елга кадәр урнашкан), җирле халык, Оса шәhәр округы администрациясе вәкилләре килде. Чарада Барда муниципаль округыныӊ Султанай авылы вәкилләре дә катнашты. Алып баручыныӊ кереш сүзеннән соӊ, шәhәр округы администрациясе исеменнән җыелганнарны шәhәр округы башлыгы урынбасары — Оса шәhәр округы