Кешенеӊ иӊ зур бәхете — аныӊ гаиләсе
Рәсәйдә 8 июльдә иӊ җылы hәм назлы бәйрәмнәрнеӊ берсе – Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм кысаларында 9 июльдә Беренче Әрҗән авылыныӊ җәмәгать коммуникацияләр үзәгендә 50 ел hәм аннан да күбрәк бергә яшәгән парларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды, гомер буе бер юлдан кулга кул тотынып атлаучы үрнәк парларга “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен” истәлекле билгеләре тапшырылды. “Нәкъ менә нык, тату гаиләләр — Кама буе нигезе булып тора. Сез яшьләр өчен үрнәк. Күп еллар дәвамында бер-берегезгә мәхәббәт, хөрмәт hәм барлык гаилә


