Җаваплылык үзебездә

Чүп савытлары тирәсендә йөргән, hәр үтеп китүче артыннан карап калган хуҗасыз этләр hәм песиләр безнең өчен күптән инде гадәти күренешкә әйләнде. Без этләрнең урамнар буйлап кошларны, песиләрне куып йөргәннәренә күнектек. Ә сезнең, хөрмәтле укучыбыз, аларның саны нигә артуы турында уйланганыгыз бармы? Караучысыз калган хайваннар — кешеләрнең тәртипсезлеге, җавапсызлыгы ул. Антуан де Сент-Экзюпери да: “Үзебез ияләштергәннәр өчен җаваплыбыз“, — дип язган. Бу хайванны ашату hәм аңа яшәү урыны бирү генә түгел, ә аның, токымының киләчәге турында уйлау бурычы да.

Оса шәhәрендә “ПростоКвашино“ хайваннарны кайгырту үзәге эшли. Аңа Ольга Мочалова нигез сала. Кристина Галиева, Марина Сурсякова hәм башка искиткеч, битараф булмаган кешеләр ярдәм итәләр. Узган ел азагында күп балалы әни hәм мәрхәмәтле күңел иясе Роза Даурәнбәк кызы Ибраhимова Край политехник колледжы Барда филиалының беренче курс студентлары өчен бу учреждениегә сәяхәт оештырды.

— Осага барыр алдыннан Барда халкына приют өчен акча hәм төрле кирәкле әйберләр, азык-төлек җыю турында сөйләдем. Кыска гына вакыт эчендә зур сумманы җыя алдык hәм бу средстволар исәбенә этләр, песиләр hәм көчекләр өчен азык сатып алынды. Кешеләр иске юрганнарын, урын-җир әйберләрен алып килде, — дип башлады әңгәмәне Роза апа. — Барырга теләүче студентлар күп булды, кызганыч, бөтенесен дә алып бара алмадык. Приют бинасына кергәч, бөтен җирдә чисталык, тәртип булуына гаҗәпләндем. hәр хайванның үз почмагы бар, җамаяклар юылган, hәркайда коры ризык салынган иде. Биредә хайваннар саны күп булуын исәпкә алырга кирәк. Мин якынча 30 песи hәм 50 эт hәм көчек санадым.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, Үзәкнең барлык тәрбияләнүчеләре дә диярлек-урамда калган хайваннар. Кайвакыт “бүләкләр“ белән тартмаларны приют ишек  төбендә үк калдыралар икән. “Хайваннар өчен мондый “йорт“ оештырылганнан соң, хуҗасыз этләр hәм песиләр саны кимедеме?“,- дип сорыйм.

— Юк, әлбәттә, кеше көчек hәм песиләрнең кызык итеп сикерүче яки сиңа тәпиләрен бирүче уенчык түгеллеген аңламаганчы хәл үзгәрмәячәк. Кешеләр хайванны җәйгә авыл йортына алып кайта да, аның белән уйный, ә көзен туйдырып беткән җан иясен ялгыз калдырып китеп тә бара. Аннан бу йөзләгән ташлап куелган җанварлар шәhәр hәм аның тирәләре буйлап ризык эзләп йөри. Приюттагы хайваннар бәхетле. Аларны өч тапкыр ашаталар, карап кына калмыйлар, хәтта дәвалыйлар да әле. Безне приют хезмәткәрләре яхшы каршы алды. Алып килгән ризыклар hәм әйберләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, — дип сөйләде Роза Ибраhимова. — Безнең өйдә биш песи бар, алар барысы да кайчандыр урамда яшәгән. 2021 елда 13не, узган елда ике песине коткарып кешеләргә тараттык. Мин хайваннарны бик яратам hәм аларның газапларын сизәм. Хуҗасыз калган эт, песи күзләренә карагыз — аларда шундый хәсрәт. Ә бу барысы да безнең, кеше гаебе белән.

Оса шәhәрендә урнашкан “ПростоКвашино“ приюты hәр ярдәмгә шат. Әгәр дә сез бер “кечкенә йөрәккә“ генә булса да игелек эшләргә hәм ярдәм итәргә теләсәгез, Роза Даурәнбәк кызы Ибраhимовага мөрәҗәгать итеп хайваннар өчен азык, ярмалар, уенчыклар, иске юрганнар, урын-җир әйберләре тапшыра аласыз.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *