Кулларыныӊ җылысын тоям
А.П. Курочкина истәлегенә 1957 ел. Май ае ахыры, миӊа ул чагында 14 яшь иде. Бакчабызда эшләнеп йөрибез. Тишелеп чыккан көнбагышларны алмасыннар дип, каргаларны куам. Зур апам җир казый, кинәт минем эчемне нәрсәдер бөреп алды, көч-хәл белән өйгә кереп егылдым. Әти белән әни сөйләшеп алдылар да, әти тиз генә авылга чыгып китте. Тиздән әти ат җигеп кайтып керде, тизрәк больницага алып барырга кирәклеген аӊлатты hәм без юлга кузгалдык. Озак кына баргач, мин каты итеп елый башладым. Әти: “Сүҗдене чыктык, күп калмады,