Каз карау — табышлы

Жители села Сараши Вильсур Аухатович и Гульнара Тауфиковна Уразбаевы ежегодно содержат по несколько десятков гусей.Барда муниципаль округыныӊ рәсми символы саналган гербта очып баручы көмеш каз сурәтләнгән.

Муллык hәм иминлек, дуслык, игелекле омтылыш, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләренә тугрылыкны гәүдәләндергән бу кош “Каҗмакты“, “Барда“ авыллары исеменә бәйле борынгы риваятьтә дә чагылыш таба.

Тол суында казлары аккан әбекәйнеӊ: “Казым акты, казым акты, бар да, бар да“, — дип елавы турында барыбыз да ишетеп беләдер, мөгаен.

Әйе, безнеӊ якларда каз — йорт кошы гына саналмый, ә аерым бер дәрәҗәгә ия. Барданыӊ үзәк урамында аӊар hәйкәл урнаштырылган, күпме шигырь, җырлар иҗат ителгән… Казлар — туй табыны күрке дә әле.

Көзләрен урам тулы каз көтүләре ак болытларны хәтерләтә — димәк, дөньялар тыныч, тормышларыбыз имин. Сараш авылында яшәүче Вилсур Әүхәт улы hәм Гөлнара Тәүфикъ кызы Уразбаевлар ел саен дистәдистә каз асрыйлар. 10-20 баштан тотыналар, аннан 30ны, 50не, 2018 елда 100 (!) баш карыйлар, узган елда 55не. Быел исә Уразбаевлар 85 каз үстергәннәр! — Каз карау табышлы дип саныйбыз. Күпләп карауга 6-7 еллар бар инде. Элек икешәр сыер, бозаулар, бройлер тавыклары, үрдәкләр дә караган идек, хәзер игътибарны казларга юнәлтәбез, — ди Гөлнара Тәүфикъ кызы.

Вилсур белән Гөлнара – икесе дә сарашлылар, бер гаилә булып яшәүләренә 20 ел тулган. Без гаилә башлыгы белән очраша алмадык, ул ерак Себер якларында нефтьче булып эшли икән. Вахтасын тәмамлап кайткач, хуҗалыгында эшләүдән тыш Сараш мәчетендә имам вазыйфасын башкара. Казанда “Мөхәммәдияр“ мәдрәсәсен тәмамлап дини югары белем алган ул, көндәлек биш намазын калдырмый. Ә Гөлнара бухгалтер hөнәрен үзләштергән, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша кошчылык курсларын тәмамлаган, бизнес-план төзәргә дә өйрәнгән.

— Быел 85 бәпкә алган идек, барысын да үстердек. Каз бәпкәләрен Башкортостанныӊ Дүртөйле якларыннан барып алабыз. Бәпкә чакларында аяк асларын җылы hәм коры тотарга кирәк, салкын тимәсен.

Күпләп куярга ярамый, бер-берсен таптарга мөмкиннәр, иӊ уӊайлысы – 10-15 башны аерым бер бүлеккә урнаштыру. Башта каз hәм үрдәк бәпкәләре өчен әзерләнгән махсус азык сатып алып ашатабыз, акрынлап кипкән икмәккә өйрәтәбез. Аннан рационга яшел үлән кертергә була кычыткан чабып бирәбез. Салкын тимәсен өчен кара әрем файдалы.

Көннәр җылынгач ишек алдына алып чыгарга мөмкин, бу чакларда пешкән бәрәӊге төеп бирү яхшы. Акрынлап елгага йөртә башлыйбыз, безнеӊ казлар Сараш елгасында йөзеп үсә.

Көзгә таба бәрәӊге чабып бирәбез.

Иренми карасаӊ, түземлегеӊ җитсә, файдасы кала, — дип киӊәшләре белән бүлешә Гөлнара.

Каз түшкәләреннән тыш сатуга каз йоны, канатлары, башы-аягы hәм бүтәкәләреннән җыелма тәкъдим ителә, кыскасы – калдыклар калмый.

— Бик теләп алалар, күпләп алучылар да очрый. Туйларга заказ ясыйлар, шәhәрләрдән килүчеләр бар.

Яӊа ел өстәленә дә менә дигән ризык.

Хуҗалык эшләрендә уллары Эмиль дә ярдәм итә. Чайковский сәнәгать-гуманитар колледжын “5“ билгеләренә генә тәмамлап, укуын Ульяновск дәүләт университетында инженер-физика факультетында нефть-газ эше буенча дәвам итә, шулай ук Себер якларында нефтьчеләрдә машинист булып эшли. Әниләреннән ерак түгел яӊа йорт төзи башлаган, үзе эшләп машина алган, бик уӊган егет.

Хуҗабикә “Таӊ“ газетасы аша 85 казын эш итәргә булышкан ярдәмчел күршеләренә, дусларына, туганнарына рәхмәтен белдерә: “Алты көндә башкарып чыктык, каз өмәсенә килүчеләргә зур рәхмәт. Яӊа елда табыннарыгыз мул булсын, тормышыгыз уӊсын, бәла-каза килмәсен“, — дип изге теләкләрен җиткерә ул.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *