“Патша“ балыгы
Район фермерлары арасында балык үрчетүчеләр дә бар. Бакчавылда урнашкан “Тукачев И.М.“ крестьянфермер хуҗалыгында үстерелгән балыклар инде ике ел рәттән сәүдәгә озатылган. Хуҗалыкта безне балык үрчетүче А.Р. Кучукбаева каршы алды hәм балык фермасы белән таныштырды. Бу хуҗалык 2013 елда төзелә башлый, 2016 елда файдалануга тапшырыла. Биредә нигездә “патша“ балыгы статусын йөртүче мәрсин (осетр) семьялыгына караган стерлядь (чөгә) балыгы hәм маймычлар үрчетелә. 2017 hәм 2018 елларда унышар тонна балык Пермь краена, Башкортостан hәм Татарстан республикаларына сәүдәгә җибәрелгән. — Моннан тыш узган елда









