Барда җире hәрвакыт алтын куллы кешеләр белән дан тотты, нигездә, алар яраткан эшләре белән мавыгу аркасында остарган үзлектән өйрәнүче затлар. Араларында яшьләрнеӊ дә булуы куанычлы. Мәкаләмнеӊ герое Бардада яшәүче Эльдар Максиев агач эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә. Бер ел элек ул гаиләсе белән зур шәhәрдән кече Ватанына үз эшен башлау максаты белән күченгән.
— Мин hәрвакыт агач белән эшләргә яраттым, үз бизнесымны ачу теләге бар иде, — дип башлады әӊгәмәне Эльдар. — Ләкин эшемне нәрсәдән hәм ничек башларга белмәдем. Санлы программа идарәсе белән агач фрезер станогында тукталдым hәм, үзмәшгуль булып рәсмиләшеп, гаилә агач остаханәсе ачтым. Беренче эшләремә агачныӊ өстенлекләрен аӊлау өчен гаиләдә эксперимент ясадык. Кечкенә әйберләрдән: төрле формадагы менажницалар, кисү такталары, шәраб өстәлләре, шотницалар, бизәнү әйберләре hәм бижутерияләр өчен декоратив тартмачыклар, йомырка савытларыннан башладык, боларны иӊ элек дуслар, танышлар сатып алды. Барлык әйберләрне дә табигый каен, бүк агачы, ильма, корычагач, имән агачларыннан ясыйбыз.
Чыннан да, агачтан җитештерелгән әйбер үзендә матурлык hәм файда берләштереп, кешене гомер буе көндәлек тормышында озата бара. Эльдарныӊ эшләренә карап, кешеләрнеӊ бүген үзләре өчен табигый материаллардан ясалган продукцияне сайларга тырышуын аӊлыйсыӊ. Табигыйлек модасы килде дип әйтергә дә була. Мәсәлән, менажница, нык, озак кулланыла торган hәм иӊ мөhиме универсаль әйбер. Анда җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек hәм киптерелгән ризыклар, сыр hәм ашамлыклар тәкъдим итү уӊайлы. Ә бер кул хәрәкәте белән ул кисү яки сервировка тактасына әверелә.
Вакыт узу белән агач остасыныӊ ассортименты үсә, hәм бүген алар Рәсәй базарына чыгып, үз әйберләрен OZON hәм Avito маркетплейсларында сата. OZON аша менажницалар, шотницалар, кальян өстәлләре сатып алырга мөмкин.
— Киләчәккә планнарыгыз нинди?- дип Эльдардан сорыйм.
— Үз бизнесымны киӊәйтергә, WILDBERRIES маркетплейсына чыгарга hәм кирәкле барлык җиhазлар урнашачак иркенрәк остаханәгә күченергә ниятлибез. Бу эштә миӊа тормыш иптәшем Лилия ярдәм итә, ул әйберләрнеӊ дизайнын уйлый, безнеӊ ВКонтакте битен алып бара, — дип уртаклаша әӊгәмәдәшем.
Останыӊ соӊгы яӊалыкларыннан берсе – табигый ташлардан hәм агачтан ясалган автомобиль өчен дисбе. hәр әйбердә заказ буенча исемне яки теләкләрне төшерергә була hәм нинди дә булса бәйрәмгә искиткеч бүләк килеп чыгачак. Әгәр дә сез Эльдарныӊ эшләре белән кызыксынсагыз, аларны Барда җыены бәйрәмендә сатып алырга мөмкин булачак, анда ул агач эшләнмәләренеӊ зур ассортиментын тәкъдим итәчәк.
Индира Хаҗиева.




