Өлкәннәр сынатмый
Соңгы елларда “Иң яхшы ветеран гаилә хуҗалыгы“ район конкурсын үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел бу бәйгедә барысы 9 хуҗалык катнашты, аеруча Барда авыл поселениесе активлык күрсәтте — 5 гаилә теләк белдерде. Хуҗалыклар белән авылларда район аксакаллар советы рәисе К.С. Зиятов җитәкчелегендә 5 кешедән торган мәртәбәле жюри әгъзалары танышып йөрде. — Аллага шөкер, өлкән гаиләләребез кул кушырып кына утырмыйлар, хәлләреннән килгәнчә кош-корт, терлек асрыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. Йорт, каралты-куралар төзек, бу уңай күренеш соклану тудыра. Конкурс барышында без бары тик








