Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 6 март көнне кырмыска оясын хәтерләтте. “Бизнес-форум” дип аталган чарада төрле юнәлешләр буенча осталык дәресләре уздырылды. Иӊ мөhиме – алар арасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән старт алучылар да бар иде.
Үзләренә шөгыль эзләгән, эшләрен ачарга теләүчеләр өчен бик файдалы булды бу очрашу, төрле киӊәшләр яӊгырады. Иӊ беренче үзәкнеӊ җитәкчесе В.У. Кучукбаева мөрәҗәгать итте.
— Заманча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге – тәҗрибә уртаклашу, аралашу, гражданнарны яраткан эшләре белән шөгыльләнергә hәм аннан уӊыш алырга дәртләндерер өчен методик ярдәм күрсәтү мәйданчыгы. Безнеӊ чара продукция җитештерүдән алып төрле хезмәтләр күрсәтүгә кадәр Барда округы эшмәкәрләрен берләштерергә мөмкинлек бирсен иде. Бүген форумда катнашучыларныӊ күбесе соралулы, әмма халык аларны танып белми. Әлеге чара кысаларында без якыннанрак таныша алырбыз. Мондый очрашулар үткәрү форматы эшлекле элемтәләрне җайга салырга, күп яӊалыклар белергә, ә эшсез гражданнарга үз эшләрен булдыру идеяләре барлыкка килүгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз, — диде Венера Урал кызы.
Чараны файдалы гына түгел, ә күӊелле дә итү өчен халык алдында махсус кунаклар чыгыш ясады. Илнур Бәширов гүзәл затларга багышлап матур җыр башкарды, шулай ук Барда балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче талантлы балалар: Дарина Балтаева, Динара Мөстәкыймова номерлары алкышларга күмелде.
Экологик чиста көнкүреш химиясе җитештерү буенча Земфира Габдрахман кызы Илкәева чыгыш ясады, аныӊ эшләнмәләре сәламәтлек, әйләнә-тирә мохит өчен зыянлы түгел.
Балчыктан савыт-саба ясау турында Альмира Нәҗмехан кызы Сарманова осталык дәресе күрсәтте. Укытучылары белән Барда махсус коррекция белем бирү мәктәп-интернаты укучылары да бар иде, 9 класс укучысы Руслан Кәримов h.б. теләүчеләр савыт ясап карый алды.
Үзләрендә җитештерелгән продукция белән “Барда продукты” компаниясе җитәкчесе Рушан Рафис улы Шәрипов таныштырды, катнашучыларга үзләрендә җитештерелгән ризыкларны тәкъдим итте.
Бардадан Лилия Мәлик кызы Ишморатова чыгышы умартачылыктан алынган эшләнмәләр: бал, балавыз, прополис, перга h.б. багышланды.
Кәгазьдән үрү (лозоплетение) безнеӊ өчен бөтенләй яӊа тармак. Аныӊ нечкәлекләре хакында Земфира Исрафил кызы Хәсәнова сөйләде.
Алина Миллинур кызы Дусакова макияж ясау серләре белән таныштырды. Сүз дә юк, хатын-кыз өчен бу тармак бик мөhим.
Фотога төшерү, фотостудиясе турында Динә Эльвер кызы Тукбаева сөйләде, теләүчеләрне профессиональ яктан фотода сурәтләде.
Лариса Тимур кызы Зәйнышева hөнәре буенча шәфкать туташы, хәзер косметология белән шөгыльләнә – матурлык тудыра.
“Хоббидан ничек бизнес ясарга яки уӊыш юлында 5 киӊәш” – спикер Юлия Юрьевна Гудименко чыгышы шулай аталды. Ул катнашучыларга Озон мәйданчыгында товар сату тәҗрибәсе турында сөйләде hәм клиентларны җәлеп итү, товарларны пропагандалау буенча киӊәшләр бирде.
Ә Виктория Рафаэль кызы Мухайлова грантлар аша финанслар җәлеп итү темасын яктыртты.
Үзәк белгечләре яӊа эшкә тотынучы эшмәкәрләрне финанс ярдәме чыганаклары белән таныштырдылар, бүләкләр өләштеләр. Чара җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды, ике як: үз эшләрен алып баручылар hәм башлап җибәрергә теләүчеләр өчен дә файдалы булды.
Роза Гыйззәтуллина.