Иӊ кадерлем — әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта
Үрнәк миӊа әнием.
Җәвад Тәрҗеманов.
Бу шигырь юлларын hәркем үз әнисенә багышлар иде. Минем белән Г. Тукай исемендәге гимназияне быел алтын медальгә тәмамлаган, бүгенге көндә Е.А. Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетыныӊ стоматология факультетында белем алучы Алсу Галина да килешәчәк, чөнки аныӊ әнисе Эльнара Хатмулла кызы аӊа чын үрнәк: ул дүрт кыз (!) анасы, Рөстәм Наиф улыныӊ тугъры тормыш иптәше, нәни сылулары үскән йортныӊ тырыш хуҗабикәсе.
— Минем әни дөньяда иӊ якты hәм иӊ яхшы кеше. Ул бик матур, көчле рухлы хатын-кыз, аныӊ бу сыйфатына бөтен тирә-яктагылар таӊ кала. Беркайчан да үзен hәм безне рәнҗетергә бирмәячәк. Әнинеӊ төп сыйфаты — зур сабырлык, аныӊ барлык авырлыкларны тыныч кына үтәве соклану уята. Мин hәрвакыт әти-әниемнеӊ безне ничек тәрбияләүләренә сокланам, алар безгә барысын да рөхсәт итә, шул ук вакытта безне артык иркәләми дә. Шулай ук мин аларныӊ hәрвакыт бер-берсенә ярдәм итүләрен күрәм, алар авырлыкларны hәрвакыт бергә үтә. Әти-әнием безне барлык башлангычларда хуплый: кирәкле сүзләр әйтеп, дөрес юнәлеш бирә, ә без аларны hәрвакыт тыӊларга тырышабыз hәм хөрмәт итәбез, киӊәш сорап аларга мөрәҗәгать итәбез, безне аӊлаячакларын hәм ярдәм итәчәкләрен беләбез. Киләчәктә үз балаларымны әти-әниләрем кебек тәрбияләргә телим. Әтинеӊ кирәкле сүзләр җиткерә белүе hәм әнинеӊ гаять зур ярдәме hәм түземлелеге мине канатландыра, — диде Алсу.
Эльнара Хатмулла кызы hәм Рөстәм Наиф улы Галиннар гаиләсе 2005 елда барлыкка килә. Тумышлары белән Эльнара Федорки, ә Рөстәм Уймуж авыларыннан. Алар икесе дә үз туган якларында гомуми, Үдиктә урта мәктәпләрен тәмамлый. Яшьләр күрше авыллардан булуга карамастан, бер-берсе белән соӊ гына, Эльнара зур классларда укыгында, таныша hәм өч елдан кавыша. Күп тә үтми яшь парныӊ кызлары Алсу туа. Белемнәре буенча Рөстәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча белгеч, ә Эльнара икътисад белгече. Яшь әни белем алуын читтән торып Социаль hәм гуманитар белемнәр институтында укып дәвам итә. Яшьләр алган белемнәренеӊ файдасын күрә: икесе дә шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, йөк ташу буенча үз эшләрен башлый: йөкне Рәсәйнеӊ көньягыннан (Краснодар краеннан) алып төньягына (Новый Уренгойга) кадәр hәм СНГ илләренә ташый.
Бүгенге көндә Галиннар матур зәвык белән ясалган кирпеч йортта Барданыӊ матур урамнарыныӊ берсендә өч нәни кызлары белән гомер кичерә hәм ялга 1 курс студентын, унсигез яшьлек зур кызларын көтә. Әти-әни Алсуныӊ стоматология факультетына бюджетка керүенә сөенеп бетә алмый, икенче сыйныфта укучы кызлары Сабинаны бассейнга, хоккейга йөртә, балалар бакчасына йөрүче өченче кызлары, өч яшьлек Әминәнеӊ уӊышларына сөенә, төпчекләре — бер айлык Камиләнеӊ кечкенә җиӊүләренә куана.
Яшьтәшләремнән кем аларны җиӊ сызганып эшләргә өйрәткәннәре, аларга кем үрнәк булулары турында сораштым.
— Әнием биология, химия hәм рәсем дәресләрен укытучысы Заhидә Ваhап кызы балачагымда hәрчак безне: “Ялкау кеше алга бармый! Берүк ялкау булмаӊ,” – дип үстерде hәм эшемне башкарып бетермичә, уйнарга чыгармады, безгә hәрчак ялкаулык мисалларын китерде. Ул чакта әнинеӊ хезмәт белән безне тәрбияләвен аӊлап бетермәсәм дә, яшьтәшләремнеӊ урамда уйнап йөргәннәренә кызыгып карасам да, бүген мондый каты тәрбия өчен әнкәемә меӊ рәхмәтлемен. Әтием вафат булганда миӊа бары 4 яшь кенә иде, шуӊа күрә безне (апамны hәм мине) тәрбияләүдә бар авырлык әниемә төште, аннан ул Рафаил абый Кәримовка кияүгә чыкты hәм безгә сеӊелкәш бүләк итте. “Өч баланы укытучы хезмәт хакына карый алмыйм”, — дип, әни мәктәптән чыгып китте hәм тормыш иптәше белән бергә бизнес ачты: авылларда 4 кибет тоттылар. Эшемне башлап җибәрергә дә алар булышты: 18 яшемдә права алгач, аларныӊ ватылып беткән КамАЗ йөк машинасын акрынлап төзекләндереп, йөк ташый башладым, аннан икенче йөк машинасын алдым, аннан өч КамАЗ, шоферларым булды. Бар КамАЗларымны сатып, зур фура алдым, шулай үз яраткан эшемә юл салдым. Озын юлга чыгарга яратам. Җылы якта табигать үзенчә матур булса, төньякта башкача үзенчәлекле. Гаиләбезнеӊ иӊ яраткан традициясе дә – машинада бергәләп җылы якка бару. Әлегә бу традиция, бер-бер артлы нәниләребез туу сәбәпле, тукталып тора. Кызганыч, ләкин әнием дә бу дөньдан алдан китеп барды. Бүгенге көндә әнкәм үрнәгендә үз балаларыбызны тәрбиялибез, — дип күз яшьләре белән искә төшерде әнисен рәхмәтле ул. Аныӊ сүзләренә кушылып, Эльнара да үз әти-әнисенеӊ үгет-нәсыйхәтләрен искә алды: “Безне дә (мине hәм апамны) әти-әни эш белән тәрбияләделәр, әти hәрчак: “Кеше көлдермәӊ, дошманнарны сөендермәӊ”, — дия иде. Әти усал булмады, ләкин аныӊ бер карашы гына да безгә күпне аӊлатты. Миӊкеләр дә бакый дөньяга алдан китеп барды шул. Ләкин без бертуганнарыбыз белән гел очрашып торабыз, бәйрәмнәрне бергә каршылыйбыз. Туган авылларыбызга әти-әниләребезнеӊ каберлекләрен арчырга, Сабантуй бәйрәмнәренә кайтып киләбез. Әти-әниләребезнеӊ урыннары җәннәттә булсын,” – дип җылы хатирәләре белән бүлеште күп балалы ана.
— Тормыш иптәшемнеӊ иӊ яхшы сыйфаты – аныӊ тыныч холкы. Ул hәрчак мине тыӊлый, әйтер сүземне тыӊлап бетермичә, үз фикерен әйтми. Бар эшне бергә киӊәшләшеп эшлибез, дөньябызны бергә алып барабыз. Мин-минлек бездә юк. Эльнара балаларыбызга бик яхшы әни, ул бик ягымлы. Гаиләбездә савыт-саба шалтыраган чаклар, хәтта бәхәсләшкән чаклар да булмады, тыныч кешегә бәйләнеп булмый ул, җае чыкмый, — дип көлде Рөстәм.
Чыннан да, Эльнарага карап торганда ук аӊан ниндидер тынычлык бөркелүе сизелә. “Дүрт кызыбызныӊ да холкы дүрт төрле. Алсу волейбол яратса, икенчесен бассейнга йөртәбез, балаларга буш вакыт куймаска тырышабыз, аларга шөгыль табыбыз, уӊышка, максатларына ирешсеннәр өчен кызыксындырабыз. Хәзер зур кызларыбыз сабыйларны карарга ярдәм итә. Аларны тәрбияләгәндә йомшак та, кайбер вакытта катырак та булабыз. Әни вазыйфамнан арып китсәм, икенче катка менеп качам, шул чак миӊа тормыш иптәшем ярдәм итә, — дип көлде чәчкәләр, аеруча роза үстерергә яратучы, быел бакчасыннан 15 литр виноград җыеп алучы Эльнара.
Менә шулай авырлыкларны уен-көлкегә әйләндереп, үз-үзләренә эш табып: берсе шофер, автомеханик, икенчесе бухгалтер, логист булып, дүрт кыз тәрбияләп, яхшы киләчәккә өметләнеп яши Галиннар гаиләсе. Күзләр генә тимәсен!
Ә редакциябез барча әниләрне “hөнәри” бәйрәмнәре белән котлый. Сезгә, нәфис, игелекле затларыбыз, нык сәламәтлек, озын, имин гомер, күз нурларыгызныӊ игелеген hәм шәфкатен тоеп яшәвегезне, гаилә иминлеге телибез.
Гүзәл Илкәева.
Ибраhим Тимганов фотосы.