Бал кортларына мәхәббәт нәселебездән килә

Рәсәйдә авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен октябрьнеӊ икенче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2025 елда бәйрәм 12нче октябрьгә туры килә. Бу көнне фермерларны, агрономнарны, зоотехникларны, сыер савучыларны, механизаторларны, эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләрен, аграр бизнеста эшләүчеләрне hөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар. Бу бәйрәм кортчыларга да кагыла, алар өстәлләребездә шифалы hәм тәмле ризык булсын өчен хезмәт куя. Альберт Эйнштейн сүзләренчә, әгәр бал кортлары үлеп бетсә, кешеләр алардан башка 4 ел да яши алмаячак. Менә нинди нәни, ләкин зур дәрәҗәгә ия булган бөҗәкләр алар. Бу бөҗәкләрне караган, аларга яшәү шартлары тудырган умартачылар да хөрмәткә лаек затлар.

Азат Әүхәт улы Мөрсәлимов – округыбызда танылган кортчыларныӊ берсе. Ул югары hөнәри осталыгы hәм эшкә тугрылыгы өчен Пермь крае Агросәнәгать комплексы министрлыгыныӊ Рәхмәт хаты, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы продукциясен алга җибәрүгә зур өлеш керткәне өчен Барда муниципаль округы башлыгы hәм край Законнар чыгару Җыелышы депутатыннан күпсанлы дипломнар, грамоталар hәм рәхмәт хатларына лаек. Бәйрәм алдыннан мондый шәхес белән әӊгәмә кормыйча булмый шул.

— Мин 1972 елда Икенче Әрҗән авылында умартачы Әүхәт hәм Мөслимә Мөрсәлимовларныӊ алтынчы, төпчек баласы булып тудым. Әрҗән, Барда мәктәпләрендә белем алуымны тәмамлагач, әти колхозда умартачы булып эшлисеӊ диде, аннан военкомат аша водительгә укып алдым. Язмышым армия сафларына илтте: иӊ элек Екатеринбург шәhәрендә сержантлар мәктәбендә укыдым, аннан Германиягә, Ленинград өлкәсенә җибәрделәр. Армиядән кайткач тагын үз эшемә тотындым. Дөресен генә әйткәндә, утарда мин кечкенәдән үк, 1979 елдан башлап эшлим, рәсми рәвештә 1996 елда теркәлдем. Колхоз таралгач, утарны сатып алдым. 2012 елга кадәр шәхси хуҗалык буларак, аннан крестьян-фермер хуҗалыгы буларак рәсмиләштердем. 2013 елда бизнес-план язып, дәүләттән 500 меӊ сум ярдәм алдык. Бу финансларга чит илдә ясалган фасовкалаучы аппарат (ул бүгенге көнгә кадәр безгә тугры хезмәт итә) h.б. кирәк-яраклар алдык. Хакимиятебезгә бу ярдәм өчен без бик рәхмәтлебез.

Кышын да бал кортларны карап торырга кирәк, ул чакта телевышкага кадәр машинамда барам да, аннан чаӊгыда китәм. 3-4 ел элек утарга аю килеп, зыян-зарар салып куйды, ул чакта 2 атнага якын утарда яшәдем, каравылда тордым, электркөтүче алып куйгач кына тынычлана алдык. Иӊ авыры бу эштә — җәйнеӊ матурлыгын күрмәү, иӊ рәхәте – үз эшемнеӊ яхшы нәтиҗәсен күрү. Өч балабызныӊ берсе булса да эшебезне дәвам итсә иде дип телим, төпчеккә өметләнәм. Тормыш иптәшем Эльмина — уӊ кулым. Әти-әниемә hөнәргә өйрәткәннәре, тәрбияләгәннәре өчен меӊ рәхмәт, — диде зирәк ир-егет. Аныӊ сүзләренә тормыш иптәше Эльмина апа кушылды.

— 1993 елны кавыштык. Шул вакыттан алып мин дә кортчылык юнәлешенә кереп киттем, бал кортларын карау авыр түгел: җәен “подай-принеси”да торам, төтен чыгарып, кортларны куам, бал алганда булышам, аерыш вакытында кортларны каравыллыйм — корттан курыкмасаӊ, барысына өйрәнергә була. Җәен эсседә киенеп йөрүе эшнеӊ иӊ авыры, — диде мөлаем Эльмина апа.

Ул шулай ук бакчачылык белән шөгыльләнә: ике теплицасында кыяр, помидор үстерә, чәчәкләр ярата, җиләк-җимеш куаклары, агачлары бар. Игьтибарымы барбарис җәлеп итте: аныӊ кып-кызыл ачкылтым җимешләре куакны җиргә сөйри, ишегалдына кабатланмас матурлык тудыра. Барбарисны hәр хуҗабикә җимеш бирерлек итеп үстерә алмый шул, бу куак яхшылап караучыларны гына сайлый. Мөрсәлимовларныӊ абзарларында да үзләренә ит өчен асралган симез үгез басып тора, йомырка бирүче тавыклар кыткылдаша, аларга җәен бройлер чебиләре кушыла, өйләрендә балыклар иркен аквариумда йөзә. Ә йорт түрләрендә чын мич балкып басып тора. Эльмина апа сөеклесен hәм балаларын тәмле ризыклар пешереп сөендерә. “Әни Азатны hәрчак мич аш белән куандырган, шуӊа күрә яӊа йортка чыккач, тормыш иптәшем иӊ беренче булып мич салдырды. Мин дә әнидән үрнәк алып, бу эшне дәвам итәм”, — диде уӊган ханым. Менә мин килүгә дә хуҗабикәнеӊ өстәле пикан шәӊгәләре, кура җиләге күмәчләре hәм, әлбәттә, бал белән тулы иде.

Шуны да билгеләп үтик, Мөрсәлимовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр — бер кыз, ике малай. Зурлары Алида Пермьдә салым инспекциясендә эшли, кияүдә. Ул мәктәптә укыган чагында әти-әнисенеӊ беренче булышчысы була: кече энеләрен карый, аларга “канатлы дусларын” карарга өйрәтүдә үрнәк була, әтисенә алты яшеннән алып еш утарда булыша, умартачылык буенча бизнес-проект яза. Аныӊ турында край газетасында мәкалә дә басыла, телетапшыру да чыга.

Уртанчы балалары Данил икенче Барда урта мәктәбен тәмамлаганда информатика hәм физика буенча имтиханнарда 100әр балл җыя hәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Бүгенге көндә ул магистратурада программист белгечлеген үзләштерә. Ул шулай ук Барда сәнгать мәктәбен дә кызыл дипломга тәмамлый, спортны ярата. Аныӊ картәтисе Әүхәт тә гармун тартып, татар халык җырларын башкарырга яраткан, күрәсеӊ, оныгына аныӊ сәләте күчкән.

Төпчекләре Динар — спорт сөюче егет, ул Олимпия резервы колледжы студенты, баскетбол белән мавыга. Аӊа бу уенга мәхәббәт әнисеннән hәм картәнисеннән күчкән. Ул баскетбол буенча Пермь крае данын яклый, бу көннәрдә Ульяновск шәhәрендә узучы ярышларда катнаша.

Мондый “алтын” балаларны ничек үстерергә була соӊ дип сорагач, Эльмина апа: “Алар эштән курыкмады, кечкенәдән әтиләренеӊ тырышлыгын күреп үсте. Балаларыбызны тәрбияләргә күршедә генә торган каенәнием hәм каенәтием булышты. Аларга рәхмәт,” — диде.

— Мөрсәлимовлар гаиләсендә иӊ олы бала буларак, әти-әниемә түземлек, хезмәт сөючәнлек, кайгыртучанлык hәм мәхәббәт өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әти-әни безне җаваплы, эш сөючән hәм намуслы кешеләр итеп тәрбияләде, алар миӊа hәм энеләремә карарларыбызда ярдәм итә hәм hәрвакыт безгә ышана, бу иӊ мөhиме! hичшиксез, умартачылык тормышымда зур роль уйнады, шуныӊ аркасында хезмәтнеӊ, табигатнеӊ кадерен белергә hәм үз эшемә тугры булырга өйрәндем! – диде Алида.

Кортчылык эшенеӊ үзенчәлекләрен сорый башлагач: “hәр эшнеӊ үз рәте, үз чыгымнары бар, мәсәлән, без ел да кортларыбызга профилактика өчен дарулар бирәбез. Хәзерге көндә бал кортлары авырулары күбәйде шул. Кыш көне умарталар, кысалар ясыйм, такта сатып алырга туры килә. Кешегә балны тәкъдим итәр өчен тара кирәк, аларныӊ бәясе ел саен арта бара. Чыгымнар күп булса да, тырышып эшләсәӊ, табышы кала. Җәй яхшы килсә, табыш була, яӊгырлы булса, киресенчә. 2015, 2019 еллар начар булды. Ләкин быелгы җәй дә яӊгырлы булуга карамастан, ул безгә рекордлы уӊыш алып килде, хәтта август аенда да бал җыйдык. Табигатьтә цикл буенча кабатлана торган процесслар күзәтелә, бу аеруча авыл хуҗалыгы тармагында сизелә, ул hәр 7 ел саен кабатлана. Карника, карпатка токымлы бал кортлары күп хәзер, элек безнеӊ урта-рус токымы иде, хәзер кушылып беттеләр. Үз технологиябез бар: язын бер гаиләне икегә аерабыз, аӊа үзебез үрчеткән ана кортын бирәбез. Уртача бер сезонда 3-4 тонна бал алабыз, быел күбрәк булды. Кортчы туганнарым да бар, мәсәлән, Озын Яланда яшәүче ике туган абыемныӊ
кортлар башы күбрәк, Орда районында яшәүче абыем 20ләп баш карый. Шуӊа күрә бал кортларга мәхәббәт нәселебездән килә дияргә була. Умарталарны кышын саклау урынына алып бару, язын чыгару өчен 4-5не эчшеләр алабыз”, — диде кортчы.

Мөрсәлимовларныӊ ассортименты зур. Алар бал, балавыз, прополис, бал икмәге, серкә, баллы чикләвекләр, җиләк-җимешләр, крем-бал, шәмнәр, бал кортларыннар ясалган дару тәкъдим итә. “Юкә балына ихтыяҗ зур. Ел символы белән шәмнәр ясыйбыз hәм ул ел да җитми кала, без аны ясарга да җитешмибез. Умартачылык эшенә әтием өйрәтте, мин 4 буын кортчысы. Шулай ук 2000 елларны районыбызга биология фәннәре кандидаты А.В. Петухов та килгән иде, аныӊ лекцияләрен тыӊладым, кызыксындырган темам буенча китаплар, журналлар укыдым, хәзер интернетта видеолар карыйм”, – ди агробизнес хуҗасы.

Хәзерге вакытта Азат абыйныӊ якынча 170 баш умартасы бар. Умарталарныӊ бер кечкенә өлеше авылда каралса, икенчесе урманда 4 км ераклыктагы утарда урнашкан. Мөрсәлимовларныӊ күршеләре дә күбесе бал кортлары карый, алар еш кына Азат абыйдан киӊәш сорый. “Тәҗрибә уртаклашырга, яшь буынны өйрәтергә мин hәрчак әзер”, — ди ул. Ләкин аныӊ тыгыз графигында моӊа вакыт табып булмас кебек тоелды миӊа, чөнки Азат абый җәен утарда булса, кышын бал продукциясен сатарга ярминкәләргә бара. Ул шифалы продукциясен күбрәге Пермь шәhәренә ташый: ярминкәләрдә катнаша, берничә кибеткә биреп куя.

Азат абый ел саен Уен районында узучы “Бал спасында” еш кунак. Биредә уздырылган конкурсларда җиӊгәне дә була — “Иӊ яхшы юкә балы” номинациясендә призлы урыннар ала.

Гаилә белән саубуллашканда йортныӊ hәр почмагында ярминкәгә әзерләнгән бал белән тутырылган тартмаларны күрдем, үземнән генә: “Мин бүген баллы гаиләдә булдым”, — дип уйлап куйдым hәм аларга эшләрен дәвам итүче балдан татлы нәсел дәвамчыларын теләдем.

Гүзәл Илкәева.

Фотолар гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *