Искиткеч табиб

Төбәгебез кунакчыл hәм дустанә, күӊелендә изге ният булган эшчән затлар hәрчак уӊышка юлыга. Әӊгәмәдәшем гаиләсе белән инде дистә елдан артык округ үзәгендә яши, тырышып эшли, бардалыларныӊ сәламәтлеген кайгырта.

Сүзем Барда үзәк больницасы врач-педиатры Ахлидин Шәмсединов турында. Аныӊ төбәгебезгә килеп урнашуына 11нче ел киткән, ул инде өченче ел балалар консультациясе мөдире.

Шәмсединовлар белән без элек күршеләр булып аралашып яшәдек, балаларыбыз бергә уйнап үсте. 2017 елда алар ике катлы йорт төзеп, түбәсен дә ябып өлгерделәр. Нинди зур сөенеч, узган елныӊ ноябрендә гаилә яӊа иркен йортка күченгән икән.

— Әйе, Бардага килүгә шактый вакыт узды. Яӊа йортта көмеш туебызны билгеләп үттек, февраль аенда кушылуыбызга 25 ел тулды. Гомуми хезмәт стажым да 25 елга тигез, шуныӊ дистә елдан артыгын Бардада эшлим, кечкенә пациентларны дәвалыйм. Рәсәйгә 2011 елда күчендем, башта үзем генә килдем, 2012 елда укыдым, 2013 елдан эшли башладым, — ди гаилә башлыгы.

— Безнеӊ якларга Сез ничекләр килеп чыктыгыз? – дип сорыйм Ахлидин Зәйнедин улыннан.

— Бу турыда үзем дә уйланам. Без, врачлар, 5 ел саен квалификацияне күтәрәбез – сертификатны озайтабыз. Минем исә үзебездә генә түгел, ә Рәсәйдә үтәсем – профессиональ яктан үсәсем килде. Килдеӊ дә эшли башладыӊ түгел, миӊа дипломны рәсәйнеке дәрәҗәсендә тану — сертификация узарга, Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгы аша дипломны якларга кирәк иде. Имтиханнар тапшырып Пермьдә бер ел белгечлегем буенча укуымны дәвам иттем, 2012-2013 елларда инде икенче тапкыр интернатура уздым. Ниhаять, документлар белән эш җайланды. Бу процесс ел ярымга сузылды. Авыр булды билгеле, эшләргә дә, укырга да туры килде. Туган ягымнан килгәндә үзем белән чемоданыма салып бераз кием алдым hәм китаплар тутырдым. Дипломны таныгач, Барда районы больницасында участок педиатры булып эшкә урнаштым, моныӊ өчен больница администрациясенә зур рәхмәтемне белдерәм. Алга таба балаларыма да шулай дипломнарын яӊадан якларга туры киләчәк бит дип уйлап, аларга Рәсәйдә укырга кирәклеген аӊладым. 2014 елныӊ сентябрендә гаиләмне дә Бардага алып килдем. Балалар килгәндә русча белмиләр иде диярлек, хәзер тырышалар, Аллаhыга шөкер, — диде ул.

Бу ишле гаиләдә 4 бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Мохафруз кияүдә инде, тормыш иптәше белән Владимир өлкәсендә яшиләр, яшьләрнеӊ 7 айлык кызлары бар. Шәмсединовларныӊ уллары Өмет Пермь шәhәрендә эшли, үзмәшгуль. Ул әтисенеӊ ныклы таянычы, йорт төзелешендә күп булышкан. Гаиләдә өченче бала Париноз әтисе юлыннан киткән – Пермь медицина колледжыныӊ 2 курсында укый. Күптән түгел якыннарын медицина колледжлары арасындагы край конкурсында 2 урын яулап сөендергән. Ә Шахноз Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ 11 классында белем ала, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Ул тугызынчы классны кызыл аттестат белән тәмамлаган, агымдагы уку елыныӊ беренче ярты еллыгында “5”леләргә генә өлгергән.

— Максатым – балаларымны аякка бастыру. Аларга сәламәтлек телим, тормышта үз юлларын тапсыннар, үз гаиләләрен корсыннар. Беләсезме, миӊа бөтен балалар да үземнекедәй якын. Чынлап торып әйтәм сезгә. Авырып килгән балаларга ярдәм итәргә ашыгам. Үзем дә кечкенә чагымда еш авырдым, гел больницаларда яттым. Борында hәрчак дару исен тойдым, шуӊа да медицина өлкәсен яратып калдым. Врач хезмәте авыр hәм җаваплы, шуӊадыр да, әти-әнием башта каршы килгәннәр иде. Укырга керергә кыен икәнлеген белдем. Химия, биология фәннәрен, рус теле hәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнергә тотындым, иншалар яздым – медицина юнәлешендә югары уку йортына керүгә әзерләнә башладым. Мәктәп елларында фәннәр буенча олимпиадаларда даими катнаштым. 1993-2000 елларда Дүшәмбе шәhәрендә Әбүгалисина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетында укыдым, балалар хирургы белгечлеге алдым. Интернатура уздым, республика балалар хирургиясе үзәгендә 10 елга якын эшләдем. 2016 елда күп балалы гаиләбез Рәсәй гражданлыгы алуга иреште. Тырышсаӊ, максат куйсаӊ була икән, бирешмәскә генә кирәк. Хәзер яраткан профессиям буенча эшләвемә бик шатланам. Уртанчы кызым минем юлымны сайлады, кечкенәсе дә врач булырга тели, насыйп итсен.

Хәзер исә врач З.А. Шәмсединов янына килгән рәхмәтле әни Эльнара Чугалаева фикерен язсак, урынлы булыр.

— Безгә педиатр ошый, әйбәт карый, дарулар яза. hәрчак эш урынында була, кайчакта алдан язылмасак та кабул итә. Инде җиденче ел аӊа киләбез. Барысы өчен зур рәхмәт, — диде.

Инде Ахлидин Зәйнетдин улыныӊ гомер юлдашы, балаларныӊ газиз әнисе, сөйкемле Мухайе Абдесамад кызы турында язасым килә. Ул “Хлеб” ПАОсына караган “Тулва” кафесында эшли, хезмәттәшләре белән бергәләп камырдан ризыклар, кондитер эшләнмәләре пешерә.

— Якыннарыбыз белән кичләрен видео аша аралашабыз. Ижевск шәhәрендә туганнарыбыз яши, алар көмеш туебызга кунакка килеп киттеләр әле, — дип ул йортлары белән таныштырды.

— Бардага күптәннән өйрәндем инде. Миӊа монда электән яшәгән төсле. Каядыр барырга тиешмен, дигән уй юк күӊелдә. Беренче елларда, бәлки, булгандыр. Гаиләмне кайтып алдым, балаларым монда үсте, монда укыдылар. Бертуганнарымныӊ үз гаиләләре. Монда дусларым шулкадәр күп, туган ягымда да ул чаклы юктыр әле. Үземнеӊ 14 классташым арасында унысы югары белем алуга иреште, белгечлекләре буенча эшләүчеләр күп. Бер классташым Дубайда яши, көнчыгыш телләрен өйрәнгән иде, тәрҗемәче. Юрист hөнәрен үзләштерүчеләр дә бар. Ә югары медицина белемен бары мин генә алдым hәм эшлим дә. Вакыт тиз уза икән, балалар үстеләр. Мондагы климатка өйрәндем инде, яланаяк йөрергә яратам, эсселекне күтәрә алмыйм. Иӊ олы бәйрәмнәребезнеӊ берсе – Нәүрүз, Ураза, Корбан бәйрәмнәрен билгелибез, Яӊа елны яратабыз. Гаиләбездә туган көннәрне үткәрәбез, — дип кушылды безгә доктор.

— Газета укучыларыбызга нинди теләкләрегез булыр?

— Сәламәт яшәү рәвеше алып барсыннар, үз-үзләрен сакласыннар, начар әйберләрдән ерак торсыннар. Кем белән булуына карамастан, дустанә мөнәсәтләр булдырсыннар. Кешегә яхшылык кылсаӊ, дуслашсаӊ, шуннан канәгатьләнү хисе аласыӊ, күӊелгә рәхәт була. Әгәр, киресенчә, кемгәдер карата начар мөнәсәбәттә икәнсеӊ, аны очратуга җаныӊ яна башлый, икенче юлга чыгып китәргә мәҗбүр буласыӊ. Иӊ мөhиме – кеше булып калырга. Күршеләрем, хезмәттәшләрем, дусларым миннән алданрак сәлам биреп өлгерә икән, димәк арада хөрмәт бар. Үзегезнеӊ, якыннарыгызныӊ сәламәтлеген саклагыз, әйләнә-тирәдәгеләрне ихтирам итәргә кирәк дип саныйм, начарлык эзләмәгез. Нәрсә дә булса эшли алам икән, хәлемнән килгәнчә тырышачакмын, ахыры хәерле булсын дим. Бүген бар мин, иртәгә нинди хәлдә буласымны белмим, шуӊа күрә яхшылык кылып калырга ашыгыйк, — диде әӊгәмәдәшем. Искиткеч сүзләр, килешәсездер, газета укучыларыбыз. Сорауларыбызга җавап бирергә вакыт табуыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бу гаилә уӊышлары өчен чын күӊелдән сөендем, аларныӊ булдыклы, тырыш, максатчан булуларына сокланмыйча мөмкин түгел. Йортын, көньяк җимешләре мулдан үскән туган ягын, туганнарын калдырып безнеӊ салкын Көнбатыш Урал якларына килгәннәр алар. Барысы да балалар, аларныӊ киләчәге – белемле булулары хакына. Гаилә башлыгыныӊ фикер байлыгы, күӊелендәге яхшылык, кешеләргә ярдәм итү теләге хуплауга hәм үрнәк булырга лаек. Киләчәктә дә иминлек, саулык, куанычлы озын гомерләр насыйп булсын сезгә.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *