Ак карлар үрелеп яуган ямьле 7 декабрь көнне Чайковский шәhәрендә яшәүче талантлы шагыйрә, Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җырлар авторы Кәүсәрия Нуруллинаныӊ 75 еллыгы уӊаеннан “Йөрәгем авазы шигырьләремдә!” дип исемләнгән юбилей концерты уздырылды. Талантлы якташыбызны котларга иҗатташ дуслары, туганнары, якыннары җыелды.
Татар шагыйрәсе Кәүсәрия Нуруллина иҗатына багышланган әдәби кичә Чайковский музыка училищесында үткәрелде. Чәчәк бәйләмнәре тотып килүчеләрне күрүебез биредә зур тантана булачагын хәбәр итте. Данлыклы композитор П.И. Чайковский исемен йөрткән уку йортына тәүге килүем иде бу. Шундый матур залда җыелуыбызныӊ ныклы сәбәбе бар – Чайковский шәhәрендә татар җәмгыяте активисты, “Идел” фольклор ансамбле җитәкчесе, милли үзәктә уӊышлы эшләүче Кәүсәрия Заhит кызыныӊ юбилей концерты оештырылды. Аныӊ иҗатын сөючеләр шигырьләрен укыды, җырларын башкарды, истәлекләре белән уртаклашты hәм юбилярга иҗади уӊышлар, илhам теләделәр. Бу бәйрәм шигърият hәм музыка сөючеләр өчен сәләтле шагыйрә иҗатыннан ләззәт алырга, бик күп уӊай хисләр кичерергә мөмкинлек бүләк итте.
Кәүсәрия Заhит кызы Нуруллина Татарстанныӊ Актаныш районы Пучы авылында 1949 елныӊ 4 декабрендә дөньяга килә, Чәчер авылында үсә. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соӊ укытучы булып эшли. 1969 елдан тормышы Пермь өлкәсе белән бәйләнә, язмыш аны Чайковский шәhәренә алып килә. Ул төбәгебездә бүген дә күктә янган йолдыздай балкый.
Шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов 2020 елда Бардада нәшер ителгән “Шигъри альманах” җыентыгында шагыйрәнеӊ иҗади гомер юлын менә ничек тасвирлый: “Шигърияткә, җыр-моӊга тартылуын, күркәм сыйфат-холкын исәпкә алып, аны “Туган тел” матур әдәбият түгәрәге җитәкчесе итеп билгелиләр, “Идел” ансамблен дә ул җитәкли. Кәүсәрия Чайковский шәhәрендәге “Дуслык” татар-башкорт мәдәният үзәге белән җитәкчелек итте. Бүген лаеклы ялда булуына карамастан, hаман да элеккечә милләтебезнеӊ телен, мәдәниятен үстерүгә бөтен көчен биреп эшли, яши, иҗат итә. Ул – шагыйрә, 4 китап авторы. Крайдагы “Халык чишмәсе”, Бардадагы “Таӊ”, Ижау шәhәрендәге “Яӊарыш” газеталары битләрендә аныӊ иҗатына киӊ урын бирелә. Шигърияттә үз төсе, үз сукмагы бар. Аныӊ сүзләренә язылган күп кенә җырларны татар эстрадасыныӊ күренекле җырчылары башкара”, дип язды. Бу китапта Кәүсәрия апаныӊ берничә иҗат җимеше урын алган, ә аныӊ шигырьләрендә туган як гүзәллеге, милләт язмышы, туган нигез кыйммәте, дуслык, мәхәббәт кебек изге төшенчәләр чагылыш тапкан.
Әдәби кичәдә дә юбиляр турында җылы тәбрик сүзләре күп яӊгырады. Барысы да аӊа соклануларын белдереп, изге теләкләрен әйтте.
— Сезнеӊ юбилеегыз шатлыклы бәйрәм безгә дә. Күӊел кояшыгыз hәрвакыт якты янсын, hич сүнмәсен. Юбилеегыз котлы булсын! – диде Чайковский музыка училищесы директоры Розалия Әхнәф кызы Болтаева.
— Без сезнеӊ белән чын күӊелдән горурланабыз, сез безнеӊ бриллиантыбыз. Сезгә карап сокланабыз, акыллы да, сәләтле дә, чибәр дә сез. Гомер бәйрәмегез уӊаеннан нык сәламәтлек, иҗади уӊышлар, тормышыгызда иминлек телибез, — диделәр Чайковский шәhәре мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре.
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә бер-бер артлы котлаучылар чыкты. Ижау, Воткинск, Лысьва, Чернушка шәhәрләреннән, Башкортостаннан килүчеләр теләкләрен җыр-моӊга төреп җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт белдерелде. Барда округын Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Сәлим Назин тәкъдим итте.
— Сезнеӊ иҗатыгыз крайда гына түгел, аннан читтә яшәүчеләргә, гомумән, бөтен татар дөньясына яхшы таныш. Шигырьләрегезгә язылган җырлар зур сәхнәләрдә яӊгырый, яратып башкарыла. Сез хөрмәт hәм ихтирам яуладыгыз, бу – зур казаныш дип саныйм. Юбилеегыз уӊаеннан сәламәтлек, озын гомер, иҗат күкләрегезнеӊ биек булуын телим, — дип Сәлим Нәҗип улы Пермь крае губернаторы администрациясенеӊ милли hәм дини мөнәсәбәтләр буенча департаменты директоры А.А. Субботина, Пермь крае татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов, Барда округы хатын-кызларыныӊ “Ак калфак” hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмалары исеменнән тәбрикләде.
Гомумән, бу кичтә без күӊелле hәм рухи ял иттек, шагыйрә иҗат иткән шигырьләр, аныӊ сүзләренә язылган матур җырлар тыӊлап, төрле милләт: татар, башкорт, рус, үзбәк, чегән халык биюләрен карап куандык. Кәүсәрия Заhит кызы үзе дә матур җырлый икән, ул җитәкләгән “Идел” ансамбле дә чыгыш ясады. Якыннары, балалары, туган ягы Актаныштан hәм Яр Чаллыдан туганнары котлавы күӊел кылларын тибрәтерлек искиткеч җылы булды.
Лысьва шәhәреннән ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыздан җырчы Рөстәм Батршин белән әӊгәмә кордык.
— Кәүсәрия апаны яратып, хөрмәт итеп Лысьва шәhәреннән котларга, аныӊ күӊелен күрергә 4 кеше килдек, җырлар алып килдек. Шәhәребездә иҗади эшләр алып барабыз, “Елмай” дип аталган яӊа төркем җыйдык. Лысьва шәhәре мәдәни-эшлекле үзәк бинасында татар җыр студиясе ачтык, мин аныӊ җитәкчесе. Шулай ук “Бәхет” ансамбле эшли бездә. Милли-мәдәни үзәгебез бар, аныӊ җитәкчесе Зәмирә апа Мухаевадан сәлам hәм котлау белдерәм. Хөрмәтле Кәүсәрия апабызга нык саулык, озын гомер, иҗади уӊышлар, шатлык, күӊел күтәренкелеге телибез, гаиләсендә hәрнәрсә яхшы булсын, — диде.
Юбилярныӊ үзенә дә берничә сорау белән мөрәҗәгать итү бәхетенә ирештек.
— Бүген шундый дулкынланам. Шундый зур бәйрәм, төрле яклардан, ераклардан килгән кунаклар. Мине шулай хөрмәт иткәч, иҗатыма шулай хөрмәт биргәч, бу бик зур шатлык. Барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә, бөтен татар халкына. Горурланам сезнеӊ белән, үземнеӊ татар милләте булганыма.
Татар булып яшим, татар булып сөйлим.
Шушы телдә җырлар мин язам.
Читтән ишетеп калсам татар сүзен,
Сабый бала кебек куанам.
Туган телем — бөек Тукай теле.
Синеӊ белә яшим, горурланам.
Менә шулай мин үзем булган көчемне биреп, татарыбызныӊ барлыгын югалтмас өчен тырышып эшлим. Бүген шулкадәр матур сүзләр ишеттем, бу сүзләргә мин бик шат. Алга таба Ходаем тазалык биреп, елларыбыз имин булуын телим. Минем оныгым hаман да безнеӊ тынычлыгыбыз өчен көрәшә (махсус хәрби операциядә — автордан). Аныӊ да исән-сау кайтуын, шулай ук үз иҗатымныӊ дәвам итүен телим. Хыяллар күп инде ул, аларны тормышка ашырырга булсын иде. Барысы да Аллаhы Тәгаләбездән. Гомер күпме бирелгән, беркем дә әйтә алмый. Хыяллар хыяллар булып кала инде, уӊышлы булып, хыялларга ирешергә язсын, — диде ул.
Төбәгебезнеӊ күренекле шәхесе Кәүсәрия апа Нуруллинаныӊ юбилей концерты шигырь, татар мәдәниятен сөючеләрне җыеп, әнә шулай матур бер бәйрәм сыман бер тында узды. Шундый бүләк ясаганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтлебез. Иҗатыгыз озын, уӊышлы булсын, нык сәламәтлек, хыял hәм теләкләрегезнеӊ чынга ашуын телибез.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.