Гомернеӊ кадерен белеп кенә

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә 10 апрель кичендә зур вакыйга булды – гомерен мәдәният өлкәсенә хезмәт итүгә багышлаган Сария Чуганаева юбилей концертын уздырды. Тамашачылар зал тутырып килде, күӊелле ял итеп Пермь крае талантлары белән дә таныштылар.

Сария Вәсил кызы сәләтле, иҗади шәхес, кечкенә чагыннан башлап сәхнәдә. “Гел җырладым, балачактан җыр hәм моӊ дөньясында үстем. Әниемнеӊ сеӊлесе Тәскирә апа “Уракчы кызы” җырын өйрәтте, аныӊ кызы Әлфирә апа баянда уйный иде”, — дип искә ала ул үзе. Җыр hәм сәнгать дөньясы аны гомер буе озата килә, Барда мәдәният hәм ял үзәгендә, крайда үткән мәдәни чараларда еш чыгыш ясый, Казан, Уфа hәм Мәскәү шәhәрләрендә дә җырлау бәхетенә ирешә. Концертны алып баручы Әлфия Якупова да: “Җыр аныӊ мәӊгелек юлдашы”, — диеп сәхнәгә дәште.

— Җыр миӊа күӊел күтәренкелеге, яшәргә көч hәм дәрт бирә. Җырсыз яшәү минем өчен яшәү түгел, — ди ул бу хакта үзе.

Яӊа Казанка сигезьеллык, Төнгүк урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соӊ Пермь мәдәни-агарту училищесына юл ала ул, клуб чаралары режиссерына укый. Барда районы мәдәният йортында озак еллар методист булып эшли, концертлар, бәйрәм чаралары, хезмәттәшләре белән Барда җыены кебек зур чараларны алып бара. Иӊ беренче җиӊүе 1987 елда була – Бөек Октябрь революциясенеӊ 70 еллыгына багышлап Бардада үткән өлкә конкурсында лауреат исемен ала. 1997 елда Казан шәhәрендә “Җыр – 97” бәйгесендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, шул елларда Мәскәүдә Пермь көннәре вакытында Кызыл мәйданда, төрле паркларда чыгыш ясый. 2007 елда Пермьдә Екатерина Шаврина үткәргән җыр конкурсында II урын яулый. 2009 елда Уфада Пермь көннәрендә катнаша, тагын бер елдан Пермь крае командасы белән Казанда “Җырлыйк әле” телевизион конкурсында чыгыш ясый, мәскәүлеләр белән ярышып I урынны алалар. Өлкә конкурсларында татар hәм башкорт җырлары конкурсларында лауреат исемен яулый. Әнә шулай тынгы белми аныӊ йөрәге. Мәдәниятне үсте-рүдә озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен Пермь крае мәдәният департаменты, Татарстан Республикасы исеменнән рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Җыр сәнгатеннән тыш Сария Вәсил кызы театр белән дә кызыксына, профессиональ яктан якын килә — Уфа дәүләт сәнгать институтында читтән торып укып, драма режиссеры белгечлеге ала hәм режиссер буларак, Флорид Бүләковныӊ “Сөясеӊме – сөймисеӊме?” (2001 ел), Наил Гаетбайныӊ “Аты барныӊ – дәрте бар” (2003 ел), Флорид Бүләковныӊ “Каргалган сөю” (2004 ел) әсәрләрен сәхнәгә куя. “Аты барныӊ дәрте бар” спектакле белән өлкә конкурсында 1 урын (2003) яулана.

— Спектакльләрдә уйнарга бик ярата идем. Мәктәп елларында ук “Уракчы кызы”нда катнаштым, соӊрак Разия апа Нураева куйганнарда уйнадым. Театр дөньясы, тамашачыларныӊ алкышлары җәлеп итте мине. Режиссура буенча югары белем аласым килгән иде, анысына да ирештем. Ветеран артистлар белән яӊа спектакль өстендә эшлим хәзер, куярга теләгем бар. Киләчәктә спектакльләр белән Барда тамашачысын сөендерәсем килә, — ди әӊгәмәдәшем. Ходай насыйп итсен.

Ә юбилей концертын Сария Чуганаева җирле композиторлар Сәүбән Чуганаев hәм Рәүф Әдилов иҗат иткән җырлар белән башлап җибәрде. Аныӊ тавышы көчле hәм моӊлы. Алга таба Барда төбәге талантлары: Фәйрүзә Тайсина, Альгиз Кучумов, Яскәр Юсупов, Зөлхәбирә Мансурова, Рамил Әмиров, Идеал Хисмәтуллин, “Сагыну” халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Пермь краен Вилия Госманова, Лысьва ягыннан Идая Миннибаева, Суксуннан Нәфыйк Шәрәпов, Илфира Камакаева hәм аныӊ кызы Камилла, биюче Гөлназ танытты.

— Сария Вәсил кызы – сез талант иясе, Пермь ягыныӊ сәләтле затларын бер чарага туплагансыз. Сезне күркәм юбилеегыз белән котлап изге теләкләребезне юллыйбыз, иҗат чишмәгез саекмасын, — дип Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе С.Н. Назин үзе hәм “Ак калфак” Барда округы хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы исеменнән җылы котлавын җиткерде.

— Бүгенге матур концерт өчен катнашкан барлык артистларга рәхмәт белдерәсе килә. Округ башлыгы исеменнән тәбриклибез сезне, иҗат уӊышлары телибез, мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сәхнәне беркайчан да ташламагыз, сәхнә сезне бик ярата, киләчәктә дә тамашачыларны моӊлы, матур җырларыгыз белән шатландырыгыз, — диде округ администрациясенеӊ мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова.

Җылы котлауларын шулай ук Барда районы башкортлары корылтае иҗтимагый оешмасы рәисе М.Н. Мозафаров, җирле шагыйрь, скульптор hәм рәссам
Н.М. Габдушев, Яӊа Казанка мәктәбеннән беренче укытучысы В.Г. Сәйбаталова, укытучылары Габдрахман Сабир улы hәм Кадрия Нәҗмехан кызы Уразовлар, танылган биюче, РФнеӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Ф. Нуриханова, озак еллар бергә эшләгән коллегасы Ә.К. Якупова җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

— Мин бүген бик бәхетле. Җырларга бик яратам. Сезнеӊ алда баш иям, тулы зал белән каршылавыгыз өчен зур рәхмәт. Гомер бит ул бер генә, белик кадерен генә. Алга таба сәламәтлектә өмет белән яшәргә, халыкка тугры булып калырга кирәк. Дөньялар имин, таӊнар тыныч булсын, — диде ахырда иҗат кешесе.

Гадәттә, әӊгәмәдәшләремнеӊ гаилә хәле белән дә кызыксынамын. Сария апаныӊ кызы Гүзәлия гаиләсе белән Американыӊ Вирджиния штатында яши. “2006 елда Казан дәүләт мәдәният институтыныӊ 3 курсында укыганда каникул вакытында киткән иде. Өч ай булгач, калам диде hәм калды. Яшәүгә рөхсәт hәм гражданлык алды, эшмәкәрләр, үз рестораннары бар. Оныгым Ясминә анда туды. Бу илгә 5 тапкыр бардым, шул исәптән улым Марсель белән дә”, — диде ул.

Иҗади шәхес Сария Чуганаеваны гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә дә Сезнеӊ башкаруда халкыбызныӊ матур көйләрен тыӊларга, сәхнә әсәрләрен карап куанырга булсын иде, дибез.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *