Шундый hөнәр бар — кешеләргә шатлык бүләк итү

Узган чәршәмбе, 26 мартта, Барда округы мәдәният хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан котлаулар кабул итте. Беренче Әрҗән авылыныӊ универсаль иҗтимагый коммуникацияләр үзәгендә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмне “Жиӊгәчәй” халык биюе фольклор ансамбле “Каҗмакты тыпырдавы” биюе белән ачып җибәрде, аннан соӊ халык округыбызныӊ мәдәният өлкәсен үстерү турындагы видеоролик карады, аны җирле телевидение хезмәткәрләре әзерләгән иде. Котлау өчен сүз округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Балтаевага бирелде.

— Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, узган ел гына файдалануга тапшырылган яӊа мәдәният йортында барыгызны да сәламлим. Сезне округ башлыгы, Дума депутатлары hәм шәхсән үз исемемнән котлыйсым килә. Бүген мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелә. Пермь крае губернаторы инициативасы белән булдырылган “Уӊайлы край” hәм гражданнарныӊ үзсалымы программалары ярдәмендә соӊгы 2-3 елда без 29 мәдәният учреждениесен ремонтлый алдык, быел тагын 9 учреждениене төзекләндерү планлаштырылган. Тиздән барлык мәдәният йортларыбыз матурланыр hәм заманча төсмер алыр дип өметләнәбез, — диде Татьяна Владимировна hәм залда җыелучыларга киләчәктә дә иҗади потенциал hәм бетмәс-төкәнмәс илhам теләде.

Аннан мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Пермь краенда мәдәният hәм сәнгать өлкәсендәге актив эшчәнлекләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре hәм hөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан Пермь крае мәдәният министрыныӊ Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Үдик мәдәни-ял комплексы сәнгать җитәкчесе Гөлнара Тюмисова, үзәк китапханә китапханәчеләре Лилия Рәемова, Айгөл Вәлитова, Сараш ял, мәдәният hәм спорт үзәге культорганизаторы Рәсилә Сабитова, балалар сәнгать мәктәбенеӊ рәсем сәнгате укытучысы Зәлфирә Маматова, Бакчавыл концерт мәйданчыгы культорганизаторы Фидәния Акбашева.

Актив иҗади эшчәнлекләре, Барда округыныӊ милли мәдәниятен үстерүгә шәхси өлеш керткәннәре өчен округ башлыгыныӊ рәхмәт хаты белән Төнгүк мәдәни-ял комплексы китапханәчесе Гөлназ Максутова, Озын Ялан hәм Сараш мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре Раил Әмиров hәм Алия Дускаева, Сараш hәм Каенавыл мәдәният йортларында түгәрәкләр җитәкчеләре Гөлназ Әбделманова hәм Айгөл Абдалова бүләкләнде.

Мәдәният хезмәткәрләренә шулай ук 23нче округ буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары Валерий Сухих hәм Георгий Ткаченконыӊ, округ Думасы рәисенеӊ, мәдәният идарәсенеӊ рәхмәт хатлары тапшырылды. Аклыш, Печмень hәм Сөҗән мәдәният йортлары культорганизаторлары Гөлфинур Кузалбаева, Суфия Зөбәерова, Миӊнегөл Галиева; Каенавыл hәм Печмень мәдәни-ял комплексы китапханәчеләре Фидәния Батыркаева, Ольга Смирнова; Кодаш концерт мәйданчыгы культорганизаторы Физүнә Рахмангулова; мәдәният идарәсенеӊ әйдәп баручы белгечләре Рәфинә Әхмәрова, Юлия Әбделаҗанова; балалар китапханәсе библиографы Екатерина Туйгелдина; Үдик hәм Сараш мәдәният йортларыныӊ клуб формированиесе җитәкчеләре Элиза Киекова, Ирина Мансурова; Сараш мәдәният йорты китапханәчесе Динара Әширова; Барда мәдәният hәм ял үзәгенеӊ музыка бүлеге мөдире Данил Мөстәкыймов; Яӊавыл мәдәният йорты директоры Ирина Кучумова әлеге хөрмәткә лаек булды. Ә округныӊ ветераннар оешмасы рәисе Әнисә Габдушева ветераннарыбыз өчен чаралар оештыруда ярдәм иткән мәдәният йортлары җитәкчеләренә hәм белгечләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм тантанасын “Барда гүзәле”, “Яшьлегем хисләре” вокаль ансамбльләре, Зөлхәбирә Мансурова, Мәрьям Тайсина, Илмир Илкәев hәм башка талантлы якташларыбыз чыгышлары бизәде.

Чыннан да, бу hөнәр ияләре – күпкырлы, мавыгучан, инициативалы кешеләр, алар хәтта үз бәйрәмнәрендә дә сәхнәдә. Аларныӊ иҗади идеяләре hәм энтузиазмнары ярдәмендә Барда округыбыз күӊелле, бай тормыш белән яши.

Индира ХаҖиева.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *