Тукай hәрчак күӊелләребездә
Татар халкыныӊ бөек улы Габдулла Тукайга багышланган чаралар быел да киӊ даирәдә билгеләнеп үтелде. 26 апрельдә, шагыйрьнеӊ туган көне уӊаеннан округ үзәгендә тантаналы чара уздырылды hәм Барда гимназиясендә “Тукайны укыйбыз” II край шигырь укучылар конкурсы җиӊүчеләре бүләкләнде. Тукай исемен хөрмәт итүчеләр, аныӊ әсәрләрен яратучылар Бардадагы hәйкәле янына җыйналды. Быел бу чарада катнашучылар аеруча күп кебек тоелды, бәлки көннеӊ кояшлы hәм җылы булуы да уӊай йогынты ясагандыр. Бәйрәм Байавылда яшәүче җырчы сандугачыбыз Зөлхәбирә Мансурованыӊ Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген!” җыры белән








