Өч чибәркәй

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә 6 февраль кичендә узган спектакль әнә шулай дип аталды. Г. Тукай исемендәге Барда гимназиясе укытучылары куйган сәхнә әсәре тамашачыларга ошады, күргәннәребез тормышныӊ үзеннән алынган төсле тоелды.

Спектакль нәрсә турында соӊ? Өч дус – 50 яшьләрен узган ялгыз хатын-кызлар язмышларын үзгәртергә, үзләренә пар табарга карар кылалар. Пенсия яшендәге хатын-кызлар турындагы спектакльне сирәк күрәсеӊ. Ә күӊелгә hәрчак 18 ул, яшь чактагыдай мәхәббәт hәм шатлык телибез төсле. Бу җылы комедия тамашачыны, үткән еллар мәхәббәт hәм бәхет эзләүгә комачаулык тудырмый, дип ышандыра. Пьеса безнеӊ турында, тамаша залында утырган hәркем турында, дип әйтергә була. Күӊелләрдә hәр минут саен күп төрле хис-кичерешләр алмашына. Тик бер нәрсә үзгәрешсез, ул да булса — ярату hәм кемгә дә булса кирәкле булу теләге. Тормыш дулкыннарын гади hәм оста чагылдырган бу әсәр, әйтерсеӊ, синеӊ турында, яки туганнарыӊ, якын кешеләреӊ турында. Кыскасы, бу спектакльдә барысы да бар: көлке hәм күз яшьләре дә, мәхәббәт hәм өмет тә.

Мондый нәзакәтле теманы күтәрүче автор — Рәсәй Язучылар берлеге hәм Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Петербург драматурглары гильдиясенә нигез салучы hәм беренче рәисе, Рәсәй драматурглары гильдиясенә нигез салучыларныӊ берсе Валентин Красногоров исеме Рәсәй hәм күп кенә чит илләрнеӊ театр сөючеләренә яхшы таныш. Аныӊ театрда куелган 30 дан артык сәхнә әсәре тәнкыйтьчеләр hәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, алар халыкара театр фестивальләрендә призлар яулаган, шул исәптән “Иӊ яхшы драматургия өчен приз” hәм “Тамашачылар призы”. Бу авторныӊ пьесалары өстендә Георгий Товстоногов, Лев Додин, Роман Виктюк кебек атаклы режиссерлар эшләгән. Бу әсәрләрдә яшәешебез тулы чагыла, монда үткен сатира да, нечкә юмор хисе дә, кеше табигатенә тирән үтеп керү дә бар. Техник фәннәр докторы, белгечлеге буенча китаплар hәм мәкаләләр язган автор бер үк вакытта җитди рәвештә драматургия белән дә шөгыльләнә. Аныӊ дөнья халыкларыныӊ күп телләренә тәрҗемә ителгән пьесалары Австралия, Албания, Англия, Болгария, Германия, hиндстан, Монголия, Польша, Румыния, АКШ hәм башка илләр сәхнәләрендә зур уӊыш белән бара. Бертигез осталык белән ул төрле жанрларда — комедия, драма, трагедия жанрларында пьесалар иҗат итә. Автор әсәрләрендәге киеренкелек hәм конфликтлар тере диалог hәм ашкынулы гамәл ярдәмендә хәл ителә.

Валентин Красногоров язган көлкеле, тирән hәм зирәк пьесаларныӊ берсен бардалылар да тамаша кылды. Рус теле hәм әдәбияты укытучылары (филологлар) Альбина Әүхәт кызы Киндяшева (Инна), Нурия Габдулахан кызы Аксәетова (Лариса), Наилә Мәсхүт кызы Гасанова (Майя) үз рольләрен оста башкардылар. Ир-ат роле укытучы Радик Данил улы Акманаевка тапшырылган иде.

— Юмористик стильдәге бу әсәр тормыш, хатын-кыз язмышы турында сөйли. Мөгаен, залдагы hәр тамашачы үз язмышына охшаган нәрсә тапкандыр. Чыннан да, тормыштагы кебек үк бик көлкеле hәм моӊсу мизгелләр булды. Гомумән, спектакль тормыш мәгънәсе турында, дип әйтергә дә мөмкин. Режиссер Лилия Гарифҗановна бу әсәрне укыгач, Лариса Нурия Габдулахановнаны хәтерләтә, Майя нәкъ Наилә Мәсхүтовнаныӊ күчермәсе, Инна Альбина Әүхатовнага охшаган, дигәндер. Үз-үзен тотышлары охшаш, дип уйлагандыр, — диде А.Ә. Киндяшева.

— Шунысы гаҗәп, рольләрне башкарганда күп кенә урыннарда без үзебезне таныдык. Режиссерныӊ рольләрне шулкадәр дәрәҗәдә сайлавы гаҗәп, алар безнеӊ белән өлешчә охшаш та иде, әйтерсеӊ лә, кайбер урыннары безнеӊ турында язылган. Сәхнәдә уйнау теләге гимназиядә “Беренче театр”ны караганда уянды, коллегаларыбыз — инглиз теле, математика, физика фәннәре укытучылары ничек яхшы куйганнар иде, — диде Н.М. Гасанова.

— Ә мин үземнеӊ роль белән шуны әйтергә теләдем, теләсә кайсы хатын-кыз: актриса булсынмы ул, я укытучымы, пенсионермы — ул hәрвакыт бәхеткә омтыла hәм бу бәхеткә лаеклы да, — диде Н.Г. Аксәетова.

— Сез тамашачыга ни әйтергә теләдегез? – дип тә кызыксындым.

— Төшенкелеккә бирелмәсеннәр, 50 яшьтә тормыш тукталмый, әле башлана гына. Хатын-кыз hәрвакыт матур ул, теләсә нинди яшьтә дә. Гомерлеккә оптимист булып калырга чакырабыз, — диделәр алар.

Әсәрне сәхнәгә рус теле hәм әдәбияты укытучысы Л.Г. Максутова куйды.

— Мин укытучыларыбызга hәрвакыт ышандым hәм дәртләндердем дә. Актриса икәнлекләрен белә идем, алар чынлыкта, тормышта да шундый ук якты, эмоциональ, күркәмнәр бит. hәм коллегаларым боларныӊ барысын да сәхнәдә күрсәттеләр. Гимназиядә театр 2022 елда барлыкка килде, без аны “Гимназистларныӊ мәктәп театры” дип атадык. Башта укучылар белән генә спектакльләр куйдык, аннары укытучыларны алу идеясе туды. Укытучылар үзләре дә теләде. Иӊ беренче Галиәсгар Камалныӊ “Беренче театр”ын әзерләдек, ул ярты сәгать кенә дәвам итте. Ә аннары рус телендә дә сәхнәләштерергә булдык. Укытучылар бит тумыштан артистлар, аларныӊ тавышы куелган, халыкка сөйли беләләр, харизма бар, — диде Лилия Гарифҗан кызы.

Аӊлашыла ки, укытучы хезмәте тынгысыз, сәгатьләр күп. “Тәнәфесләрдә, дәресләр арасында әзерләндек. Якынча ярты ел шөгыльләндек”, — дип өстәделәр ханымнар.

Тамашачы укытучыларыбыз чыгышын җылы кабул итте, көчле алкышлар, тапшырылган чәчәкләр шуны раслады.

Ахырда округ мәгариф идарәсе җитәкчесе Т.М. Мукаева тәбрикләде.

— Барда гимназиясе укытучыларыныӊ талантлы икәнен белә идек. Тик сез бүген без көткәннән дә арттырдыгыз. Сезнеӊ ихлас уйнавыгыз беркемне дә битараф калдырмады, без көлештек тә, фәлсәфәгә дә бирелдек, чын күӊелдән ял иттек. Иҗади уӊышлар телибез hәм киләсе премьераны көтәбез, — диде ул.

Барда мәдәни-ял үзәге залы бер буш тормыйдыр ул, беркөн концерт, икенче көнне спектакль, өченчесендә — фильм. Ә театрны аеруча көтеп алабыз, хатын-кызларга багышланган бу комедия 8 март алдыннан тагын бер куелса, тамашачыларга зур бүләк булыр иде.

(Бу язмада интернет челтәреннән алынган мәгълүмат файдаланылды.)

Роза Гыйззәтуллина.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *