Каенавыл мәдәният йортына 50 ел

Узган атнаныӊ җомга көне каенавыллылар өчен аеруча истәлекле булды — җирле мәдәният йорты ярты гасырлык матур юбилеен билгеләде!

Мәдәният учагы үз ишекләрен 1973 елныӊ маенда ача. 200 урынлы иркен зал, зур сәхнә, китапханә, уӊайлы бүлмәләр урнаша монда, клубта фильмнар күрсәтелә, зал тулы тамашачылар алкышы астында концертлар үтә, танылган шәхесләр, язучылар белән очрашулар уздырыла, никахлар теркәлә. Беренче директор булып Мосабик Мостаев билгеләнсә, аннан соӊгы елларда бу вазыйфаны Зәйнәп Ишморатова, Илhам Дускаев, Зәйтүнә Сакаева, Зәбир Абдулов башкаралар.

Бүген коллектив үз эшчәнлеген Венера Сарманова җитәкчелегендә дәвам итә. “Быелгы юбилейны без яӊартылган бинада каршы алабыз. Күргәнегезчә, мәдәни-ял комплексы эчендә ремонт эшләре төгәлләнде, стеналар буялды, яӊа урындыклар hәм башка җиhазлар алынды, аппаратураны яӊарттык h.б. — 50 еллык юбилейга менә шундый нәтиҗәләр белән киләбез. Алга таба планнарыбыз күп, клуб гөрләп торыр дип ышанам”, — дип шатлыгы белән уртаклашты Венера Вәсим кызы.

Чыннан да, бүген биредә төзекләндерелгән, заманча бизәлгән мәдәният учагы балкый! Ул кунакларын ачык йөз белән каршы алды, кереп килүгә үк фойеда түшәмнән җепләрдә төшерелеп бик матур итеп иске фотосурәтләр күргәзмәсе эшләнгән иде, ә стена буен рәссам, скульптор Наил Габдушевныӊ эксклюзив картиналары бизәде. Клубка килүчеләрнеӊ hәрберсе фотолардагы таныш йөзләрне табарга тырышты, хатирәләрен барлады, киндер өстенә ясалган рәсемнәргә карап озак кына уйланып торды.

— Бирегә hәрчак ашкынып киләм, чөнки мин шушы мәдәният йортыннан чыккан кеше, иҗатым шушыннан башланды. Мостаев Кәрим абый рәсем ясарга өйрәтте, ә Идиал абый Хисмәтуллин сәхнәгә алып чыкты, — дип туган авылы мәдәният йорты өчен сөенечен белдерде Башкортостанныӊ Язучылар берлеге әгъзасы Наил Мөхетдин улы.

Ветеран укытучы Вәсилә Чурмаеваны да мәдәният йорты белән җылы истәлекләр бәйли. “Каен-авылда туып-үстем, эшләдем, яшим. Клубныӊ юбилее дип шатланып килдек. Тормышым бу мәдәният йорты белән азмы-күпме бәйле, 8 классны бетергәч, каникул вакытында биредә дустым белән эшләп алган чак та булды. Концертларда еш катнаштым, гел җырлап йөрдем. Үзебезнеӊ туй да шушында үтте”, — ди Вәсилә апа.

Без сөйләшеп торган арада бәйрәм концерты башланып та китте. Җыелучыларны округ администрациясенеӊ мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Әлфия Халитова, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Фәдия Корбангалиева, Печмень территориаль бүлеге җитәкчесе Лидия Жуйкова тәбрикләде. Округ башлыгы Хәлил Алапанов исеменнән котлау хаты укылды. Сәхнәдән Каен-авылныӊ легендар “Саксар” ансамбле, “Чириз” ветераннар хоры, бәйрәмгә килгән кунаклар h.б. башкаруында җырлар яӊгырады, “Җиӊгәчәй” бию ансамбле, яшьләр милли биюләребезне бүләк итте. Чыгышлар арасында алып баручылар мәдәният йорты, анда эшләүчеләр тарихы белән таныштырып, экранда
фоторәсемнәр күрсәтелеп барды. Бәйрәм шулай бер дулкында матур истәлекләр, сагыну сагышлары, киләчәккә якты өмет белән дәвам итте.

Ахырда клубныӊ юбилее hәм бинадагы капиталь үзгәрешләр уӊаеннан мәдәният йортында эшләп чыккан ветераннарныӊ фикерләрен тыӊладык. “Шушында узды гомерем, биредә эшкә башлауга быел январьда 50 ел булды. Башка урыннарда эшләп алырга туры килсә дә, клубтан аерылмадым. Хәзер дә мәдәният өлкәсен ташламыйм, Бардада оештырылган “Сагыну” ансамбле составында чыгыш ясыйм, бәйрәмнәрдә “Саксар” төркеме белән җыелабыз. Каенавыл мәдәният йорты үз дәрәҗәсен саклап калыр дип өметләнәм”, — ди Идиал Хисмәтуллин. Клуб ачылып, әле бер ел да булырга өлгерми, 1974 елныӊ январь аенда аны сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул клуб каршында беренче булып тынлы оркестр оештыра, яшьләрне төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә. “Яшьлек”, соӊрак “Саксар” вокал-инструменталь ансамбльләрен җитәкли.

— Бу мәдәният йортында 20 елга якын эшләдем, хезмәт елларымда “Чириз” ветераннар төркемен оештырдым, лаелы ялга чыккач эшемне дәвам иттеләр, хәзер дә репетицияләргә йөрим. Узган еллар — безнеӊ, мәдәният йортында эшләгән барлык хезмәткәрләрнеӊ иҗат җимеше ул. Ремонтлар ясалды, эшләргә бөтен уӊайлыклар тудырылды. Бүгенге коллективка иҗади уӊышлар телим, — диде Түбәнавылда яшәүче Әлфинә Мостаева. Ветераныбыз күпләргә кул эшләре остасы буларак та таныш, түбәтәйләр ясый, 12 кешене түбәтәй чигәргә өйрәткән, бу хезмәте өчен 2020 елда аӊа “Кама буе остасы” дигән мактаулы исем бирелә.

Күргәнегезчә, мәдәният өлкәсендә күпкырлы, актив иҗади кешеләр эшли. Шундый затлар тарихны булдыра да! Мәдәният учагы әле тагын бик күп еллар халыкны сөендереп, күӊел ачу, ял итү, илhамлану урыны булсын, кешеләрне берләштерсен.

Ләйсән Кучукбаева.

Автор hәм Айгөл Абдалова фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *