Һәрчак безнең күңелләрдә

Төбәгебездә генә түгел, татар илендә киң танылган галим, фольклорчы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Ягъфәров Рәшит Фәйзрахман улының якты истәлегенә багышланган XII “Ягъфәр укулары” быел да нәтиҗәле үткәрелде. Конкурста Пермь краеның 9 территориясеннән: Пермь шәһәре, Березовка, Лысьва, Кунгур, Орда, Октябрь, Уен, Чернушка, Барда округларыннан 329 кеше катнашты. Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаучылар саны елдан-ел артуы аеруча куанычлы.

Кышның соңгы көнендә, ягъни 28 февральдә Барда мәдәният һәм ял үзәге гөрләп торды. Хөрмәтле якташыбыз Р.Ф. Ягъфәровның (6.02.1946 – 25.08.2008) күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, аның истәлеген мәңгеләштерү һәм иҗатын таныту, яшь буынны әдәби-сәнгать иҗаты белән шөгыльләнүгә этәрү, мәктәп укучылары арасында талантлы башкаручыларны ачыклау, татар мәдәниятен, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, Пермь крае территорияләре арасында иҗади элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан оештырылган бу чарага край округларыннан конкурста катнашучылар килде, Казан шәһәреннән сәнгать әһелләре, бергә эшләгән хезмәттәше дә булуы абруй һәм дәрәҗә өстәде. Бу бәйге Пермь крае губернаторы һәм Барда муниципаль округы администрацияләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Казан федераль университетының «Каюм Насыйри институты» фәнни-мәгариф үзәге, «Пермь крае татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте» төбәк иҗтимагый оешмасы, “Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров Барда районы Күчтәнти Баш авылында туа. Бар гомерен фәнгә һәм иҗатка, татар балалар фольклорын өйрәнүгә багышлый, 15тән артык китап авторы. Ул татар илендә билгеле зат, татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклап яшәде. Озак вакыт татар милли хәрәкәтен җитәкләде, “Мәгариф” җәмгыятен оештыручы, Татар иҗтимагый үзәге рәисе һәм “Рәсәй ислам мирасы” хәрәкәте төбәк бүлекчәсенең беренче рәисе булды. Р. Ягъфәров Казанда Пермь татарлары якташлыгының төп лидерларыннан иде, крайның милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Һәрчак туган ягыбызны сагынып, яратып яшәде ул, Сабантуй һәм Барда җыены бәйрәмнәренә, җирле шагыйрь Идият Әширов язганча, “таш яуса да кайтыр иде”. Рәшит абыйның, гаиләсенең мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуларына да тукталасым килә, татар башкаласында Пермь ягыннан белем алырга ниятләгән яшьләрне кайгыртып, гел ярдәм итеп яшәделәр. Кадерле якташыбызның гомере 2008 елның 25 августында – җәлилчеләр корбан булган көндә (64 елдан соң – автордан) өзелде, аңа нибары 62 яшь иде.

XII “Ягъфәр укулары” край онлайн фестиваль-конкурсында 3 яшьтән зуррак балалар иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты, 5 номинация буенча видеоматериаллар онлайн форматта бәяләнде. Жюри бәяләү критерийлары итеп репертуарның туры килүе, сәхнә мәдәнияте (сәхнәгә кую, костюмнар, аяк киеме), башкару осталыгы (чыгыш ясаучының хислелеге, актерлык осталыгы, вокал күнекмәләренә ия булуы), артистлык яки текстны яттан белү, оригинальлек, композицион куелыш чишелешенә (номер драматургиясе) игътибар юнәлтте.

Барда мәдәният һәм ял үзәге фойесында бу көнне декоратив-гамәли сәнгать һәм милли ризыклар күргәзмәсе оештырылган иде. Каенавыл мәдәни-ял комплексы, балалар иҗат йорты актив катнашты, шулай ук шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән эшләнмәләр, пешкән ризыклар, бал һәм башкаларны тәкъдим итте. Р.Ф. Ягъфәров иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган стендларда, туган якны өйрәнү музеенда шәхси әйберләреннән әзерләнгән почмакта күп мәгълүмат бирелгән. Моннан тыш чарада катнашучы крайдан килгән балалар өчен фольклор, вокал һәм милли биюләр буенча осталык дәресләре дә оештырылды.

“Галим, фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәровның тормышы, иҗади эшчәнлеге һәм аның туган телне, милли мәдәниятне саклауга керткән өлеше” дип аталган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүне “Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин ачып, сүзне округ башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаевага бирде.

— Күренекле якташыбыз Рәшит Фәйзрахман улы истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә “Ягъфәр укулары” аерым урын били. Край һәм округ күләмендә оештырылучы иң зур әдәби һәм мәдәни чараларның берсе ул. Ягъфәров иҗатында киләчәккә бай мирас тупланган. Безнең бурыч – шул мирасны саклап һәм өйрәнеп, киләсе буынга тапшыру, — диде.

Түгәрәк өстәл янындагы әңгәмәдә Рәшит абыйның авылдашы, җирле шагыйрь, туган як тарихын өйрәнүче, Советлар Союзы Герое Ш. Казанбаев исемендәге Сараш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Х. Таразова да катнашты.

— Рәшит Фәйзрахман улының тормыш юлын барыбыз да беләбез. Менә инде уникенче тапкыр аның истәлегенә укулар оештырдык. Күчтәнти авылы балалары бик бәхетлеләр, чөнки Рәшит абый авылга кайткан саен мәктәпкә керә иде. Гади генә итеп исәнләшер иде. Авылның 400 еллыгын үткәргәндә дә ул зур ярдәм итте, безгә танылган галимнәр, артистлар алып кайтты, төбәгебез данын еракларга, бөтен Рәсәйгә танытты. Рәхмәт аңа. Бу бәйрәмне үткәргән өчен Казаннан шалтыратып үзе дә рәхмәт әйткән иде. Кайткан саен туган авылына яшьти каены янына барды ул. Соңгы кайтуында туган нигезе урыныннан кибеп беткән мәтрүшкә өзеп алып, кадерләп төреп үзе белән алып китте. Бу аның соңгы китүе булган икән… Аңа багышлап мәктәптә класс-кабинет булдырдык. “Рәхмәт, сезгә”, — дигән иде. Шулай кече күңелле булды якташыбыз. Без дә аны бик хөрмәт итәбез, — дип Рәшит Ягъфәровның туган авылына багышлап язган шигырен укыды, балалары, оныклары ирешкән уңышларны атады.

— 2024 елның декабрендә мәктәп укучыларына адресланган “Пермь краеның күренекле шәхесләре” өстәмә уку китабын чыгардык. Анда Рәшит Фәйзрахман улы турында да мәгълүмат урын алды, аның Күчтәнти башлангыч, Карман җидееллык, Сараш урта мәктәпләрендә, Оса педагогия училищесында укыганнан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алуы, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге, казанышлары турында язылды. Рәшит абый тормышы һәркемгә үрнәк, аның кешелекле булуы безне бигрәк сокландыра, — дип сөйләде туган якны өйрәнүче-тикшерүче, РФ Гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре К.Н. Уразова.

— Рәшит белән без Сараш урта мәктәбендә, Казан дәүләт университетында бергә булдык, укыдык. Ишле гаиләләрдән идек, барын бүлешеп яшәдек. Күпкырлы шәхес, бөтен тармакка чәчелеп эшләде, уңышларга иреште. Шигърияткә, тулпар атлар кебек, томырылып килеп керде. Башкортостанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми аның “Тальян моңы” шигырен югары бәяләп мактау телеграммасы җибәргән иде хәтта. Иҗатында әдәби образлар буларак, җир, упкын, диңгез, дулкын, нигез ташы, җил-давыл һ.б. телгә алынган, туган як, сәясәткә багышланганнары күп. 2010 елда дуслары, каләмдәшләре истәлекләрен җыйнап “Җәгъфәр”, 2011 елда “Сагынылды” шигырьләр җыентыгын бастырып чыгардык. Киләчәктә тагын бер җыентыгын чыгарырга кирәктер, — дип шагыйрь, “Татарстан Республикасы Язучылар берлеге” әгъзасы, Барда районының Почетлы гражданы, туган якны өйрәнүчеләр, шагыйрьләр һәм язучылар иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе И.М. Әширов «Ягъфәровның иҗади эшчәнлеге турында» темасына чыгыш ясады.

Шулвакыт юлдан килү белән түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәгә Татарстан Республикасы вәкилләре дә кушылды.

— Рәшит абый белән күп сөйләшә идек, театр училищесында укыганда 1974 елда таныштым. Ул Мөсәгыйть Хәбибуллин, Туфан Миңнуллин белән еш аралашты. Аның фольлоры искитмәле, гади, аңлаешлы. Бардада район театрын ачарга һәм аңа Рәшит Ягъфәров исемен бирергә тәкъдим итәм. Рәшит абыйны бер кабат та онытмабыз, — дип язучы, драматург, Татарстан Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рәдиф Сәгъди «Р.Ф. Ягъфәров — шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе» темасына сөйләде.

— Рәшит абый турында бик җылы сүзләр әйтелде. Аның фәнни эшчәнлегенә кагылып китмәкче булам. Гаиләсе белән Казанга 1973 елда күченә ул, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор бүлегенә укырга керә. Шулай язмышын фән белән бәйли, халык иҗатын җыю белән шөгыльләнә. 1977 елда “Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1986 елга кадәр кече фәнни хезмәткәр була, балалар фольклоры буенча эшли, бәетләр, мөнәҗәтләр җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда “Балалар фольклоры” китабы нәшер ителә. Фәнни экспедиция материаллары буенча 20ләп жанрны 3 төркемгә бүлә, ягъни системага сала, урнаштыра. Ә бу бик катлаулы хезмәт. Гомумән алганда, татар фольклористикасында сизелерлек эз калдырган шәхес. Гади генә иде үзе. 2008 елда экспедициягә юл алдык, бу минем беренче фәнни сәяхәтем, ә аның соңгысы булган икән. Соңгы көннәренә кадәр халык авыз иҗатын җыюын дәвам итте, — диде филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Илмир Илдар улы Ямалтдинов.

— Казанда һәрчак Рәшит абыйның ярдәмен тоеп яшәдем. Мәктәптә укыган елларымда Татарстаннан танылган язучылар Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ белән бергә Бардага кайткан иде ул. Беренче булып язылган “Әти кайтты” хикәямне матбугатта чыгарырга булышты, университетка укырга чакырды. Гел аралашып яшәдек. Рәшит абый Казан белән Барда арасына күпер салучы булды, яшьләр аның кайгыртуын тойды. Төбәгебезгә бөек язучылар кайтып, күңелләре булып китә иде. Барысы өчен дә аңа зур рәхмәтебезне әйтәбез, — диде Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, әкиятләр остасы, Султанай авылында туып-үсеп Казанда яшәүче якташыбыз Нурия Сәйяр.

Әйе, танылган якташыбыз турында сөйләүчеләр күп булды бу көнне. «Барда муниципаль округы башкортлары корылтае» төбәкара иҗтимагый оешмасы секретаре, Пермь крае Корылтае башкарма комитеты әгъзасы, РФ ветераны, «Гәйнә ашлары» китабы авторы С.Ш. Уразбаева «Барда районында эшләгән елларда Р. Ягъфәров белән уртак эшчәнлек турында» дигән темага чыгыш ясады.

— Рәшит Ягъфәров бик гади зат иде, аның галим икәнлеген соңыннан гына белдем. Ул Муса Җәлилгә багышланган “Моабит дәфтәре” фильмында  катнашкан, әле биегән кеше булган икән. 1983 елда Казанда татар халык авыз иҗатына багышланган укулар оештырылды, шуның нәтиҗәсе буларак, соңыннан район авылларында фольклор түгәрәкләре ачыла башлады. Халык телендә, җирле телдә язган, шуңа да аны яраталар. Рәшит Фәйзрахман улы – Барда районының кояшы, аның турында сөйләвебез рухына дога булып барып ирешсен, — диде.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә йомгак ясап, резолюция проекты кабул ителде. Анда киләчәктә дә милләтпәрвәр шәхесебезнең тормыш юлын һәм ул калдырган бай мирасны өйрәнүне ышанычлы дәвам иттерүне, балаларыбызга, яшьләребезгә җиткерүне, Рәшит Фәйзрахман улының шигырьләре аша туган җиргә мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләүне тормышка ашыру кебек максатлар билгеләнде.

XII “Ягъфәр укулары” край фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 сәгатькә билгеләнгән иде. Тамашачылар залында алма төшәргә дә урын юк, халык бик күп җыелган. Сәхнәгә хөрмәтле кунаклар — Татарстан Республикасы әдәбият һәм сәнгать әһелләре: язучылар Рәдиф Сәгъди һәм Нурия Сәйяр, галим Илмир Ямалтдинов күтәрелде. Алар Р.Ф. Ягъфәров иҗатын югары бәяләп, мондый зур чара оештырылуына, әдәби бәйгедә катнашучыларга, аларны әзерләүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. “Әдәбияткә тартылган балалар дөньяда үз урыннарын табачаклар. Фольклор дигән сүз халык акылы дигән мәгънәне аңлата, гасырлар буе тупланган бай мирасыбызны киләчәктә дә онытмыйк”, — диделәр.

Рәшит абыйның тормыш иптәше бу юлы Казаннан кайта алмаган, әмма күңелендәге рәхмәт хисләрен видеоязма рәвешендә җибәргән иде. Әкълимә Габдрәхим кызының экран аша язмасын дулкынлану хисләре тоеп карадык. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, тормышыгызда иминлек теләп калабыз. Киләчәктә күрешергә насыйп булсын, Алла бирсә!

Гала-концертта сәхнәгә җиңүчеләр күтәрелде, тамашачыларны чыгыш ясап куандырды. Алар нинди дәрәҗәле чарада зур уңышка ирешкәннәр бит. Кемнәр соң алар? “Ягъфәр укулары” конкурсында катнашып I урынга ирешүчеләр исемнәрен атыйбыз.

 “Фольклор (халык авыз иҗаты)” номинациясендә Үдик балалар бакчасы (җитәкчеләре Л. Искәндәрова, Ә. Шәрипова), икенче Барда урта мәктәбенең “Чишмә” фольклор коллективы (җит. Р. Батыркаева), Төнгүк мәдәни-ял комплексының “Яшел алан” фольклор коллективы (җит. Н. Мукаева), Березовка муниципаль округының Чокыр авылы мәдәният йортыннан “Хыял” ансамбле (җит. Г. Шәрәфетдинова).

“Театр сәнгате” номинациясендә “Әтәчкәй” Барда балалар бакчасы (җит. Ю. Абдулова, И. Ижбулатова, Р. Якупова).

“Җыр сәнгате” номинациясендә “Кояшкай” Барда балалар бакчасының әзерлек төркеме, Сараш урта мәктәбеннән Эмилия Мәсәгутова, Пермь шәһәре Татар якшәмбе мәктәбеннән Айлана Вәсилова (Василова), Карман авылы мәдәният йортыннан “Карурман” төркеме.

“Әдәби-нәфис әсәрләр” (проза, шигърият, хикәя) номинациясендә Сөҗән авылыннан Мәрьям Мәрдәмшина (4 яшьтә), Үдик урта мәктәбе укучысы Зарина Галина, Бөреҗле төп мәктәбе укучысы Эллария Мәүлитова, Кунгур муниципаль округы Тор Түз урта мәктәбеннән Илзирә Хәлилова, Байавыл төп мәктәбеннән Илзат Ягъфәров, Орда муниципаль округы Искеавыл урта мәктәбеннән Айдар Вахитов, Пермь шәһәре Татар якшәмбе мәктәбеннән Сәминә Шәяхмәтова, Печмень төп? Мәктәбеннән Максат Дускаев, икенче Барда урта мәктәбеннән Алёна Сакаева һәм Лиана Ямихуллина, Озын Ялан урта мәктәбеннән Әдибә Батыркаева.

“Пермь краеның җирле шагыйрьләре әсәрләре” номинациясендә “Әтәчкәй” Барда балалар бакчасыннан Эльмина һәм Мәрьям Зимасовалар, Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясеннән Иделия һәм Гүзәл Ибраһимовалар, Уен муниципаль округы Чәйкә төп мәктәбеннән Инга Уразбаева, Ш.Казанбаев исемендәге Сараш урта мәктәбеннән София Габитова, Яңавыл мәдәният йортыннан ветеран укытучы Саилә Рахмангулова, Сараш авылыннан шагыйрә Сания Хәлилова (83 яшьтә)

Мәрхүм якташыбыз кабере зират кылынмаса, чара тулы төсле булмас иде. Кунаклар, округ җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Барда зиратына юл алды. Барчабызны Рәшит абый Ягъфәровны юксыну, сагыну, аңа карата хөрмәт хисләре урап алды. Арабызда булсагыз, киләсе елга җыелып 80 яшегез тулуны бәйрәм иткән булыр идек. Тик нишлисең, язмаган, күрәсең. Сезнең исем, бай мирасыгыз һич онытылмый. Иҗатыгызны сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр бик теләп өйрәнә. Димәк, сез һәрчак безнең күңелләрдә яшисез, безгә яшәргә көч, дәрт һәм илһам бирәсез.

Роза Гыйззәтуллина. Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *