Җыр-моң кичәсе
Танылган якташыбыз — композитор, җырчы һәм мөгаллим Мәсгут Габдрахман улы Имашевка 85 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе 16 ноябрьдә Камал театрында үтте. Юбилярны котларга Казанда яшәүче бардалылар, Мәсгут абыйны һәм аның иҗатын хө рмәт итүче күпләр килгән иде, кичәдә шулай ук Бардадан делегация катнашты. Татарстанның мәдәният министры А. Сибәгатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Д. Шакиров, театр эшлекләре, якташлары, элекке һәм бүгенге хезмәттәшләре, дуслары Мәсгут Габдрахмановичка бәхетле, сау-сәламәт тормыш, иҗат уңышлары теләделәр. Кичәдә котлаулар матур җырлар һәм