Тормышларын иҗат, сәнгать белән бәйләүче сәләтле затлар hәрчак соклану уята. Кемдер тамашачылар өчен яратылып, сәхнәдә нинди дә булса образлар тудырса, икенчеләре аяклары җиргә тимичә өздереп бии я таӊ калдырып җырлый, яисә бөтенләй башка өлкәдә — тимер, таш, агачтан матурлык тудыра. Ә бу юлы безне рояльдә виртуоз уйнаучы талантлы якташыбыз белән очрашу көтә иде. Барда балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучы, халыкара конкурслар лауреаты Алина Фидәил кызы Әлмәтованыӊ 2 апрельдә соло концерты узды.
Сер түгел, тантана сәбәпчесенеӊ әти-әнисе дә күпләргә таныш талантлы затлар. Концерт башланыр алдыннан Алина Фидәил кызыныӊ әнисе, балалар сәнгать мәктәбенеӊ элеккеге директоры Айсылу Әлмәтова белән әӊгәмә корырга мөмкинлек туды.
— Алина уртанчы кызыбыз, кечкенәдән үк тырыш, кызыксынучан, тиктормас, бөтенесенә дә өлгер, егәрле булып үсте. Үз алдына нинди максат куйсын, шуӊа ирешә ул. Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлагач, Чайковский музыка училищесында, аннары Уфа дәүләт сәнгать академиясендә белем алды. Бардага кайтып концерт кую теләген барыбыз да хупладык, мәктәп педагоглары да ярдәмгә килде. Балаларныӊ уӊышы — әти-әни өчен иӊ зур бәхет, — диде ул шатлыгы белән уртаклашып.
“Рояльнеӊ сихри авазлары” — концерт менә шулай аталды, ул башкаручы останыӊ якыннарын, туганнарын, дусларын, педагогларын, укучыларны җыйды. Талантлы йолдызыбызны зал көчле алкышларга күмеп, җылы каршы алды. Алина Әлмәтова башкаруында татар композиторлары Рөстәм Яхинныӊ “Рондо”, Мансур Мозафаровныӊ “Кызлар биюе”, рус композиторы Сергей Рахманиновныӊ “Италия полькасы”, Скотт Джоплинныӊ “Өрәӊге яфраклары” h.б. композицияләр яӊгырады. Концерт Джон Фонданыӊ танылган “Бал корты биюләре” (“Шмелиные буги”) белән тәмамланды. Шаян hәм шул ук вакытта нәфис, моӊлы композицияләр, язныӊ беренче нурларыдай, hәр тамашачыныӊ күӊелен яулады. Алина Фидәил кызыныӊ уен коралы артында уйнаганда тибрәлүчән нәфис буй-сыны, хисләргә бирелгән йөзе, мимикасы беркемне дә битараф калдырмады, кыскасы, ул рояль белән бербөтен булып балкыды, музыка, концертны мәрхәмәтле йөрәге аша уздырды.
— Бүген без рояльнеӊ искиткеч тавышын ишеттек. Безне сәнгать, гүзәллек дөньясына дәшүегез өчен зур рәхмәт, Алина Фидәилевна, — дип тәбрикләде Барда балалар сәнгать мәктәбе директоры Илзира Аптукова.
— Алина, синеӊ белән чын күӊелдән горурланам, үз тырышлыгыӊ белән ирешкән уӊышларыӊ өчен сөенәм. Бездә, сәнгать мәктәбендә чәчелгән орлыклар бик яхшы җимешләр бирде, — дип уӊышлы концерт белән котлады укучысын фортепиано классы буенча укытучысы Раушания Юсуфкулова.
— Бүген без бөтен дөньяга танылган композиторларныӊ әсәрләрен турыдан-туры тыӊладык. Барда өчен бу искитмәле хәл. Рәхмәт, Алина. Кечкенә генә бармакларын белән шушы хәтле рояльне тыӊлатып, безне барыбызны да сокландыргыч халәттә тотуыӊ — югары дәрәҗә, — диде Дилә Монасыйпова.
Ахырда бу чараныӊ төп герое белән әӊгәмә кордык. Алина Әлмәтова инде 13 ел Мәскәүдә яши. Бардага кайтып, аныӊ ничек үзгәрүен күрү бик күӊелле, ди.
— Бүген сәнгать мәктәбендә икенче концертым узды. Бер яктан, якын кешеләреӊ алдында чыгыш ясау җиӊелрәк, чөнки аларныӊ сине hәрвакыт хуплаячагын беләсеӊ, әмма икенче яктан өстәмә җаваплылык сизелә. Хәзер Мәскәүдә өлкәннәр hәм балалар өчен фортепиано дәресләрен алып барам. Формамны югалтмас өчен, көн саен үзем дә шөгыльләнергә тырышам. Миӊа татар композиторлары әсәрләрен дә, рус hәм чит ил классиклары композицияләрен дә башкару ошый. Заманча популяр көйләрне дә рәхәтләнеп уйныйм. Шулай ук чит телләрне өйрәнергә яратам, хәзерге вакытта испан телен үзләштерәм. Төрле вакытта инглиз, француз, итальян телләрен өйрәндем. Соӊгы арада заманча биюләр белән дә мавыктым. Кыскасы, бер урында утыру минем характерда түгел. Сәяхәт итәргә hәм яӊа урыннар ачарга яратам. АКШ, Италия, Франция, Германия, Испания, Куба h.б. илләрдә булдым. Сәнгатькә мәхәббәтем, хезмәт сөючәнлек hәм кызыксынучанлык әти-әнидән киләдер, иҗади гаиләдә тудым бит: әнием — музыкант, ә әти — рәссам. Иҗатым белән кызыксынучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, шундый тыӊлаучылар алдында чыгыш ясавы үзе бер сөенеч! — диде ул.
Без Алина Фидәил кызын шундый якты, көчле концерты белән котлыйбыз, алга таба да аӊа иҗади уӊышлар, яӊа үрләр телибез.
Ләйсән Кучукбаева.
Автор фотосы.