Ике Гран-при иясе

«Дуслык» коллективы ноябрьдә Санкт-Петербург шәhәрендә узган балалар, яшүсмерләр hәм өлкәннәр өчен хореография сәнгатенеӊ «Гран-при Кубогы»финал халыкара конкурс-фестивалендәкатнашты. Финалда 2022 ел нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре hәм Халыкара конкурсларныӊ I дәрәҗә лауреатлары җыелды. Без ансамбль репертуарыннан ике номер әзерләдек hәм алар икесе дә Гран-при яулады. Безгә 20000 сумлык сертификат тапшырдылар. Коллективыбызны 2022-2023 елларда «Мир на ладони» Халыкара конкурс-фестиваленә чакырдылар. Дуслык коллективы, сезне лаеклы җиӊүегез белән котлыйм! Гүзәл Нуриханова.

Каз өмәсе — күӊелле йола

Елга буйлары боз белән каплангач, авылларда каз өмәләре үткәрелә иде элек. Бу вакытта hавадан кыр казлары соӊгы сәламнәре белән «кыйгак-кыйгак» кычкырып, җылы якка очып киткән булалар инде. hәр өйдә күпләп йорт казлары, үрдәкләр асрала иде. Өмәләрдән соӊ hәр өйнеӊ чоланында каз түшкәләре эленеп тора, сандык өстендә ястык, мендәрләр өелә. Ә иӊ өстә, бигрәк тә кызлы өйләрдә чиккән тышлы, парлы мамык мендәрләр куелыр иде. Килеп керсәӊ, каз шулпасыныӊ, мичтәге каз бәлешенеӊ хуш исе бөтен өйгә таралган булыр. Туйларда машинада кияү белән

Подробнее

Иҗади очрашу бәйрәме

Җан тынычлык безгә кирәк түгел, Җан ярадан шигырь табабыз. Ай, син матур дөнья, Шифасарай, Яшибез, дип көндә янабыз. Бу шигъри юллар Барда районы Байавылныӊ Әмҗе елгасы суында коенып, газиз әнисенеӊ халык җырларын башкаруын ишетеп hәм туган җиреннән көч-куәт, илhам алып үскән Мөршидә Мөхлис кызы Минкинаныӊ «Мәӊге яшик» шигыреннән алынды. М.М. Минкина 1952 елныӊ 3 сентябрендә Байавылда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Җыр-моӊ аӊа кечкенәдән юлдаш була. Мәктәп елларында Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен яратып укый, авыл сәхнәләрендә җырлый. Башта туган авылы мәктәбен,

Подробнее

Мәдәни мирасыбызны саклап

“Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасының “Гәйнә башкортлары һәм Тол буе татарлары милли биюләре этник үзенчәлегенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” проектын тормышка ашыру ахырына якынлашты. Ул социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга Пермь крае губернаторы грантларын бирүгә юнәлдерелгән социаль проектларның икенче край конкурсында җиңүгә иреште. Проектның максаты — мәдәни мирасыбыз булган халык бию традицияләрен өйрәнү, саклау, тергезү, пропагандалау һәм аларны тәҗрибәдә куллану булды. Проектның исеменә гәйнәлеләрнең яшь буынын – 9-16 яшьләрдәге мәктәп укучыларын Барда округы милли биюләренең этник

Подробнее

Яраткан сәнгать бишеге

Крайныӊ иӊ зур hәм танылган мәгариф учреждениеләренеӊ берсе — Барда балалар сәнгать мәктәбе 29 ноябрьдә үзенеӊ мактаулы юбилеен – 55 еллыгын билгеләп үтте! Барда мәдәният hәм ял үзәгендә бәйрәм кичәсе педагогларны, мәктәпне тәмамлаучыларны, укучыларны, ветераннарны hәм күп кенә кунакларны җыйды. Моӊлы көйләр, дәртле биюләр, баянчыларныӊ, вокал hәм инструменталь ансамбльләр hәм дуэтларныӊ дәртле чыгышлары белән концерт бер сулышта утеп тә китте. Тамашачыны үз чыгышлары белән баянчылар hәм аккордеонистлар оркестры, край, Бөтенрәсәй, халыкара конкурслар лауреаты Айвар Тимганов (җитәкчесе С.М. Ибраева), кече сыйныфлар

Подробнее

Гөрләсен “Ирен моӊнары“

“Барда гүзәле“ ансамбле. 26 ноябрьдә Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы эш планындагыча край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте региональ иҗтимагый оешмасы идарәсенеӊ күчмә утырышы уздырылды. Үткәрү урыны итеп Кунгур шәhәр округыныӊ Тор авылы билгеләнде, бит быел бу авылда край сабан туе уӊышлы уздырылган иде. Шул ук көнне Орда муниципаль округындагы Искеавылда II “Ирен моӊнары — 2022” сылва–ирен татарлары халык иҗаты фестивале оештырылды, бу бәйгедә бардалылар да лаеклы катнашты. Алдан килешенгән буенча, шимбә көн иртә-иртүк юлга кузгалдык. Әле урамда кап-караӊгы, туктаусыз ак

Подробнее

Агыла да болыт агыла…

В составе жюри: Г. Мурат, Р. Жамал, И.Аширов. Халык шагыйре Хәсән Туфанныӊ бу әсәрен нинди хис-тойгылар белән иҗат итүе ачык аӊлашыла: туганнарына hәм туган җиренә мәхәббәт, йөрәгеннән сыкрап чыккан сагыну-ярсу, сагыш белән тулы шигырь ул. Әдип бу юлларны 1951 елда, газизләреннән еракта чагында яза. Репрессияләнеп кулга алынуына инде унбер ел үткән, алда тагын газаплы күпме көннәр көтә… сагынырсыӊ, сагышланырсыӊ да шул! Бу шигырь көйгә дә салынды, аны күп кенә җырчылар башкара — җыр сәнгате осталары да, үзешчәннәр дә. Ел саен

Подробнее

Сөмбелә — уңыш бәйрәме

"Сюмбеля" - праздник урожая

23 сентябрьдә Танып авыл клубында Рәсәй халыклары мәдәни мирасы елы кысаларында Сөмбелә бәйрәме уздырылды. Ул көзен көн белән төн тигезләшкән мәлдә билгеләнә. Бу вакытка урып-җыю, кырларда hәм бакчаларда эшләр тәмамлана, ә базлар кышка запаслар белән тулы була. Бәйрәмнеӊ исеме нәрсә белән бәйле соӊ? Татарлар hәм башкортларда юлиан календарена кадәр зодиак календаре кулланылган hәм анда уӊышны җыеп алу төгәлләнгән вакыт “Сөмбелә” ае дип йөртелгән. Бәйрәмнеӊ исеме шуннан барлыкка килгән дә инде. Танып клубына керү юлында мәдәният хезмәткәрләре барлык кунакларны җыр-биюләр белән

Подробнее

Премьера уӊышы

27нче АПРЕЛЬ кичендә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә Хәбир Ибраhимнеӊ “Ялгыз каен күзе” дип исемләнгән ике пәрдәлек мелодрама премьерасы булды. Тамаша карарга халык күп килде, зал шыгрым тулы иде. Спектакль башлану мизгеленнән үк тамашачыны вакыйгалар өере чолгап алды. Мәхәббәт, дуслык, тугрылык hәм шул ук вакытта янәшәдә генә атлаучы көнчеллек hәм үч алу, байлыкка табыну кебек хисләр аша сугарылган драма hинд киносы сюжетын хәтерләтте. Рольләрне бик оста итеп Саҗидә Козиева, Эльмарт Мәүлитов, Гөлнур Иткинова, Альгиз Кучукбаев, Ильнара Мурзыева, Гөлнур Ибраhимова hәм

Подробнее

Яӊа җиӊүләребез

Агымдагы елныӊ апрель аенда “Дуслык” халык үрнәк биюе ансамбле ике конкурста катнашты. 17 апрельдә “Мин танылган!” Бөтенрәсәй ачык талантлар конкурсында “Малайлар гына димәгез!” татар биюе белән кече составка уӊыш елмайды. Жюриныӊ hәр әгъзасы иӊ югары “9” бәясен бирде. Иӊ күп 45 балл җыеп, нәниләребез I дәрәҗә лауреат булдылар. Ансамбльнеӊ уртанчы составы, 43 балл җыеп, II дәрәҗә лауреат булуга иреште. 24 апрельдә алар “Star FRIENDS” Халыкара иҗат конкурс-фестивалендә тамашачыларны hәм жюрины яулауларын дәвам иттеләр hәм янә бүләккә лаек булдылар. Конкурс нәтиҗәләре

Подробнее