Шагыйрә белән очрашу

Февраль башында бездә Шигърият бәйрәме узды. Туган ягына журналист, шагыйрә, Бардабаш авылында туып-үскән, хәзер Яр Чаллы шәhәрендә гомер итүче якташыбыз Гөлсәрия Зөфәр кызы Басыйрова кайткан иде. Бу сәфәр күрешүләргә, очрашуларга бай булды.

Иӊ элек, әлбәттә, туганнар белән очрашу. Гөлсәрия апаны Бардабашта hәрвакыт үз кызын көткән шикелле әнисенеӊ сеӊлесе Нуридә апа Әхмәдуллина көтә. Ә Озын Яланда класс җитәкчесе, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Мөнига Суфый кызы Суфиева, классташлары, мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар белән очрашу үзенә күрә бер бәйрәм кебек үтте. Бардабаш клубында Гөлсәрия Зөфәр кызына багышланган махсус очрашу кичәсен болытлы көндә кояш чыгуга тиӊләргә мөмкин булды.

Шигърият бәйрәменә халык бик теләп килде. Гөлсәрия апа кичәләребездә яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклашты, үзенеӊ шигырьләрен укыды.

— Очрашуларга килгәндә күӊелләр тула шул. Укытучылар шундый матур итеп җырлады… Очрашу шундый нәрсә инде ул. Мин үзем мәктәпне 1969 елда төгәлләдем, безнеӊ юбилей узды инде. Мәктәпкә киләсе килә, кайчан килсәӊ дә шундый рәхәт анда, шундый матур итеп кабул итәләр. Тормыш үтеп бара, барыбер дә тормыштан ямь табып яшәргә тырышабыз. Мин үзем 10 елдан артык йога белән шөгыльләнәм, башта торам, шпагатка утырам, 10 елдан артык ветераннарныӊ “Гармония” бию ансамблендә шөгыльләнәм. Без берничә тапкыр Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Казанда, Самарада чыгыш ясадык. Былтыр җәен Сочига бардык, аннан гран-при алып кайттык. Менә шулай яшәргә тырышабыз инде. Тыӊлап, карап, сөенеп утырам, мәктәпнеӊ элеккеге рухы яши бит. Безнеӊ мәктәпнеӊ укыту дәрәҗәсе югары булды. Казанда журналистика бүлегенеӊ татар группасында укыганда калганнарныӊ дәрәҗәсе икенче төрле иде. Шулай безне укытканнар, белемебез тирәнрәк тоелды. Рус теленнән Лилия Сабировна укытты, безгә Крамскойны, Левитан, Айвазовскийларны барысын да өйрәтте. Алар андый нәрсәне белмиләр иде. Барлык укытучыларыбызны да сагынып искә алабыз: Шафика апаны, Сәмига апаны. Без 39 кеше бетердек бер классны. Аннан Мөнига апа турында аерым әйтәсем килә, безне бишенче класста шундый кечкенә сабыйларны алды. Ул шундый яшь, шундый матур иде. Аныӊ хәлен белергә кердем. Шушы көннәрдә 89 яшь тулды аӊа. Ул татар теленә, әдәбиятка булган хөрмәтне, мәхәббәтне безнеӊ күӊелләргә орлык итеп салды. Менә шуннан шигырьләр язам инде. Былтыр Татарстан буенча үткәрелгән әдәби конкурста катнашып, якынча 1690 кеше арасында “Поэмалар hәм шигырьләр” номинациясендә 2 урын яуладым, премиягә лаек булдым. “Казан утлары” журналында шигырьләрем басылды, — дип Гөлсәрия апа иҗат җимешләре белән таныштырды.

Хөрмәтле якташыбыз төрле сорауларга да җавап бирде.

— Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?

— Алтынчы, җиденче классларда укыган чаклар булгандыр. Яӊа язган шигырьләрем хәзер дә истә. Ул вакытта мәктәпкә танылган язучы Габдрахман Әпсәләмов килде. Миӊа шигырь укыган өчен бүләккә “Алтын йолдыз” китабын бүләк иткән иде. Шул вакытта язучы буласы килү уе күӊелемә сеӊеп калгандыр.

— Тормышны яӊадан башларга туры килсә, нәрсә үзгәртер идегез?

— Хәлил Шәриф сүзләре белән әйткәндә “Булыр идем ягымлырак…”

— Шигырьне бер халәткә кереп язарга кирәкме яисә баш белән уйлапмы?

— Уйлап язам кайчак. Шигырьнеӊ ничек килеп чыкканын укучы сизә. Ул иӊ элек ихлас булырга тиеш. Бер шигырьне 3 – 4 куплетлы итеп кенә язарга күнегелгән. Озын итеп яза белмим. Шигырьдәге Ана образы ул минем Бибисафа картәнием, чөнки әнием эштә булганда, өйдә гел аныӊ белән калырга туры килде. Шигырьне языр өчен аерым вакыт кирәкми. Тормыш мәшәкатьләре күп булганда, шигырь язуны киметеп торырга туры килә. Лаеклы ялга чыккач, күбрәк яза башладым.

— Шигырь язганда яраткан темаларыгыз нинди?

— Ел фасыллары: көз, яз, кыш, җәй. Шуларга өстәп авыл hәм сөю темалары кушыла.

— Ир-ат шагыйрь белән хатын-кыз шагыйрь ни белән аерыла?

— Ир-ат акыллырак яза, аларныӊ тематикасы киӊрәк. Араларында нечкә күӊеллеләре дә бар. Үзем Башкортостаннан Айдар Маннановныӊ мәхәббәт турындагы шигырьләрен, Равил Фәйзуллинныӊ “Мәхәббәтнамәсе”н укырга яратам, — диде ул.

Очрашуда шагыйрә генә сөйләмәде, ә аныӊ иҗаты белән таныш авылдашлар да үзләренә якын булган, авылга багышланган әсәрләрен укыдылар: “Ак болытлар”, “Карагайлар шавы” hәм башка бик күп шигырьләре яӊгырады. Наиф Мансуров гармунда җитмешенче елларда популяр булган җырларны уйнады, тамашачылар кушылып җырлады. Беренче шигырьләре “Азат хатын” журналында басылса, соӊрак “Сөембикә”, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында, “Таӊ”, “Нуртуган” газеталарында дөнья күрә. Кичә ахырында шагыйрә Озын Ялан китапханәсенә үзенеӊ иҗат җимешләре басылган “Казан утлары” журналын (2024 елныӊ 9нчы саны) бүләк итеп биреп калдырды.

Шагыйрь нинди генә үрләргә ирешсә дә, аныӊ нигез ташы булып туган авылы, туган төбәге кала, сагынуларын ул үзенеӊ шигырьләрендә чагылдыра. Танылган якташыбыз Гөлсәрия апа белән горурланабыз, аӊа сәламәтлек, озын гомер, шигърият чишмәсенеӊ саекмавын, туган якларга ешрак кайтуын телибез, җылы, күӊелле очрашулар көтеп калабыз.

Гөлсирә Камакаева,
Озын Ялан авылы китапханәчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *