hәр ир-егетнең гражданлык бурычы

Долг каждого мужчины
Хәзерге вакытта 18дән 27 яшькә кадәр ир-егетләр медицина hәм чакыру комиссияләрен уза, алар тәмамлануга районыбыздан 60ка якын сайлап алынган егетләр төрле гаскәрләр сафын тулыландырачак.
Чакырылыш бүлеге начальнигы В.Е. Богданов сүзләренчә, бүген хәрби частьләргә автослесарь, тракторчы, бульдозерчы, пешекче белгечлекләренә ия булган егетләр таләп ителә, бигрәк тә “С” категорияле машина йөртүчеләр җитми, программистларга ихтыяҗ зур. Үзәк хәрби округы командалыгы таләбе буенча гаскәрләргә юнәлдерелгән армия сафларына чакырылучыларның 20-30 проценты югары белемле булырга, барысы да ОБЖ дәресе кысаларында хәрби хезмәт нигезләре курсын узарга тиеш. Шуның белән бәйле, Владимир Евгеньевич барлык район мәктәпләренең hәм политехник көллиятнең ОБЖ укытучыларына рәхмәт белдерә hәм хәрби-патриотик тәрбия hәм хәрби хезмәткә әзерләү белән соңгы елларда күбесенчә алар гына шөгыльләнүен билгели.
Инде ун ел дәвамында хезмәт вакыты даими 12 ай булып тора. РФ Президентының 2012 елның 7 маенда игълан ителгән 604 санлы күрсәтмәсе нигезендә чакырылыш буенча хәрби хезмәтне узучы гражданнарга түбәндәге льготалар каралган: югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлекләр hәм бюджет хисабына укырга керүгә әзерләнү мөмкинлеге, югары уку йортларын тәмамлаучыларга Рәсәй hәм чит илләр бизнес-мәктәпләрендә укыр өчен грантлар, дәүләт гражданнар хезмәтенә эшкә кергәндә преференцияләр, аларны идарә кадрлары резервына кертү. Хәрби хезмәтне узучыларның шулай ук эш hәм уку урыннары саклана.
Армия сафларында хезмәт итү мактаулы вазыйфа гына түгел, ул үзен хөрмәт иткән hәр ир-егетнең гражданлык бурычы. Кызганычка каршы, күпләр болай уйламый, язгы чакырылыш медицина hәм чакырылыш комиссияләрен узудан тайпылучылар саны кимемәвен күрсәтте. “Бу гражданнарга 27 яшь тулгач хәрби билет урынына справка биреләчәк hәм киләчәктә алар эшкә урнашканда проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, полициягә, прокуратурага, дәүләт муниципаль учреждениеләренә hәм кайбер газ hәм нефть өлкәсендәге предприятиеләргә эшкә керергә уйлаганда, — диде Владимир Евгеньевич. – Справкадагы “законлы нигезләр булмаган килеш хезмәт итмәде” формулировкасы белән килешмәүчеләр дәгъвалары белән, хәтта хөкем органнарына да мөрәҗәгать итәләр”.
Башка категория гражданнары да бар, алар 27 яшькә кадәр барлык көчләрен түгеп армиядә хезмәт итмәскә хокук бирүче медицина карарын hәм хәрби билет алучылар. Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу дөрес юл түгел, хәзер алар тормышта үз урыннарын таба алмый. Эш бирүчеләр аларны абруйлы югары эш хакы булган вазыйфаларга алмый. Бүген аларның кайберләренең кабат тикшеренү узу hәм, әгәр медицина комиссиясе мөмкин дип исәпләсә армиядә хезмәт итү, аннан соң яраткан өлкәләрендә hөнәри үсешләрен дәвам итү мөмкинлеге бар.
Комиссия эшендә район башлыгы С.М. Ибраев (чакырылыш комиссиясе рәисе), Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский (комиссия рәисе урынбасары), Барда үзәк район больницасының поликлиника мөдире А.Р. Кучукбаев (табиб-белгечләрнең эшен җитәкләүче табиб), мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев ( мәгариф органы вәкиле), И.И. Кариева (юридик бүлек вәкиле), Р.Р. Тимганов (МВД бүлеге вәкиле), С.К. Садыева (мәдәният идарәсе вәкиле) катнаша.
Сергей Миннихан улы чакырылучыларга хезмәт итүгә җаваплы карарга, батырлыкларын, кыюлыкларын күрсәтергә hәм туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга теләде.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *