Тормыш агышы алга барсын
Ноябрь аеның 23-25 көннәрендә Шермейка авыл поселениесендә шатлыклы вакыйга булды — кәрәзле элемтә өчен куелган мини-станциядә яңа җиhаз урнаштырылды hәм элемтә сыйфаты яхшырды. Мондый мөмкинлеккә район башлыгы С.М. Ибраевның, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 санлы сайлау округы депутаты В.А. Сухихның край Информацион үсеш hәм элемтә министрлыгы белән бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Бу территориядә телефон элемтәсе электән үк начар эшләгән. Шул сәбәпле халык җирле хакимияткә, район башлыгына стационар телефон элемтәсенең сыйфатын яхшырту hәм кәрәзле элемтә булдыру буенча мөрәҗәгать иткән була.









