Ачкычлар тапшырылды
Дүшәмбе көнне, 6 мартта, Куйбышев урамы, 13 адресы буенча яӊа күп фатирлы торак йортны ачу тантанасы узды, бардалыларга яӊа фатир ачкычлары тапшырылды. Йорт Рәсәй Президенты В.В. Путин инициативасы буенча булдырылган “Торак hәм шәhәр мохите“ милли проекты кысаларында төзелде. Күп кенә гаиләләр 30 елдан артык көткән бу мөhим вакыйга Пермь крае территориясендә 2019-2025 елларга авария хәлендәге торак фондын күчерү буенча региональ адреслы программа ярдәмендә мөмкин булды. Барда округы территориясендә 2020-2021 еллар этаплары буенча 2017 елга кадәр авария хәлендәге дип танылган 16







