“Бердәм эш нәтиҗә бирә“

12 апрельдә округ башлыгы Х.Г. Алапановныӊ муниципалитет авыллары халкы белән мәгълүмати очрашулары башланды. Беренче булып Хәлил Газбулла улы, аныӊ урынбасарлары, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация белгечләре, хезмәтләр hәм учреждениеләр җитәкчеләре составындагы зур делегацияне Иске Чат авылы халкы каршы алды.

Х.Г. Алапановныӊ сәламләү сүзеннән соӊ доклад белән округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова чыгыш ясады. Гөлназ Илфат кызы кайбер саннарга hәм фактларга тукталып үтте. Аныӊ сүзләренчә, Иске Чат авылында 112 кеше яши, 2022 елда ике бала туган, укучылар 2нче санлы Барда урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый, биредә авыл концерт мәйданчыгы эшли, узган ел җирле халык көче белән территорияне чистарту hәм кыргый куакларны кисү буенча өмәләр үткәрелгән. Үз эшчәнлеген 85 шәхси ярдәмчел hәм 2 крестьян (фермер) хуҗалыклары алып бара, 20 гектар җирдә бөртеклеләр чәчелә, 26 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ул шулай ук хуҗалыкларга hәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итүнеӊ төрле программалары турында, әлеге ярдәмнән ничә кеше файдалана алганын сөйләде. Аннан җыелганнар алдында Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, хәзерге вакытта 18дән 65 яшькә кадәрге ир-егетләрне контракт буенча хезмәткә чакыру бара. Контракт бер ел hәм аннан да күбрәк вакытка төзелгән очракта, тиешле хезмәт хакыннан тыш, хәрби хезмәткәр 195 меӊ сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләм алачак.

Очрашуныӊ икенче өлешендә искечатлылар үз сорауларын бирә алды. Алар төрле темаларга кагылды: юлларны төзекләндерү hәм ремонтлау, кәрәзле элемтә булмау, чүп контейнерларын урнаштыру, елганы чистарту, автокибет килүен оештыру. Нәтиҗәдә түбәндәге җаваплар алынды: якын арада юллар буйлап канау казылачак, ә юллар карап тоту кысаларында ремонтланачак, “Цифрлы тигезсезлекне бетерү” программасы буенча агымдагы ел ахырына кадәр биредә антенна-мачта корылмасы, ә аныӊ белән бергә кәрәзле элемтә hәм интернет барлыкка киләчәк. Җирле халык гомуми тавыш бирү юлы белән чүп-чарны үзәкләштерелмәгән җыю турында карар кабул итте. Округ башлыгы елганы чистарту өчен техника биреләчәк дип ышандырды, әмма эшләрне авыл халкы өмә кысаларында оештырырга тиеш. Сорауларга җавап бирүдән тыш, Х.Г. Алапанов тиздән әлеге торак пунктта балалар спорт мәйданчыгы булачагын билгеләп үтте. Хәлил Газбулла улы муниципалитетны үстерү планнары, округны Бөтенрәсәй авыл Сабантуена әзерләү турында сөйләде. Җирле халык округ hәм үзәк район больницасы җитәкчелегенә көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Аклыш авылында халык белән очрашу кешеләр берничә дистә ел көткән мөhим вакыйга – газлаштыру эшләренә старт бирүдән башланды. Әлеге эшләр муниципалитетныӊ “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасында катнашуы аркасында мөмкин булды. Авылда торак йортларга 310 олау (подвод) ясалачак, газүткәргечнеӊ гомуми озынлыгы 17 750 метр тәшкил итәчәк. Проект федераль, край hәм җирле бюджетлардан финанслана. Подрядчы булып “Пермгазсервис” ОООсы (җитәкчесе — М.Н. Ибраhимов) билгеләнде.

— Бүген мөhим көн — Аклышны газлаштыру башланды. Күп еллар дәвамында бу сорау мәгълүмати очрашулар үткәргәндә беренче булып көн тәртибендә торды. Тиздән сезгә дә “зәӊгәр” ягулык киләчәк, аныӊ белән бергә йортларыгызда тагын да уӊайлырак булачак. Шулай ук әлеге дәүләт программасы кысаларында быел Байавыл hәм Икенче Әрҗән авыллары газлаштырылачак. Моннан тыш, Беренче Әрҗәндә универсаль иҗтимагый коммуникацияләр үзәге, ә Бардада боз аренасы төзеләчәк. Мин сезнеӊ өчен бик шат. Сездә асфальт, элемтә бар, газ киләчәк, спорт өлкәсе үсеш ала, үзсалым буенча җирле клуб ремонтлана. Өйләрегезгә газ килгәч, сездән актив булуыгызны hәм мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә үз йортларыгызны газлаштыруыгызны сорыйм. Шулай ук клуб hәм балалар бакчасы газ котельныена тоташтырылачак. Безне hәрвакыт барлык дәрәҗәдәге депутатлар, hәм, әлбәттә, сез, округ халкы хуплавы сөенечле. Бу дөрес, чөнки бердәм эш кенә нәтиҗә бирә, — диде Хәлил Газбулла улы.

Аннан РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубинныӊ сәламләү сүзе укылды, анда ул газлаштыруныӊ hәм аныӊ темпларын бөтен төбәк буенча тизләтүнеӊ мөhимлеген ассызыклады, уӊышлар hәм барлык игелекләр теләде. Шулай ук округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, Төнгүк территориаль бүлеге начальнигы Р.Р. Илкәев h.б. халыкны җылы сүзләр белән тәбрикләде. “Пермгазсервис” ОООсы директоры М.Н. Ибраhимов Аклышта эшләр апрельдән октябрьгә кадәр планлаштырылуын билгеләп үтте. “Газүткәргеч нигездә җир астыннан сузылачак, Ленин урамы гына искәрмә булып тора. Без барлык эшләрне оператив рәвештә башкарып, халыкка зур уӊайсызлыклар тудырмаска тырышачакбыз. Алдан ук сездән техникагызны яки утыныгызны күчерү, этләрегезне бәйләү, безгә участокларыгызга керү мөмкинлеген бирү кебек үтенечләребезгә аӊлап каравыгызны сорыйм. Барысы да яхшы булыр дип ышанам”, — диде Марат Наил улы.

Тантаналы шартларда газүткәргеч төзелеше башлануын билгеләгән беренче туфрак алынганнан соӊ, аклышлылар ремонтланган җирле клубка керделәр, биредә авыл җыены узды. Муниципалитет үсеше турында традицион докладлардан, район хәрби комиссары чыгышларыннан соӊ, катнашучылар сораулар бирә алды. Җирле халык фельдшерлык-акушерлык пунктын яӊартуны сорады, моӊа түбәндәге җавап бирелде: быел округныӊ дүрт торак пунктында: Аклышта, Төнгүктә, Түбәнавылда hәм Тауавылда яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) биналары төзеләчәк. Әлеге проектларны гамәлгә ашырганнан соӊ округ территориясендә ФАПларны яӊарту мәсьәләсе 99 процентка хәл ителәчәк. Җирле халыкны борчыган иӊ мөhим мәсьәлә — булачак газлаштыру, ягъни йорт эчендәге эшләрнеӊ бәясе, гражданнарныӊ төрле категорияләре өчен булган льготалар. Кешеләрдә аӊлашылмаучанлык калмасын өчен алар алдында Пермь крае Социаль үсеш министрлыгыныӊ 5нче санлы районара территориаль идарәсенеӊ Барда муниципаль округы буенча бүлеге җитәкчесе Э.Г. Тюмисова чыгыш ясады, ә Барда газ хуҗалыгы идарәсе начальнигы С.Н. Габдрәшитов очрашудан соӊ калып, гражданнар белән сөйләште, аларныӊ барлык сорауларына җавап бирергә тырышты.

— Барлык Аклыш авылы халкы исеменнән муниципалитет башлыгы Хәлил Газбулла улына hәм аныӊ командасына, округ Думасы депутатларына безнеӊ территориядә күп эшләр башкарылганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Быел клубны ремонтладылар. Мин биредә 10 елдан артык эшләдем, түбәсеннән су үтә, бик салкын иде. Хәзер монда матур, уӊайлы, җылы. Аклышлылар “мәдәният учагына” тартылырлар дип уйлыйм. Без инде яшьләр булмасак та, клубта вакыт уздырырга яратабыз, авылдашларыбыз белән очрашабыз, соӊгы яӊалыкларны беләбез, шатлыгыбыз белән уртаклашабыз. Бүген газүткәргеч төзелеше башланды, бу көнне без 25 елдан артык көттек. Ниhаять, хыялларыбыз чынга ашты hәм тиздән безгә газ киләчәк, аныӊ белән бергә бөтенләй башка тормыш башланачак. Коммуналь уӊайлылык ягыннан авыл белән шәhәр арасындагы чик бетереләчәк. Газ — тормышта иӊ мөhим байлыкларныӊ берсе, — дип уртаклашты Аклышта яшәүче Рәсилә Илкәева.

Күперле Башап авылында яшәүчеләрне берничә ел бик мөhим юлны ремонтлау hәм асфальт түшәлү мәсьәләләре борчый. Хәлил Газбулла улы документлар экспертиза узганын hәм быел 11 км юлны ремонтлау планлаштырылуын әйтте. Беренче участок — 15-21 км, икенчесе — 26-31 км. Хәзерге вакытта подрядчыны билгеләү процедурасы бара, эшләрне быел башларга ниятлиләр. Шулай ук бу көнне делегация Шлик Баш, Яӊа Казанка, Төнгүк hәм Беренче Әрҗән авылларында булды. Шликбашлылар hәм яӊаказанкалылар үз авылларында кибетләр яки автокибетләр эшен оештыруны сорады, шулай ук торак пунктларга газ килүен теләде. Делегация кайда гына булмасын, hәр авылда җирле халык муниципалитет hәм төбәк җитәкчелегенә, барлык дәрәҗәдәге депутатларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Очрашулар ахырында округ башлыгы hәм Дума рәисе территорияләрнеӊ иӊ актив затларына битараф булмаганнары, актив тормыш позицияләре hәм туган якларын яратканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *