Барлык сораулар да мөhим

21 апрельдә мәгълүмати очрашулар Сөҗән, Батырбай, Беренче Бардабаш, Озын Ялан, Барда hәм Икенче Әрҗән торак пунктларында узды. Гадәттәгечә, алар башлыкныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова докладыннан башланды, аннан район больницасыныӊ баш табибы И.Ә. Сәгыйдуллин, Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский h.б. чыгыш ясады.

Гөлназ Илфат кызы сүзләренчә, соӊгы халык санын алу буенча Барда округында 26400дән артык кеше яши, шуларныӊ 1320се Озын Ялан территориаль бүлегендә. Бу якта “Триумф“ ОООсы, 8 крестьян (фермер) hәм 587 шәхси ярдәмче хуҗалыклары, 20 кече эшмәкәрлек субъекты, 18 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара. Илнур Әдhәм улы билгеләгәнчә, гомуми вакциналау нәтиҗәсендә округ коронавирус инфекциясен җиӊеп чыккан дияргә була. Көз көне яӊа вакцина килүе көтелә. Шулай ук бу авыруныӊ яӊа штаммнары барлыкка килергә дә мөмкин. “Узган ел больницага яӊа диагностик җиhазлар: берничә УЗИ аппараты, аларныӊ берсе эксперт класслы, цифрлы маммограф, күчмә рентген аппараты h.б. тапшырылды. Шулай ук 1933 елда ук нигез салынып, 1966 елда үзгәртеп корылган иске терапия бинасына капиталь ремонт ясалды. Кадрлар турында сөйләгәндә, шуны әйтергә кирәк, узган ел безгә ике фельдшер килде, алар Каенавыл hәм Яӊавылда эшли. Алардан тыш, больницага алты табиб эшкә урнашты, быел хирург hәм табиб-инфекционистны көтәбез, киләсе елга да берничә фельдшерныӊ кайтуы көтелә. Хәзерге вакытта округыбыздан медицина университетында 17 кеше белем ала”, — дип сөйләде Илнур Әдhәм улы.

Беренче Бардабаш халкы Гагарин урамыннан тукталышка кадәр урам яктыртылуын сорады, үзәк район больницасында уролог кабинеты булырмы, бу авылга газ килерме, дип кызыксынды, кәрәзле элемтәнеӊ начар сыйфатын hәм интернетныӊ булмавын билгеләп үтте. Боларга түбәндәге җаваплар алынды: урам яктыртуны планга кертергә кирәк, үзәк район больницасында уролог кабинетын булдыру планлаштырылмый, чөнки әлеге белгеч Оса hәм Чернушкада кабул итә, шулай ук Бардага квартал саен күчмә поликлиника килә, анда да урологка язылырга мөмкин. Газлаштыруга килгәндә, бюджетларда акча hәм программалар гамәлдә булса, Беренче Бардабашка зәӊгәр ягулык киләчәк. “Цифрлы тигезсезлекне бетерү” программасы буенча антенна-база станциясе төзелгән инде, тиздән ул электр челтәрләренә тоташтырылачак. Җәен биредә кәрәзле элемтә hәм интернет барлыкка киләчәк. Җентекләп өйрәнүне таләп итүче башка сораулар да күтәрелде, администрация белгечләре аларны игътибарга алды, җаваплар соӊрак халыкка җиткереләчәк.

Моннан тыш, Хәлил Газбулла улы үзе дә чыгыш ясады. Ул катнашучыларныӊ игътибарын йортларны автоном янгын извещательләре белән җиhазландыруга юнәлтте, муниципаль программа турында сөйләде, аныӊ кысаларында үзмәшгульлеләргә авыл хуҗалыгы кошларын сатып алуга киткән чыгымнарныӊ бер өлешен кире кайтаруга субсидия алырга мөмкин. Чүп җыюныӊ үзәкләштерелгән төргә күчүе ничек узачагын аӊлатты. Хәзер округ буйлап махсус машина йөреп, халыктан чүп җыйса, тиздән бөтен муниципалитет буенча контейнерлар урнаштырылачак hәм алардан чүп-чар алып кителәчәк. Каты көнкүреш калдыклары җыюныӊ яӊа төре округ үзәгендә башкарыла инде. Шулай ук муниципалитет башлыгы 2024 елда зур вакыйга — районныӊ 100 еллык юбилее булачагын билгеләп үтте. Бу датага округны төзекләндерү буенча төрле чаралар багышланган, шулай ук юбилей кысаларында 15 июньдә Бардада Бөтенрәсәй авыл Сабан туе узачак.

Озын Яланда халык суүткәргеч төзү, Барда елгасы аша “Гали аръяк күпере”н ремонтлау кирәклегенә игътибар итте, Мәктәп урамында электр челтәрендә бик түбән көчәнеш булуы h.б. темалар билгеләнеп үтелде. Гомумән алганда, ике торак пунктта да сораулар күп булды, әмма иӊ кызу тема Озын Ялан авылына кадәр юлны ремонтлауга hәм аны торак пунктлар эчендә асфальтлауга кагылды. Х.Г. Алапанов сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәк әhәмиятендәге юлларны норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән программа эшләнә, торак пунктлар аша үткән мондый юлларда асфальт җәю каралачак. Мәсәлән, “Барда-Ятыш” төбәк юлы Озын Ялан, Беренче Бардабаш, Ятыш, Куштамак hәм Суганка аша уза. Әлеге юнәлешне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бу авыллар тирәсендә hәм алар эчендә юллар асфальтланачак дип фаразлана.

Очрашулар тәмамланганнан соӊ иӊ актив кешеләргә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Александрович Сухих, 23нче сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов hәм округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов имзалары куелган рәхмәт хатлары тапшырылды.

Венера Шәрәфетдинова.


Шул ук көнне Барда авылында да мәгълүмати очрашу узды, биредә халыкны 2022 елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар hәм 2023 елга өстенлекле планнар турында сөйләделәр.

Кешеләр округ башлыгы
Х.Г. Алапановка hәм оешма җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.

Мәсәлән, бардалылар Көнчыгыш урамындагы ташландык баракны җимерәчәкләрме дип кызыксынды. Хәлил Газбулла улы план буенча хуҗасыз йортлар сүтеләчәк диде, чөнки аларныӊ урынында я социаль объектлар, я ял итү урыннары, я күп фатирлы йортлар төзү планлаштырыла.

Барданыӊ үзәк урамнарында яшәүчеләр Ленин урамында тракторныӊ көндез эшләвенә зарланды, шуныӊ аркасында hәр җирдә тузан булуын hәм бу уӊайсызлык тудыруын билгеләделәр. Мәгълүмат теркәлгән, тиздән проблеманы бетерәчәкләр.

Шулай ук авыл халкын газ хезмәте эшендәге кимчелекләр, Бугры микрорайонында интернет булмау hәм башка мәсьәләләр борчыды.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде hәм эшкә кабул ителде.

Венера Уразова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *