Шагыйрь иҗаты безнеӊ күӊелләрдә

Татар халкыныӊ сөекле улы Габдулла Тукайныӊ әнисе ягыннан тамырлары безнеӊ якларга тоташуы беркем өчен дә сер түгел. Шагыйрь белән бәйле урыннарда быел да шигъри бәйрәмнәр уздырылды.

Шигърият, әдәбият сөючеләр өчен 26 апрель истәлекле көннәрнеӊ берсе, язгы бу көнне бөек шәхес дөньяга килгән. Барданыӊ үзәгендә хәзер Тукай паркы бар, 2013 елда якташыбызга бюст урнаштырылды. hәр ел укучылар, җәмәгатьчелек шагыйрьне искә алырга җыела бу көнне.

Габдулла Тукайныӊ тууына 137 ел тулу уӊаеннан шагыйрьнеӊ бюсты янында җырлар, шигырьләр яӊгырады. Тантананы “Бәйрәм бүген” җыры белән җирле сандугачыбыз Зөлхәбирә Мансурова башлап җибәрде. Барда муниципаль округы исеменнән администрация аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов мөрәҗәгать итте.

— Бөек шагыйрь якташыбыз булуы белән горурланабыз. Бүгенге бәйрәм белән котлап, яӊа иҗат уӊышлары телибез. Балалар, туган телегезне өйрәнегез, яратыгыз, — диделәр.

Котлаулары белән Барда районы татарлары hәм башкортлары иҗтимагый оешмасы рәисе С.Н. Назин да чыгыш ясады.

— hәр ел Габдулла Тукай туган көнне зур бәйрәмнәр уздырыла, шагыйрь рухы исән, әсәрләре күӊелләрдә яши, — диде ул. Җирле шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов та чарада катнашучыларны тәбрикләде, шигырь укыды. Ә Тукайныӊ туганы, аксакалыбыз Рафикъ ага Акманаев нәсел тамырларыныӊ Каҗмактыдан булуы, Челюскин урамы башында яшәүләре хакында әйтте.

Чараны талантлы балалар, “Өмет” хоры, “Җиӊгәчәй” фольклор бию төркеме чыгышлары бизәде. Ахырда “Туган тел” җыры башкарылды hәм шагыйрь бюстына чәчәкләр салынды.

Шул ук көнгә тагын бер чара планлаштырылган иде – Габдулла Тукай исемен йөрткән Барда гимназиясендә беренче тапкыр край дәрәҗәсендә “Тукайны укыйбыз” шигырь укучылар онлайн конкурсына йомгак ясалды. Бу бәйгедә крайныӊ төрле мәгариф учреждениеләре hәм иҗтимагый оешмаларыннан йөздән артык катнашучы талантларын сынап каравы бик куанычлы. Беренче урынга лаек булучыларга тамашачылар алдында чыгыш ясау хокукы бирелде.

Бу көнне Тукай шигырьләре өч телдә: татар, рус hәм инглизчә яӊгырады. 5-6 яшьлек бакча балалары арасында “Тукай татар телендә” номинациясендә Эвелина Аптыкова hәм Алсу Әхмәрова (Барда балалар бакчасы, “Малышок” структур бүлекчәсе), ә “Тукай рус телендә” номинациясендә Кәрим Киндяшев hәм Денис Казнин (Барда балалар бакчасы, төп корпус) җиӊү яуладылар.

1-4 класс укучылары арасында “Тукай рус телендә” номинациясендә Арина Гыйльмуллина, “Тукай татар телендә” номинациясендә Иделия Ибраhимова Гран-при ияләре булдылар. “Тукай инглиз телендә” номинациясендә Артем Әхмәров I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укучылар барысы да Барда гимназиясеннән).

5-8 класс укучылары арасында “Тукай рус телендә” номинациясендә Кәрим Трутнев (Барда гимназиясе), “Тукай татар телендә” номинациясендә Арсен Тляшев (Барда гимназиясе) Гран-прига лаек булдылар. “Тукай инглиз телендә” номинациясендә Эмма Әбләева I дәрәҗә лауреат исемен яулады.

9-11 класс укучылары арасында “Тукай рус телендә” номинациясендә Алтынай Нигамәева җиӊүгә иреште, “Тукай татар телендә” номинациясендә Гөлия Галиева I дәрәҗә лауреат булып танылды (икесе дә Орда округы, Искеавыл мәктәбеннән).

18 яшь hәм аннан өлкәнрәкләр арасында “Тукай рус телендә” номинациясендә Альбина Әүхәт кызы Киндяшева (Барда гимназиясе), “Тукай татар телендә” номинациясендә Эльвира Рамил кызы Шәмсетдинова (Октябрь округы, Рус Сарсы мәктәбе) I дәрәҗә лауреат булуга ирештеләр.

“Тукай шәкертләре” номинациясендә Дилә Габдрафик кызы Кариева үзе язган “Тукай теле” шигыре белән I дәрәҗә лауреат исемен алды.

Җиӊүчеләрне котлыйбыз, киләсе елларда бу чараларда катнашучылар саны тагын да артыр дип уйлыйбыз. Тукай иҗаты, аныӊ геройлары безне гомер буе озата килә, яшәргә көч, илhам бирә, тормышыбызга ямь өсти бит.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *