Орденлы якташыбыз истәлегенә

В Султанае открылся памятник Зарифу Хурамшовичу Аминову

Шушы көннәрдә Султанайда танылган якташыбыз тулы Дан ордены кавалеры Зариф Хурамша улы Әминовка бюст-hәйкәл ачылды. Бу эш hәр елда “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы тарафыннан үткәрелүче социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашып яулаган грант средствосына тормышка ашырылды. Шунысын да билгеләү мөhим, безнең районда компания ярдәме белән тормышка ашырылган мондый эшләр шактый. Әле бер ел элек кенә Сарашта нефтьчеләр булышлыгы белән Советлар Союзы Герое Ш.Г. Казанбаевның бюсты, бронзадан ясалып, яңадан ачылды. Быел “ЛУКОЙЛ“ 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шуның хөрмәтенә социаль-мәдәни проектлар конкурсының грант фонды 10нан

Подробнее

Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы

Торжественная линейка в Тюндюковской средней школе

Санаулы көннәр тиз уза. Җәебез сизелмичә генә үтеп тә киткән. Укучылар hәм студентлар өчен янә белем алыр вакыт җитте. 2016-2017 яңа уку елын район мәктәпләрендә якынча 3100 бала каршы ала. Төнгүк урта мәктәбендә үткән тантаналы линейкада кеше гадәттәгечә күп булды: ата-аналар, кунаклар, балалар. Чара укучылар чыгышы — җыр белән башланып китте. Менә халык алдына унберенчеләр — туган мәктәпләрендә беренче сентябрьне соңгы тапкыр каршылаучы буй җиткән егетләр hәм кызлар узды. Алар янына беренчеләр — әле балалык иленнән аерылырга өлгермәгән балалар тезелде.

Подробнее

Парк өчен яңа скульптура

Наиль Габдушев: в парке Тукая установлена "Су анасы"

Бардада Г.Тукай этномәдәни паркын оештыру буенча проект эшчәнлеге дәвам итә. Шагыйрьнең бюсты, Былтыр hәм Шүрәле скульптурасы, башка декоратив объектлар барлыкка килгәннән соң, “Су анасы“ композициясен урнаштыру идеясен тормышка ашыру буенча эш оештырылды. Хәзерге вакытта бу эш белән скульптурада, рәсем сәнгатендә, хәтта проза hәм шигъри жанрларда уникаль әсәрләре белән танылган Наил Габдушев шөгыльләнә. 24 августта без аның остаханәсендә булып эшнең нинди стадиядә булуы турында белештек. Скульптор безгә әлегә тәмамланмаган, ләкин инде үз төсмерләрен алган композицияне күрсәтте. Аның балчыктан нигезе әзер, хәзер

Подробнее

26 августа в Таныпе отпраздновали 460-летие села и юбилей фольклорного ансамбля «Каенсар»

«Каенсар» - гордость Сарашевского поселения

26 августа в Таныпе прошло торжественное мероприятие, посвященное 460-летию села и юбилею местного фольклорного ансамбля «Каенсар». Коллективу нынче исполнилось 35 лет. Также в рамках мероприятия были открыты музей села в Доме культуры, каток и выставка работ Рафиса Батыркаева. В мероприятии приняли участие и.о. главы Сарашевского поселения Александра Масагутова, почетные гости из Перми, Уфы, местные аксакалы, политические деятели, общественники и другие. Торжество началось с приветственной речи официальных лиц и открытия части мемориала, в которую были добавлены еще 123 фамилии – это

Подробнее

25 ел халык иминлеге өчен

Коллектив ЦЗН

Агымдагы елда Барда районы халыкны эш белән тәэмин итү службасы 25 еллыгын билгели. Юбилей алдыннан без үзәк директоры В.У.Кучукбаева белән очрашып әңгәмә кордык. Сүз, башлыча, социаль җаваплылык, үзәк белгечләре алып барган күпкырлы эш турында барды. — Венера Ураловна, әйтегез әле, эшчәнлек ничек башланды? — 1991 елның 19 апрелендә “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында“гы закон кабул ителә. Нәкъ менә шушы көн халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт службасы оешкан көн буларак исәпләнә дә инде. 1991 елның 25 июлендә

Подробнее

Милләтара татулык hәм бердәмлекне сакларга

Пермь крае губернаторы Виктор Басаргинның татар hәм башкорт иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре, Кама буе мөселманнарының Диния нәзарәте hәм җирле мөселман оешмалары җитәкчеләре белән 19 августта Бардада үткән очрашуы край җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Очрашуның төп темасы булып, күзалланганча, татар hәм башкортларны борчыган мөhим проблемаларны хәл итү юлларын эзләү булды, ул җанлы аралашу hәм турыдан-туры әңгәмә формасында үтте. Крайның татарлар hәм башкортлар яшәгән территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Сораулар мәдәният йортлары, мәктәпләр, мәчетләр төзелешенә, юлларны ремонтлау hәм реконструкцияләүгә, авылларны газлаштыруга, яшьләр сәясәтенә

Подробнее

Юбилеең белән, “Каенсар“!

С юбилеем, “Каенсар“!

Танып авылы бай тарихлы. Аңа районда беренчеләрдән булып гәйнә нәселе башкорт кабиләләре күчеп килеп урнаша. Тарихи чыганаклардан ачыкланганча, авылның барлыкка килү вакыты 1556 елга туры килә. Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнү hәм саклау поселение мәдәният учреждениеләренең төп эш юнәлеше булып тора. 1976 елда мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Батыркаева Мәүлидә үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылардан фольклор группа оештыра. Беренче чыгыш өчен “Аулак өй“ постановкасы куела, ул хәзерге көнгә кадәр коллективның иң уңышлы номеры булып кала. Группа составында К.Маркс исемендәге колхоз савучысы Кафия Амаева,

Подробнее

Күпер яңартылды

В Бичурино сдан в эксплуатацию мост

Озын Яланда капиталь ремонттан соң Барда елгасы аша салынган күпер файдалануга тапшырылды. Авыл халкы өчен истәлекле бу чара дүшәмбе көнгә, ягъни 22 августка билгеләнгән иде. Анда Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов h.б. катнашты. Сабантуйга илтә торган юлда урнашкан бу күпернең төзек хәлдә булуы озынъяланлылар өчен бик мөhим. Сүз дә юк, күперләр ике елга ярын тоташтыручы гына ролен уйнап калмый, ә шул җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен мөhим бер объект санала. Халык телендә “Гали аръяк“

Подробнее

Яшәргә илhам бирүче газета

Редакторы "Рассвета"

Редакторы: Г. Каримов, А. Фатыхов, Р. Нурсубин, Г. Хусаинов, Э. Уразов Нуры еракка сибелә Барданы, Урал өлкәләрендә исән калган иң зур татар төбәген, татар hәм Татарстан язмышы белән аерып карау мөмкин түгел. Монда яшәүче халыкның этник тарихы да, мәдәният-мәгърифәт тарихы да Идел буе, Татарстан белән аерылгысыз береккән. Татардагы әдәби хәрәкәт, матбугат тарихына күз салсаң да, анда Пермь, Екатеринбург, Барда исемнәренең еш очравы күзгә ташланыр. Барда ягы Башкортостанның татар төбәкләре Уфа, Шауба, Ирен, Сөлил буйларында яшәүче милләттәшләребезнең, Курганның Шадрин, Сафакүл, Әлмән районнарындагы

Подробнее

Якташларыбыз фильм төшерә

Шабаркадан ерак түгел, табигатьнең матур бер почмагында, Күгия дигән авыл бар иде. Ул инде күптән таралды, күгиялеләр төрле авылларга күчеп урнашты. Кайчандыр шаулап-гөрләп барган авыл тормышы турында күп хатирәләр саклаучы бу төбәк шушы көннәрдә фильм төшерү мәйданчыгына әйләнде. Иң кызыклысы, аның режиссерларыннан берсе hәм төп хатын-кыз ролен башкаручы — Күгиядә туып-үскән Фирүзә Зиннәтуллина (Ягъфәрова) иде. Янә бер яңалык: фильмның сценариен, җыр сүзләрен hәм көен язучы, режиссер hәм төп рольне башкаручы – Германиядә яшәүче якташыбыз Нәсүр Юрушбаев. Шунысын да әйтик, ул

Подробнее