Йөрәк хәтере
Озын Ялан авылында күңелле вакыйгалар булуы турында сез инде газета битләреннән танышкансыздыр, хөрмәтле укучыларыбыз. 11 ноябрьдә Озын Ялан урта мәктәбенең беренче директоры В.М. Мусинның “Йөрәк хәтере“ музее ачылды hәм урта мәктәп оештырылуга 50, мәктәпнең яңа бинасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде. Музейны ачу вакытында Вәсил Миргалим улы: — Бу изге эшкә мине кадерле кешеләрем: газиз әнием, 1941 елда Бөек Ватан сугышында hәлак булган әтием, тормыш иптәшем, апам hәм кызымның тормышлары, хезмәт юллары рухландырды. Музейны аларның якты истәлекләренә









