Үсеш тәэмин итәргә
Район администрациясе hәм Земство Җыелышының эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча эзлекле hәм максатчан эше уңай нәтиҗә бирә: безнең район край буенча бу юнәлештә иң актив эшләүчеләр рәтенә керә. Үз эшчәнлекләрен киңәйтүгә hәм камилләштерүгә йөз тоткан эшмәкәрләр федераль, край, район бюджетларыннан субсидия ала, бу аларга производстволарын үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Дүшәмбедә янә алты кече hәм урта эшмәкәрлек субъекты шушы хокукка ия булды – район администрациясе белән С.Ә.Ибраhимова, Р.Н.Гарапов крестьян-фермер хуҗалыклары, “Искир“, “Барда урман хуҗалыгы“, “Таттранском““ hәм “СпецСтройСервис“ чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятьләре субсидия









