Якташларыбыз фильм төшерә

 Фильм «Капка» («Ворота») Шабаркадан ерак түгел, табигатьнең матур бер почмагында, Күгия дигән авыл бар иде. Ул инде күптән таралды, күгиялеләр төрле авылларга күчеп урнашты. Кайчандыр шаулап-гөрләп барган авыл тормышы турында күп хатирәләр саклаучы бу төбәк шушы көннәрдә фильм төшерү мәйданчыгына әйләнде. Иң кызыклысы, аның режиссерларыннан берсе hәм төп хатын-кыз ролен башкаручы — Күгиядә туып-үскән Фирүзә Зиннәтуллина (Ягъфәрова) иде.
Янә бер яңалык: фильмның сценариен, җыр сүзләрен hәм көен язучы, режиссер hәм төп рольне башкаручы – Германиядә яшәүче якташыбыз Нәсүр Юрушбаев. Шунысын да әйтик, ул моңа кадәр документаль фильмнары белән танылу алган булса, бу юлы нәфис фильм төшерергә ниятләгән.
— Тормышта төрле хәлләр очрый. “Капка“ дип аталган бу фильм нигездә булган вакыйгалар тәэсиреннән чыгып эшләнә. Сценарий язгач, Казанда коллегаларым белән сөйләшеп, танылган режиссер Фәрит Дәүләтшинның ныклы ярдәме белән, кыска метражлы фильм төшерергә булдым. Матди ягын хәл итүдә дә Фәрит тырышты. Татарстанның атказанган артисты Фи-рүзә Зиннәтуллина белән күптән таныш, аның таланты, театр hәм кинодагы рольләре турында яхшы беләм. Ә быел ул режиссер буларак та дебют ясады – Ф.Дәүләтшин сценарие буенча “Гыйшык алмасы“ дигән фильм төшерде, премьерасы уңышлы үтте. “Капка“да төп хатын-кыз ролен башкаруны Фирүзәгә тапшыру башта үк хәл ителгән иде, ул режиссер буларак та уртак иҗат эшебездә зур ярдәм күрсәтә.
— Пермь мәдәният-агарту училищесында мин режиссура бүлеген тәмамлаган идем, — ди Ф. Зиннәтуллина, — хәзер менә шул белемнәремне “эшкә җигәм“. Нәсүр белән бергә фильм төшерергә бик теләп алындым. Туган якка кайтып, күп кенә эпизодларны төшерү урыны итеп Күгия авылы тирәсен сайлагач, аеруча шатландым. Бездә табигать бик матур бит, ул кино сәнгатендә дә чагылыш табарга тиеш.
Рәсәйдә Кино елы билгеләнгән вакытта районыбызда талантлы якташларыбыз Нәсүр Юрушбаев hәм Фирүзә Зиннәтуллинаның тәҗрибәле режиссер Фәрит Дәүләтшин hәм башка иҗатташ дуслары белән бергә фильм эшләүләре район тарихына кереп калырлык истәлекле вакыйга булып тора. “Төшерү шактый авыр шартларда барды, hава эссе булуга карамастан, атна дәвамында көнозын эшләдек, билгеләнгән барлык эпизодларны төшердек. Әле Казанда да эшлисе була“, — диләр алар.
hәм үзләренә зур булышлык күрсәтүчеләргә — район башлыгы С.М. Ибраевка, Шермейка поселениесе башлыгы
В.Н. Мочаловага, А.В. Рожков, Фәния Сәйдәшева hәм Алексей Ажгихин йөзендә барлык шабаркалыларга, Барда янгын часте коллективына, Руслан Мансуровка зур рәхмәтле булуларын белдерделәр.
Ә без якташларыбызга уңышлы фильм премьерасы телибез.
Эльмарт УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *