25 ел халык иминлеге өчен

Коллектив ЦЗН
Агымдагы елда Барда районы халыкны эш белән тәэмин итү службасы 25 еллыгын билгели. Юбилей алдыннан без үзәк директоры В.У.Кучукбаева белән очрашып әңгәмә кордык. Сүз, башлыча, социаль җаваплылык, үзәк белгечләре алып барган күпкырлы эш турында барды.
— Венера Ураловна, әйтегез әле, эшчәнлек ничек башланды?
— 1991 елның 19 апрелендә “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында“гы закон кабул ителә. Нәкъ менә шушы көн халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт службасы оешкан көн буларак исәпләнә дә инде. 1991 елның 25 июлендә район халык депутатлары Советы карары белән район халыкны эш белән тәэмин итү бюросын оештыру турында карар кабул ителә. Шул ук елның сентябрендә аның директоры итеп Н.Д.Исмәгыйлова билгеләнә. Ул вакытта служба Советская урамындагы халык суды бинасының икенче катында урнашкан була. hәм штатта нибары ике кеше – директор hәм баш бухгалтер исәпләнә. 1997 елның сентябрендә коллектив яңа бинага күченә. Клиентлар белән эшләү өчен шартлар да яхшыра. Бюрога эш эзләп килүчеләр саны елдан-ел арта бара, мәсәлән, 1991 елда 64 кеше мөрәҗәгать иткән булса, 1993 елда – 463, ә инде 1995 елда 900 дән күбрәк була. Предприятиеләрдән вакансияләр бик аз санда килә, шуңа күрә эш бирүчеләр белән элемтәләрне җайга салу сорала. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшчәнлек юнәлешләре дә киңәя. Шулай булгач биредә эшләүчеләр саны да үсә, бердәм, тату коллектив туплана. Барлык белгечләр — үз эшләрен яхшы белүче, грамоталы профессионаллар.
— Службаның төп функцияләренә тукталып үтсәгез иде.
— Үзенең 25 еллык тарихында халыкны эш белән тәэмин итү службасы хәл ителүче бурычларның мөhимлеге белән социаль әhәмияттәге оешмага әверелде, аларның иң әhәмиятлесеннән берсе – халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү. Безнең белгечләр, үз эшләренең осталары hәм абруйлы булулары белән, эшен югалткан кешегә ярдәм итәргә, аны тулы канлы тормышка кире кайтарырга сәләтле, алар профессия сайларга яисә үз эшләрен башларга, яшүсмерләргә укудан буш вакытларында эш табарга, уку йортларын тәмамлаучыларга эшкә урнашырга ярдәм итәләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү службасының төп юнәлешләреннән берсе – профессиональ укыту. 1991 елдан алып 2015 елга кадәр 4378 кешегә профессиональ белем алу өчен юллама бирелгән. Профессиональ белем бирү бик нәтиҗәле, укыганнарның 75 проценты эшкә урнашты. Бу юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә башлаган беренче уку йортлары 84 санлы ПУ hәм Пермьдәге халыкны эш белән тәэмин итү службасы уку үзәге hәм кулланучылар кооперациясе уку комбинаты булды. Хәзер исә аларның исемлеге тагын да киңәйде: край политехник колледжы Барда филиалы hәм Пермьнең белем бирү оешмалары. Иң популяр белгечлекләр булып электр-газ белән эретеп ябыштыручы, сатучы, повар-кондитер, парикмахер, фермер h.б. санала. Профориентация хезмәтләренә 28 меңгә якын кеше тартылды, 500 гә якын эшсезгә психологик ярдәм күрсәтелде.
hәр елда безнең служба ярдәмендә 800 гә якын кеше эшле була, йөздән күбрәге профессия ала. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча информацион эш тә актив алып барыла: “Вакансияләр ярминкәсе“, “Уку урыннары ярминкәсе“, “Профориентация көннәре“, семинарлар, төрле юнәлешләр буенча “түгәрәк өстәлләр“ h.б. Служба җитәкчеләре халыкка төрле хезмәт күрсәтеп, күчмә мобиль үзәктә район территориясен әйләнеп чыктылар.
— Юбилейны нинди уңышлар белән каршылыйсыз?
— Шушы еллар дәвамында служба тарафыннан гражданнарга эш эзләүдә, эш бирүчеләргә кадрлар табарга ярдәм итүдә, hәм эш урыннарын саклап калырга, җәмәгать эшләрен оештыру, яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, эшсезләрне үз-үзләрен эш белән тәэмин итү буенча позитив тәҗрибә тупланды.
Егерме биш ел эчендә безнең службага эшкә урнашу теләге белән барлыгы 33 меңнән күбрәк кеше мөрәҗәгать итте, 18 меңнән күбрәге эшле булды, алардан 5374е – балигъ булмаганнар. Җәмәгать hәм вакытлыча эшкә 4326 кеше урнаштырылды, 468 гражданин пенсиягә алдан чыгарылды.
2009 елдан алып 2015 елга кадәр район хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар күрелде: инвалидлар өчен 29 субсидияле эш урыны булдырылды, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен 405 эшсез гражданга субсидия бирелде.
Бүген район хезмәт базарындагы социаль-икътисади хәлне уңай якка үзгәртергә омтылабыз, ирешелгән нәтиҗәләрне түбәнәйтмәскә тырышабыз.
— Венера Ураловна, коллектив турында да сөйләп китсәгез иде.
— Бүген учреждениедә 10 кеше эшли. Белгечләрнең күбесе (90 процент) югары профессиональ белемгә ия. Финанс эшчәнлекне баш бухгалтер Рәмзидә Вафа кызы Штенцова алып бара, ул үзәктә 1991 елның сентябреннән башлап эшли. Ул җитәкчелек иткән бүлектә социаль түләмнәр буенча белгеч Айгөл Мидхәт кызы Нурсубина, алып баручы инспектор Алиса Данил кызы Аптукова эшли. Эшкә урнаштыру бүлеген Динара Мирсәет кызы Булатова җитәкли, биредә грамоталы белгечләр эшлиләр, алар гражданнарга тиешле эш урыны эзләү hәм табу буенча дәүләт хезмәте күрсәтәләр. Алар – Фирсинә Биҗан кызы Туктамышева, Резеда Тәлгать кызы Әбүбәкерова, Гөлнар Хәлил кызы Миназетдинова, Динара Әнис кызы Назаргулова. Профориентация, профессиональ белем бирү, психологик ярдәм, социаль адаптация кебек хезмәтләрне Ләйсән Әхмәтзыя кызы Үтәгәнова күрсәтә. Водителебез Александр Викторович Сенников җаваплы, эш сөючән hәм hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Бүген коллективта инициативалы, максатка омтылучан яшьләр эшли. Без hәрвакыт район күләмендә оештырылучы мәдәни-массакүләм чараларда актив катнашабыз, район администрациясе тарафыннан үткәрелгән конкурслардан да читтә калмыйбыз. Безнең күп кенә белгечләребез Пермь крае Халыкны эш белән тәэмин итү агентлыгы, край Хөкүмәте, РФнең Хезмәт hәм социаль яклау министрлыгы, Барда муниципаль районы администрациясе рәхмәт хатлары hәм почет грамоталары белән бүләкләнделәр.
— Юбилей уңаеннан ветераннарны да җылы сүзләр белән искә алу мөhим.
— Әйе, без ветераннарыбызны онытмыйбыз, аларны хөрмәт итәбез. Службаның башлангычында булган, аны үстергән ветераннарыбызга аеруча рәхмәтлебез. Алар – беренче директор Нина Дмитриевна Исмәгыйлова, белгечләр Наилә Ахун кызы Килдебаева, Эльза Тәүфикъ кызы Шаhиәхмәтова h.б.
Шулай ук бездә эшләп, хәзер башка учреждениеләрдә хезмәт куючы белгечләр дә үзәк тарихында яхшы эз калдырдылар, алар – Фәйрүзә Фуат кызы Максеева, Лидия Галихан кызы Маматова, Лаура Геннадьевна Тляшева, Миләүшә Миннимөхәмәтдин кызы Хисмәтова, Эльмира Габтерәшит кызы Тюмисова.
— Венера Ураловна, юбилей уңаеннан коллегаларга нинди теләкләрегез бар?
— Коллективка иң изге теләкләремне юллыйм – бәхет, уңышлар. Сезнең игътибарлы булуыгыз, бурычларыгызга конструктив мөнәсәбәтегез, тәҗрибәгез киләчәктә дә район халкын эш белән тәэмин итү проблемасын уңай хәл итәргә ярдәм итсен. Иминлек, сәламәтлек, тыныч тормыш сезнең hәммәгезгә!
Форсаттан файдаланып барлык социаль партнерларга күпьеллык бердәм эшчәнлегебез өчен рәхмәт белдерәм. шулай ук барлык теләүчеләрне 8 сентябрьдә 12 сәгатьтә мәдәният, ял hәм спорт үзәгенә халыкны эш белән тәэмин итү службасының 25 еллыгына багышланган тантанага чакырам. Биредә 10 нан 12 сәгатькә кадәр вакансияләр ярминкәсе, мастер-класслар үткәреләчәк. Рәхим итегез!
Индира ХАҖИЕВА әңгәмә корды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *