Гомер юлыгыз гөлләргә күмелсен
Гүзәл табигатьле Сөҗән авылында яшәүче Гөлсирә Иманова-Мансурованың икенче шигырьләр җыентыгы дөнья күрүе турында сезгә инде хәбәр иткән идек, хөрмәтле укучыларыбыз. Шушы көннәрдә җирле шагыйрәбез белән очрашып әңгәмә корырга булдык. Тормышны, туган авылын, авылдашларын шулкадәр көчле яраткан тагын бер зат бар микән ул? Якыннары турында әйтмим дә инде. Дөньяның матурлыгын бары тик күңел күзләре белән генә тоюына карамастан, барысына риза, барысыннан канәгать ул. Тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгән. — Аллага шөкер яшибез. Ике кызым да авылда хәзер, оныкларым бар,









