Җиңүең белән, “Дуслык“!

Дуслык на Чемпионате по народным танцам
Халык биюләре буенча чемпионат – ул яңа Бөтенрәсәй проекты, аңа ошаш проектлар башка юк, ул барлык ил күләмендәге бию ансамбльләренә hәм коллективларына үзләре турында белдерергә, зур сәхнәдә иҗатларын күрсәтергә hәм халык биюләре буенча Россия чемпионы титулын яуларга мөмкинлек бирә.
Хореография коллективлары ярышлары өч яшь категориясендә үтә: балалар, үсмерләр hәм яшьләр. Ул hәрберсендә үткәрелүче тугыз Федераль округ кубогыннан hәм финал турдан тора, анда hәр округтан иң яхшы коллективлар катнаша, ул быелның декабрендә Мәскәүдә узачак.
Халык биюләре буенча Россия чемпионатының сайлап алу этабы кысаларында 14еннән 16 октябрьгә кадәр Түбән Новгородта Идел буе Федераль округы кубогы үтте, ул Казан, Түбән Новгород, Киров, Чебоксар, Чувашия республикасы, Түбән Новгород өлкәсеннән катнашучыларны җыйды. Безнең Пермь краен Барда ЛПУ МГсының “Дуслык“ үрнәк халык бию ансамбле тәкъдим итте, ул I дәрәҗә (көмеш) лауреат дипломына, шулай ук “Бездә сабантуй!“ милли татар hәм “Барда ягы“ башкорт биюе өчен халык бию традицияләрен иң яхшы саклаганы өчен дипломга лаек булды.
Чара кысаларында, катнашучыларның чыгышларыннан тыш, шулай ук педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр, катнашучылар өчен мастер-класслар оештырылды. Моннан тыш, “дуслыклылар“ шәhәр буенча экскурсиядән онытылмаслык тәэсирләр алдылар, төрле халыкларның бию традицияләрен тәкъдим итүче коллективлар белән бер сәхнәдә очраштылар.
Бу сәфәрне оештырганнары өчен район башлыгы С.М. Ибраевка, Барда ЛПУ МГсы начальнигы А.Ю. Цапкинга, край Законнар чыгару Җыелышының 23 санлы округ депутаты В.А. Сухихка, Барда ЛПУ МГсе АТЦ начальнигы И.Ю. Хәлиловка, водитель Р.З. Чугалаевка, Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәге костюмеры С.Р. Мусинага, мәктәп директорларына hәм педагогларга, балаларның ата-аналарына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Гүзәл НУРИХАНОВА, ансамбль җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Җиңүең белән, “Дуслык“!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *