Булачак матурлык осталары

Будущие мастера маникюра
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып профессиональ белем бирү тора. Үзәк эшләгән елларда барлыгы 4 меңнән күбрәк кеше укытылды. Профессиональ белем бирүнең нәтиҗәлеге сизелерлек: төрле курсларны тәмамлаучыларның якынча 75 проценты күңеленә ошаган эш тапты.Иң популяр белгечлек төрләре – электр, газ белән эретеп ябыштыручы, сатучы, повар-кондитер, парикмахер, фермер. Курслар үзәкнең үзендә дә, Пермьдә дә оештырыла.
Бер ай элек халыкны эш белән тәэмин итү службасында 9 эшсез граждан маникюр эшен hәм макияж нигезләрен үзләштерүгә кереште. Бу “Макияж нигезләре белән маникюрист“ профессиясе буенча курсларның икенчесе, беренчесе быел язын булган иде, анда 10 кеше укыды. “Меркурий“ өстәмә профессиональ белем бирү учреждениесе преподавателе, маникюр буенча мастер Виктория Кликушина кулларны, тырнакларны карау hәм макияж салу буенча белемнәр бирә.
— Курсларның төп максаты – профессиональ эшчәнлек кысаларында маникюр эшләрен башкару hәм тырнакларга дизайн буенча практик күнекмәләр бирү. Занятиеләр барышында хатын-кызлар маникюр төрләрен, аларны башкару кагыйдәләрен, маникюр ясауда кулланылучы инструментлар hәм материаллар классификациясен өйрәнәләр. Шулай ук тырнакларны бизәү техникасын hәм алымнарын, клиентларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен үзләштерәләр. Курсны профессиональ осталык конкурсы йомгаклаячак, — дип сөйли Виктория Вячеславовна.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкче инспекторы Ләйсән Үтәгәнова билгеләп үткәнчә, маникюр осталары Барда районы хезмәт базарында таләп ителә, укулар үткәннән соң хатын-кызлар парикмахерскийларга, матурлык салоннарына эшкә урнаша, теләкләре булса, үз бизнесын ача алалар.
Булачак маникюр hәм макияж осталарына курсларын яхшы тәмамлап, эш табуларын телибез.
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *